Даталарны белү – тарихи вакыйгаларны аңлау өчен аз, үсеп килүче буынны фикерләргә өйрәтергә кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Ел укытучысы» конкурсы лауреатлары белән очрашуда белдергән.
«Кешене фикер йөртергә өйрәтергә кирәк», — дигән президент катнашучыларның бер чыгышына карата. — Даталарны һәм исемнәрне белү бик мөһим, әмма бу эшнең бер өлеше генә.
Ил башлыгы сүзләренә караганда, иң мөһиме – анализлый белү. «Халыкның нинди сынаулар көткәнен, төрле хәвефләр булу ихтималын, нәрсәгә китерәчәген чамаларга кирәк, – дип билгеләде Россия лидеры. — Менә нәрсә мөһим һәм кызыклы тарихта».