Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагогик хезмәткәрләр өчен вебинарлар

ТР Фәннәр академиясенең квалификация күтәрү үзәге мөгаллимнәрне 2023 елның февраль аенда вебинарларда катнашырга чакыра. Вебинарлар Татарстанның мәгариф хезмәткәрләренә мәгълүмати-методик ярдәм күрсәт...

ТР Фәннәр академиясенең квалификация күтәрү үзәге мөгаллимнәрне 2023 елның февраль аенда вебинарларда катнашырга чакыра. Вебинарлар Татарстанның мәгариф хезмәткәрләренә мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтү максатыннан «Имтихан» нәшрияты (Мәскәү шәһәре) һәм «Мәгарифтә инновацияләр Милли үзәге» (Мәскәү шәһәре) АКБО белән берлектә уздырыла. Сезнең өчен башлангыч һәм гомуми белемнең яңа актуаль темалары буенча вебинарлар сайланды, дип хәбәр итә алар.
Вебинарларда башлангыч сыйныфлар, рус теле һәм әдәбияты, математика, физика, биология, җәмгыять белеме һәм тарих укытучылары катнаша ала.  ФДББС (федераль дәүләт белем бирү стандартлары) буенча яңартылган кызыклы һәм файдалы материаллар, мәктәпкәчә белем бирү һәм башлангыч, гомуми белем бирүдә барлык предметлар буенча практик материаллар тәкъдим ителә.
Лекторлар – дәүләт имтиханнарын төзүчеләр. Вебинарларда катнашу бушлай, барлык катнашучыларны электрон сертификатлар һәм бүләккә автор презентациясе көтә.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ