Логотип Магариф уку
Цитата:

Педофилларны нинди җәза көтә?

Яшьләренә бәйсез рәвештә, балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына каршы кылынган аеруча авыр җинаятьләр өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү янаячак. Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар ч...

Яшьләренә бәйсез рәвештә, балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына каршы кылынган аеруча авыр җинаятьләр өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү янаячак. Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты тиешле төзәтмәне хуплады. Текст Думаның электрон базасында урнаштырылган. Бу хакта ТАСС яза.
РФ Җинаять кодексының 57 маддәсенең гамәлдәге редакциясе нигезендә, 14 яшькә җитмәгән балигъ булмаган балаларның җенси кагылгысызлыгына каршы аеруча авыр җинаятьләр өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү билгеләнә. Моңа төзәтмәдә 18 яшькә кадәрге барлык зыян күргән затларны да кертеп карарга тәкъдим ителә.
Төзәтмә педофил-рецидивистларны гомерлеккә төрмәгә утырту турында закон проектына тәкъдим ителде. Аның авторы — комитет рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькина («Бердәм Россия» фракциясе). 

«Татар-информ» материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ