Логотип Магариф уку
Цитата:

Паспортка «милләт» графасын кайтарырга телиләр

Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов Россиядә паспортта өстәмә биттә милләтне билгеләү өчен Татарстан тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәб...

Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов Россиядә паспортта өстәмә биттә милләтне билгеләү өчен Татарстан тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Депутат сүзләренчә, аз санлы халык  кайбер преференцияләргә үз хокукларын раслау өчен бу хакта паспорттагы билгегә ия булырга теләр иде.
Моннан тыш, Гыйльметдинов «туган телдә фамилия һәм исем башкача языла», дип искәртте. Шуңа күрә, Татарстан мисалында, Россия Федерациясендә паспортта фамилияләре туган телдә күрсәтелгән өстәмә бит ясарга мөмкин булыр иде.
Мондый яңалыкларга каршы килүчеләр үз позициясен электрон паспортларга күчү белән аңлаталар, диде парламентарий. 
Чыганак: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ