Логотип Магариф уку
Цитата:

Республика яшьләрен «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе»нә чакыралар

5-7 апрель көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә (ТР, Боровое Матюшино) II «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» узачак. Бу хакта үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре мин...

5-7 апрель көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә (ТР, Боровое Матюшино) II «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» узачак. Бу хакта үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге оештыра.
Мәктәп социаль челтәрләрдә үз блогыңны/битеңне, видео-каналыңны ясау, алып бару һәм популярлаштыру күнекмәләрен булдыру өчен уку-укыту мәйданы, аралашу өчен мохит тудыру максатыннан булдырылган.
Чарада татар телен һәм мәдәниятен үстерү максаты белән файдалы контент булдыру, блог алып бару белән кызыксынган 18-30 яшьтәге татар яшьләре катнашырга чакырыла.
Делегатлар өчен төрле темаларга лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар оештырылачак. Өч көнлек мәктәптән соң да, катнашучыларның эшчәнлеген күзәтү, бәяләүне дәвам итеп, куелган максатларга ирешкәннәрне бүләкләү планлаштырыла. Үзен иң актив күрсәткән кешене танылган татар блогерлары үз карамагына алачак.
Өстәмә мәгълүмат өчен телефон номеры: 8 (843) 231-81-54 (Зөлфия).
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ