Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Россия һәм башка ил галимнәре очрашачак

       Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 13 декабрьдә «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне к...

       Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 13 декабрьдә «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре (федераль дәүләтләрдә тел сәясәтен тормышка ашыруның дөньякүләм тәҗрибәсе)» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрә. Әлеге чара «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла.
      Конференция эшендә Казахстан һәм Кыргызстаннан,  Мәскәү, Улан-Удэ, Элиста, Уфа, Чебоксар, Саранск, Йошкар-Ола, Ижау, Эстәрлетамак, Якутск, Черкесск, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән  галимнәр катнашачак.
       Чыгыш ясаучылар арасында Россия Фәннәр академиясе Тел белеме институтының милли телләр буенча фәнни-тикшеренү үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Эржен Хилханов,  Бурят дәүләт университетының Бурят теле һәм әдәбияты югары мәктәбе директоры, сәясәт фәннәре кандидаты Гарма-Ханда Гунжитова, Кыргызстан Халыкара университетының укыту эшләре, фән һәм дәүләт телен үстерү буенча проректоры, тарих фәннәре кандидаты Жылдыз Омурзакова, Татарстан Конституцион судының аппарат җитәкчесе,  юридик фәннәр кандидаты Әнәс Нуриев, Карачай-Черкес гуманитар тикшеренүләр институты директоры урынбасары, сәясәт фәннәре кандидаты  Елина Щербина,  Башкорт дәүләт педагогика университетының филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар  институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Илшат Насыйпов, Мордва дәүләт университетының фин-угор филологиясе кафедрасы мөдире  Юрий Антонов, Чувашия республикасы Мәгариф институтының региональ үсеш үзәге директоры  Инесса  Ядранская, Саха (Якутия) республикасының Хангаласс районы прокуроры,  Прокуратура университетының укытучы-тикшеренүчесе Иван Ядреев һәм башкалар бар.  Конференциядә катнашу өчен 80 гә якын фәнни доклад кабул ителгән.
           Конференция төп өч  юнәлештә эшләячәк: Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә тел ситуациясе; Россиянең дәүләт телен, Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүче халыкларның телләрен саклау, үстерү барышын фәнни һәм фәнни-методик яктан тәэмин итү; туган телләрне һәм әдәбиятларны укытуда заманча белем бирү траекторияләре.
         Әлеге чарада шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Язучылар берлеге, фәнни һәм белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре катнашачак. Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә уза, аның эшенә Zoom аша да кушылырга мөмкин булачак.
Альберт ЗАҺИРОВ

Фото: tatar-islam.com

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ