Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия тарихын өйрәнүгә сәгатьләр саны артачак

Россиядә ил тарихын өйрәнүгә карата караш тамырдан үзгәрергә тора. Әлеге үзгәрешне вуз студентлары беренче чиратта тоячак. Россиянең югары белем һәм фән министры урынбасары Константин Могилевскийның ә...

Россиядә ил тарихын өйрәнүгә карата караш тамырдан үзгәрергә тора. Әлеге үзгәрешне вуз студентлары беренче чиратта тоячак. Россиянең югары белем һәм фән министры урынбасары Константин Могилевскийның әйтүенә караганда, яңа уку елыннан Россия югары уку йортларында тарих белгечлекләренә укымаган студентлар өчен Россия тарихының яңартылган курсы кертелә башлаячак.  
Студентлар өчен булачак яңартылган Россия тарихы курсы Россия дәүләтчелеге тарихы белән берләштерелә һәм югары уку йортларында 2023 елның 1 сентябреннән башлап кертелергә тиеш.
Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия тарихи җәмгыяте экспертлары белән берлектә, тарих профильле булмаган юнәлешләр буенча «Югары уку йортларында тарих укыту концепциясе»н әзерләгән. Әлегә кадәр Россия тарихын өйрәнүгә бер семестрда 72 сәгать вакыт каралган булса, яңа уку елыннан башлап исә сәгатьләр саны ике тапкыр күбрәк, ягъни 144 сәгать булырга тиеш, дип күздә тота. Аңлатуларынча, күләме генә түгел, форматы да үзгәрәчәк. Әгәр моңарчы тарихны мөстәкыйль һәм дистанцион өйрәнүгә уку сәгатьләренең 80 проценты бирелгән булса, хәзер исә уку сәгатьләренең күп өлеше тарихчы галимнәрнең «тере» лекцияләреннән торачак. Нәкъ cовет чорындагыча.
Мондый үзгәрешләр тарих укытуда гына түгел, тел фәннәрен өйрәнгәндә дә булыр төсле. Әйтик, Россия Президенты В.Путин Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Ленинград блокадасы  михнәтен кичергәннәр белән булган очрашуда рус әдәбиятыннан мәктәп программаларына кайбер совет язучыларының хәрби-патриот теманы яктырткан әсәрләрен кертүне хуплады. Аерым алганда, бу А.Фадеевның «Молодая гвардия», Н.Островскийның «Как закалялась сталь», Ю.Бондаревның «Горячий снег» романнарын,  С.Смирновның «Брестская крепость» повестен, А.Толстойның «Русский характер» хикәясен кертүгә кагыла.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ