Логотип Магариф уку
Цитата:

Питрау җитте: дару үләннәре җыеп калыгыз

Һәр милләтнең үз гореф-гадәте, үзгә бәйрәме була. Әйтик, Сабан туе –татар халкының йөзек кашына тиң милли бәйрәме, визит карточкасы. Татарның аерылмас бер тармагы булган керәшеннәрнең дә андый бәйрәме...

Һәр милләтнең үз гореф-гадәте, үзгә бәйрәме була. Әйтик, Сабан туе –татар халкының йөзек кашына тиң милли бәйрәме, визит карточкасы. Татарның аерылмас бер тармагы булган керәшеннәрнең дә андый бәйрәме бар: ул – Питрау бәйрәме. Нәкъ менә бүген – 12 июль көнне билгеләп үтә аны керәшен карендәшләребез.  
Питрау ул – табигатьне олылау дигән сүз. Аңа табыну, биргәннәренә шөкрана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.
Бу бәйрәм республикабызның керәшеннәр яшәгән барлык төбәкләрендә дә үткәрелә.  Һәм ул елдан-ел киңрәк яңгыраш ала бара. Быел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бигрәк тә.
Питрау – ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре барлык авырулардан файдалы, диләр. Шуңа күрә иртәнге якта басу-кырлардан, урманнардан җыеп кайтылган кыр чәчәкләре белән өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр. Бу гадәт бүгенгә кадәр сакланган. Бу көнне керәшен халкы бер-берсенә кунакка йөрешкән. Яшьләр төнне болында, кырда, урман аланында күңел ачып үткәргән, төрле уеннар уйнаган. Бу «Кояш каравыллау» дип аталган. Җыр-биюләр белән бергә төрле уен, ярыш- бәйгеләр үткәрелә. Мәйданда спорт уеннары, утын яру һәм кисү, себерке бәйләү, «Питрау такыясе» үрү, «Питрау букеты» төзү, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, су ташу һ.б. уеннар оештырылган. Бәйрәмнең иң кульминацион мизгеле – «Питрау чибәре» сайлау. Питрау учагы да бәйрәмнең бер бизәге булып тора. Аны «Питрау чибәре» кабызган. Ә инде учак янында кичке әйлән-бәйлән уены уздырылган.
Республикабызда елның-елында Питрау бәйрәменең иң кәттәсе Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау болынлыгында уза. Быел ул 17 июльдә үтәчәк. Коронавирус зәхмәтен йөгәнләп һәм үтә саклык чараларын күреп, Мамадыш керәшеннәре быелгы Питрауны зурдан кубып үткәрергә ниятләп тора. Мәйдан тирәли керәшеннәр тарихы һәм мәдәнияте музее урнашачак. Ясалма күлдә Җөри Питравында беренче тапкыр буларак катамараннарда ярыш та оештырырга ниятләп торалар. Этнографик күргәзмә, ат чабышлары, халык уеннары да оештырылачак. Керәшен кухнясы да эшләячәк, фольклор ансамбльләре дә чыгыш ясаячак. Төп сәхнәдәге концертны ТНВдагы «Җырлыйк әле» тапшыруыннан таныш булган Алинә һәм Азат Кәримовлар алып барачак. Питрау концертында Галина Казанцева, Георгий Ибушев, Римма Никитина, Геннадий Макаров, Виталий Агапов, Лена Бичарина һ.б. – барысы утыздан артык сәхнә йолдызы үз чыгышлары белән Питрау бәйрәмен бизәячәк.  Елдагыча, быел да Питрау бәйрәмендә «Питрау чибәре»н ачыклаячаклар. Быел әлеге титулга 9 керәшен кызы дәгъва кыла.
               Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: tatarica.org

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ