Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» конкурсы иҗади эзләнүләргә этәрә

Укытучыларыбызның педагогик осталыгын камилләштерү максатыннан «Мәгариф» журналы әледән-әле иҗади конкурслар уздырып тора. Инде менә икенче тапкыр үткәрелүче «Төгәл һәм табигать фәннәреннән ФДББС буен...

Укытучыларыбызның педагогик осталыгын камилләштерү максатыннан «Мәгариф» журналы әледән-әле иҗади конкурслар уздырып тора. Инде менә икенче тапкыр үткәрелүче «Төгәл һәм табигать фәннәреннән ФДББС буенча иң яхшы дәрес» проекты – шундыйларның иң үзенчәлеклесе. Ник дисәгез: төгәл фән мөгаллимнәре гадәттә үзләре хакында: «Без инде телчеләр түгел, төрле формула-законнар белән генә эш итәргә гадәтләнгән, шуңа да мәкалә язарга да артык осталыгыбыз юк», – дип аклану ягын карый. Ә менә журналыбыз оештырган әлеге конкурс төгәл һәм табигать фәннәре укытучыларының да никадәр иҗади эзләнүчән, үз фикерләрен матур итеп кәгазьгә төшерә белүчеләр икәнлеген раслады. Узган елгысына беренче коймак төерлерәк булмасмы дип куркыбрак кына алынган идек. Физика, химия, математика, биологиядән күпме кызыклы дәрес эшкәртмәләрен укып сөендек. Бу хакта журналыбызның узган елгы февраль һәм апрель саннарындагы «Лучший урок по ФГОС» – объявляем победителей!», «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» проектының бер этабы тәмам, икенчесе башлана» дигән язмаларга кабат күз төшереп алуыгыз да җитә. Беренче этапның шактый уңышлы үтүеннән канатланып, узган елның 1 мартыннан аның икенче этабына старт бирдек, һәм ул быелның 25 апреленә кадәр барачак дип игълан ителде. Димәк, конкурсыбызның икенче этабы төгәлләнергә дә бер ай вакыт калып бара.
Игътибар итсәгез, журналыбызның һәр санында «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» рубрикасы белән ике-өч язма биреп барабыз. Бигрәк тә биология, математика укытучылары зур активлык күрсәтә. Шунысы сөенечле: быел конкурсның информатика, икътисад, робототехника номинацияләре буенча да үзләренең дәрес эшкәртмәләрен тәкъдим итүчеләр шактый. Әйткәнемчә, конкурс төгәлләнергә нибары бер ай калды. «Мин дә катнашасым калган икән», – дип соңыннан үкенеп йөрерлек булмасын иде. Әле вакыт бар – ашыгыгыз!
Ә инде «Мәгариф» журналы оештырган әлеге конкурс хакында ике ел рәттән үзенең икешәр язмасы белән катнашырга җөрьәт иткән Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле физика укытучысы Рәмлә Равил кызы НУРИЕВАның фикерләре күпләрегез өчен кызыклы булыр дип уйлыйм.

– Конкурста катнашу - укытучы өчен зур хезмәт кенә түгел, үз көчеңне сынау да әле ул. Уңышка ирешү төп мотив булып тора. Ә моның өчен үз өстеңдә эшләргә, төрле чыганаклардан файдаланып, яңа белемнәр тупларга, кыскасы, һөнәри үсешнең яңа баскычына күтәрелергә кирәк. Биредә, иҗади якын килү белән беррәттән, үз предметыңны тирәнтен белү, яңа эш алымнары куллану, төрле әзерлектәге укучы белән эшләгәндә дә нәтиҗәгә ирешү таләп ителә. Заманча укыту технологияләрен нәтиҗәле куллануның әһәмияте дә бәхәссез. Бер яктан конкурска әзерләнү барышына үз эш тәҗрибәң белән уртаклашасың, эш алымнарыңның өстенлеген исбатлыйсың, көндәшләрең эше белән танышканда үзең өчен яңалык туплыйсың.
Ни өчен профессиональ осталык конкурсларында катнашырга кирәк? Чөнки бу яңа белемнәр үзләштерүне, яңа алымнар барлыкка китерүне стимуллаштыра. Ул үзеңнең эшеңне бәяләргә, башкаларныкы белән чагыштырырга ярдәм итә. Конкурста катнашканда эш тәҗрибәңә читтән караган кебек буласың.
«Мәгариф» журналы оештырган «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» дигән конкурс укытучының профессиональ компетентлыгын үстерүгә юнәлтелгән. Мин бу бәйгедә бик теләп катнашам. Үткән уку елында  әлеге конкурсның «Физика» номинациясендә җиңүче булуым миндә үз көчемә ышаныч өстәде. Быел бу конкурста янә катнашырга булдым.
Коллегаларыма мин конкурста катнашырга киңәш итәм. Җиңү өчен һәрвакыт шанс бар. Ә җиңүләр аша яңа биеклеккә күтәреләсең. Барыгызга да уңышлар телим.

          Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ