Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә – яңа бәйрәм

Бездә анысы көн дә бәйрәм, көн дә туй. Бәйрәм итәргә дигәндә, безгә куш инде. Елдагы 365 көннең һәркайсының үз бәйрәме бар. Әле берәр генә түгел, хәтта берничә бәйрәм. Әйтик, җәйнең гадәти бер көне са...

Бездә анысы көн дә бәйрәм, көн дә туй. Бәйрәм итәргә дигәндә, безгә куш инде. Елдагы 365 көннең һәркайсының үз бәйрәме бар. Әле берәр генә түгел, хәтта берничә бәйрәм. Әйтик, җәйнең гадәти бер көне саналган бүгенге 28 июль календарена да 8 (!) бәйрәм көне язылган. Шуларның берсе – һөнәри: Россиядә PR-белгечләре көне. Моннан тыш, бүген әле – Русьта крещение көне. Әле шуның өстенә бүген 28 июльдә, Бөтендөнья гепатит авыруына каршы көрәш көне дә, Теләкләрне юрау, хәтта Сөттән эшләнгән шоколад, Штрафниклар, Кирик һәм Улита көннәре дә икән. Бәйрәм итеп, күңел ачып өлгерергә вакытың гына җитсен. Ә иртәгә әле – Халыкара юлбарыслар көне, 30 июльдә исә – Халыкара дуслык көне.
Бәйрәмнәрне күп-күп дибез дә, әле кайберәүләргә һич тә җитенкерәми икән. Яңарак кына Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ил Президентына яңа бәйрәм булдыру тәкъдиме белән чыккан. Ул Сыйфат көне булырга, һәм бу бәйрәм һәр елны ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләнеп үтелергә тиеш икән. Яңа бәйрәмнең исеме әйбәтен әйбәт тә, тик эшләгән эшебезнең, җитештергән товарларыбызның сыйфатына гына бу бәйрәмнең ни дәрәҗәдә йогынтысы булыр икән? Югыйсә СССР заманында хәтта тулы бер бишьеллыкны «сыйфат бишьеллыгы» дип игълан иткән булганнар иде дә. Тик менә нәтиҗәсе генә...
                     Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ