Логотип Магариф уку
Цитата:

ПИТРӘЧТӘ ШАХМАТ-ШАШКА ТУРНИРЛАРЫ

Питрәчнең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә каникул көннәре булуга карамастан, иртәдән үк үзгә бер җанлылык хөкем сөрде. Украинадагы хәрби операциядә катнашып һәлак булган майор Кравчин Сергей И...

Питрәчнең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә каникул көннәре булуга карамастан, иртәдән үк үзгә бер җанлылык хөкем сөрде. Украинадагы хәрби операциядә катнашып һәлак булган майор Кравчин Сергей Иванович истәлегенә узган шахмат-шашка турнирына 1–11 нче сыйныф укучылары гына түгел, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да кушылды. 60 лап бала катнашында узган турнир С. Кравчин истәлегенә ачылган мемориаль такта янында бер минутлык тынлык белән башланып китте. Чараны ачу тантанасына район башлыгы Илһам Миңнехан улы Кашапов, район мәгариф идарәсе башлыгы Марина Алексеевна Харитонова һәм Сергей Кравчинның хатыны Дарья Вадимовна чакырулы иде.
    
Мәктәп директоры Хәбир Заһретдин улы Сәйфетдинов турнирда катнашкан һәр балага уңыш теләсә, уенның баш хөкемдары, физкультура укытучысы Рөстәм Камал улы Кабилҗанов, уенның кагыйдәләренә тукталып, аның олимпия системасы буенча узачагына басым ясады, ягъни оттырсаң, уеннан төшеп каласың.
– Мәктәпкә бик дулкынланып килдем. Кызганыч турнирны ахырынача карый алмадым, чөнки 1 нче сыйныфта укучы олы кызым Мәдәният йортында узган Яңа ел чыршысында шахмат фигураларының берсе – ак Пешка ролендә чыгыш ясый иде. Шунда киттем. Мәктәптә мемориаль такта ачылуга да чакырганнар иде - рәхмәттән башка сүз юк, –ди иренең вафатыннан соң ике кызы белән Питрәчкә күченеп кайткан Дарья Вадимовна. Кызлары Евага җиде, Аняга өч яшь икән.
...Халык хәтерендә сакланганда, каһарманнар үлми дибез. Бу чыннан да шулай. Районда шундый ук турнирлар хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган Сергей Харламов, Вячеслав Казаковлар истәлегенә багышлап Питрәчнең 1 нче һәм Пановка мәктәпләрендә дә узды.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ