Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиянең иң яхшы авыл мәктәбе

Бу юлы Бөгелмә районы үзәгеннән төньяк-көнбатышка таба 27 чакрым ераклыкта урнашкан Карабаш бистәсенә юл тоттык. Шәһәр тибындагы бистәдә бүгенге көндә ике мәктәп, өч балалар бакчасы эшли. Без директор...

Бу юлы Бөгелмә районы үзәгеннән төньяк-көнбатышка таба 27 чакрым ераклыкта урнашкан Карабаш бистәсенә юл тоттык. Шәһәр тибындагы бистәдә бүгенге көндә ике мәктәп, өч балалар бакчасы эшли. Без директор Гүзәлия Камил кызы Юсупова белән, алдан сөйләшенгәнчә, туп-туры 2 нче урта мәктәпкә киттек. Ни өченме? Беренчедән, бу – бистәдә 1957 елдан бирле эшләп килүче мәктәп. Икенчедән, Бөтенроссия бәйгесендә «Иң яхшы авыл мәктәбе» буларак танылу алган уку йорты. Ике бинаны (иске һәм яңа) җылы коридор тоташтырган әлеге мәктәптә быелгы уку елында 492 бала белем алган. Анда ике спортзал, 250 урынлык ашханә, медицина бүлмәсе эшләп килә. Бер караганда, башка мәктәпләрдән артык бернәрсәсе дә юк сыман. Тик бу – беренче карашка гына...

 

ГЕРМАНИЯГӘ САЛЫНГАН СУКМАК


Мәктәп, аның биләмәләре белән таныштыруны ишегалдында ук башлады Гүзәлия Камилевна. Элеккеге елларда кыш буена җитәрлек яшелчә: суган, кишер, бәрәңге үстерелгән бакча да, заманга карап, үзгәреш кичергән булып чыкты. Җимеш агачлары утыртканнар. Димәк, үзләренең алма бакчасы булачак. Директор һәм аның укыту эшләре буенча урынбасары Гөлсәрия Сарыймовна белән бергәләп яшеллеккә күмелеп утырган шушы бакча аша үтеп, аерым бинада бар шартларын китереп җиһазландырылган тегү остаханәсенә үтәбез. Биредә укучылар тегү-кисү серләрен генә түгел, эшмәкәрлек нигезләрен дә өйрәнәләр, өлкән сыйныфларда тегүче, дизайнер, модельер һөнәрләрен үзләштерәләр икән. «Остаханә – укучыларның хыяллары тормышка аша торган урын», – дип юкка гына әйтмәгән директор. Югары квалификация категорияле технология укытучысы Рәзилә Мотыйковна Цокур белән очрашканнан соң, моның шулай булуына бернинди шик-шөбһә калмый.
Остаханәдә безне манекеннардагы берсеннән-берсе купшы күлмәкләр каршы ала. Игътибарны бер күрүдән җәлеп иткән челтәрләр, мәрҗәннәр белән чуклап-чачаклап тегелгән чия кызыл төстәге күлмәк республикадан читтә узган бәйгегә тәкъдим ителгән эш булып чыкты. Баксаң, Карабашның яшь модельерлары 2012 елдан бирле кулланма гамәли сәнгать буенча Германиянең Мюнстер каласында узучы халык-ара бәйгедә катнашып киләләр икән. Беренче баруда ук, жюриның ушын алып, укучыларының берсе Резидә Минязова – милли татар күлмәге, икенчесе Алинә Солдаткина «Күләмле модель» номинациясендә Казан гербындагы Зилант аждаһасын (метр ярымлы!) тәкъдим итеп, беренчелекне яулап кайталар. Жилемгә утыртып җептән ясалган поднос һәм самовар да, быел беренче урынга лаек булып, чит кыйтгаларны урап кайткан. Конкурсант Алинә Тәминдарованың (VIII класс) дүрт ай буена пинцет белән, чекерәеп, җепне-җепкә ялгап ясалган хезмәте матурлыгы белән дә, гадәти булмаган техникада эшләнүе беләндә җәлеп итә. Күпме хезмәт, фантазия, сабырлык таләп иткәндер ул унбиш яшьлек кыз баладан. 33 еллык педагоглык стажы булган Рәзилә Мотыйковнаның шәкертләре елның-елында менә шундый шаян да, гаҗәп тә булган иҗат җимешләре белән шатландыралар икән. Чит илдә педагогның сәнгати күзаллавын һәм хезмәтен югары бәяләгәннәр. Карабаш педагогы хәзер Алман илендәге әлеге дәрәҗәле бәйгенең жюри составында эшләячәк.
Бүгенге көндә мәктәп остаханәсе район технология укытучыларының  ресурс үзәге булып тора. Технология укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары биредә программалаштыру технологияләрен, 3D-модельләштерү, дизайн-фикерләү һәм дизайн-анализ, геоинформацион технологияләр, Hard- һәм Soft спекторлары компетенцияләрен, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык технологияләрен үзләштергәннәр.
 

 

ЭЛЕКТРОЛОБЗИККА ӘЙЛӘНГӘН ТЕГҮ МАШИНАСЫ


Бу мәктәптә хезмәт тәрбиясе иҗатка һәм матурлыкка корылган. Бәлкем, ул технология укытучысының хатын-кыз булуыннан киләдер. Инде җитмеш яшен түгәрәкләп килүче Вера Петровна Соколова җитәкчелегендә егетләр я агачтан эшләнмәләр ясый, я аның белән эш итүне җиңеләйтү өчен берәр механизм җыеп куялар. Башлары эшләгәч, кул астындагы теләсә нинди әйбердән файдалы корал ясап кую алар өчен кызык һәм күңелле. Егетләрнең агач ботакларын ваклый торган җайланмасы да, токарь станогы да яшь кулибинчылар бәйгеләрендә башкаларга ал бирмәгән. Хәтта иске тегү машинасы да, алар кулына эләккәч, икенче һөнәр «үзләштергән». Ул агач кисә торган электролобзикка әйләнсен өчен, фантазия дә, оста куллар да кирәк булгандыр шул.
– Башта бөтен укучының да фикерләве иҗат юнәлешендә булмаска мөмкин. Әмма күмәк эш барышында алар шуңа тартылганнарын сизми дә калалар. Күбесе, дәресләрдән соң кала-кала, яшьлеккә хас үҗәтлек белән башлаган эшләрен ахыргача башкарып чыга, – ди гомер буе бер мәктәптә технология укыткан ханым. Минем үзем өчен иң гаҗәбе Вера Петровнаның, ирләрчә практик фикер йөртеп, егетләр белән уртак тел таба белүе булды.

Гомумән, Карабашта тормыш итү өчен кирәк булган шөгыльләргә укучыларны яшьтән мавыктырырга тырышалар дигән фикер кала. Егет-кызларның күбесе дәресләрдән соң ат комплексында ат карарга, атта чабарга өйрәнә. Шунда алар кымыз, казылык ясау кебек милли гореф-гадәтләр белән дә танышалар.
 

ЯБЫРЫЛЫП, ЮГАРЫ УКУГА


Бер тарыдан ботка пешми дигәндәй, Россиянең иң яхшы авыл мәктәбе булып танылу өчен, Германиядә яуланган җиңү генә җитенкерәмәс шул. Бу коллективта эшләүче укытучыларның берсе дә маһы бирә торганнардан түгел. Камалова Светлана Юрьевна «Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы», Камалетдинова Зәлия Мәхәсимовна, Сәгъдиева Әлфизә Нәгыймяновна, Заһидуллина Нурия Җәүдәтовна, Бельская Гөлшат Рәфкәтовна «Безнең иң яхшы укытучыбыз», Соловьева Мария Валерьевна «Безнең яңа укытучы», Цокур Рәзилә Мотыйковна «Бөгелмә муниципаль районының иң яхшы укытучысы», Юсупова Гүзәлия Камилевна, Камалетдинова Зәлия Мәхәсимовна «Укытучы–мастер» исемнәренә лаек булган. Гомумән, биредә район, республика, федерация дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә күп тапкырлар җиңү яулаган, грантлар откан укытучылар гына эшли икән дип уйларсың. Монда «Мәктәп системасында белем бирү сыйфатын бәяләү үсеше нигезендә укыту эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү» темасында фәнни эшчәнлек җәелдерүләре үз йогынтысын ясамый калмыйдыр. «Мәктәбегезнең иң көчле ягы нәрсәдә?» – дип сорауга укытучылар беравыздан: «Төпле белем бирүдә», – дип торалар. Мәктәпнең «Ачыш-Открытие» фәнни оешмасында шөгыльләнүче укучылар шулай ук Россия күләмендәге һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган олимпиадаларда әледән-әле призлы урыннарга лаек булып киләләр. «Вакыт-вакыт үзебез дә гаҗәпләнәбез: бездә уртача укучы саналган балалар, урта махсус уку йортына барып керсә, анда яхшы билгеләр алып, олимпиада хәрәкәтендә катнаша башлый, хәтта отличниклар сафына баса. Күрәсең, таләпләребез югарырактыр инде, – диләр педагоглар. – Бездә тәрбия дә үзгәрәк, миллирәк куелган».
Мәктәптә IX сыйныфка кадәр рус классы белән параллель рәвештә татар сыйныфлары эшләп килә. Аларда тәрбия татар телендә алып барыла. Мәктәптә 23 класс-комплект, шуның 9 ы татар сыйныфлары икән. Аларда укучылар тәрбия ягыннан өстен торсалар, белем мәсьәләсендә дә калышмыйлар. «Үсеш ноктасы» программасы укуның сыйфатын яхшыртуда чиксез мөмкинлекләр тудыра», – дип саный мәктәп җитәкчесе. 
– Бөгелмә районындагы иң яхшы авыл мәктәпләренең берсе буларак, узган ел без шушы программага кердек, – ди Гүзәлия Юсупова. – Ул безгә мәктәпнең техник базасын ныгытуга киң юл ачты. Федераль, республика программаларына кушылу нәтиҗәсендә мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ), информатика, кызлар һәм малайлар өчен технология кабинетларын ремонтладык, шахмат зонасын эшләдек. Яңа яхшы җиһазлар комплекты – 3D-принтерлар, компьютерлар, тормыш иминлеге нигезләре кабинеты өчен маникеннар, информатика кабинетына интерактив панельләр кайтты. Алардан тулы файдалану хезмәттәшләребезгә «Иң яхшы укытучы», «Яшь укытучы» грантларын да отарга алшартлар тудыра. Бәйгеләрдә һаман саен бер кеше генә катнаша икән, коллективның эше күренми. Монда бердәм булу зарур.

Бүгенге көндә педагогик коллектив эшенең төп нәтиҗәсе булып БДИ күрсәткечләре тора. Карабашлылар бу яктан да сынатмыйлар. Әйтик, узган уку елында (2018–2019) рус теленнән уртача балл райондагы иң яхшыларның берсе булган. Техник юнәлешкә күз төбәүче укучылар (ни дисәң дә, бу – нефть төбәге) профильле математиканы уртача 66,6 баллга биргәннәр. Сайлап алынган фәннәрдән күрсәткечләре начар түгел.
– Узган елгы чыгарылыштан нибары дүрт бала вуз-техникумнарда түләп укый, башкалары барысы да бюджет урыннарына керделәр, – ди мәктәп директоры.

Гүзәлия Камилевна үзе шушы мәктәптә белем алган һәм шунда укытучы булып эшли башлавына быел 26 нчы ел киткән. Соңгы өч ел – директор вазифасында. Үзең укыган мәктәптә директор булып эшләүләр, ай-һай, читендер ул.
– Кистереп кенә әйтеп булмый, – ди ул. – Авырлыгы шунда: үзеңне укыткан укытучылардан артыгын таләп итә алмыйсың. Җиңел ягы да бар: мәктәбеңнең бөтен традицияләрен, коллективның менталитетын, омтылышларын беләсең. Авыл мәктәбенең бит шәһәрнекеләрдән өстенлеге шактый. Иң беренче нәүбәттә – балаларыбыз тәрбияле. Авылда узган бөтен чараларда: Сабан туемы, Бистә көнеме, сайлаулармы ул, мәктәп – бистәнең үзәге, ә укытучылар һәм укучылар биредә төп оештыручылар булып тора.


 

БУРДАН КАЛА, УТТАН КАЛМЫЙ


Әлеге халык гыйбарәсен Карабашта берничә тапкыр кабатладылар. Авырткан җирдән кул китми шул. Сөйләшү барышында сүз, күптән түгел электр челтәреннән ут чыгып, мәктәпнең икенче катына салынган зыянны урап үтә алмады. Озак еллар буе, яңгыр яуган саен, бинаның өске катын су баса торган булган. Мәктәпнең иске өлеше узган гасырның илленче еллар азагында ук төзелгән булса да, икенче бина яңа булганлыктан, ул чактагы директор, тырышып-тырышып та, аны капиталь ремонтка мохтаҗлар исемлегенә теркәтә алмаган. Алай да, башка мәктәп өлешенә кереп булса да, түбә һәм тәрәзәләр алмаштырылган. Тик яңгыр сулары аңа кадәр кыңгыр эшен эшләп өлгергән шул инде. Электр үткәргечләр эштән чыккан булган. Бүгенге көндә биредә подрядчы төзелеш оешмасы ремонт эшләрен башлаган. Бәхетсезлеккә юлыккан мәктәпкә район башлыгы Закиров Ленар Рөстәм улы да, «Татнефть» АҖе дә ярдәм кулын сузганнар. Аны капремонт программасына кертеп, район – 6 млн, ә нефтьчеләр иганә рәвешендә 300 мең сум акча бүлеп биргәннәр. Шул хисапка эш электр челтәрен алыштырудан башланган.
– Әмма ул янгынга тарыган яңа бинада гына алыштырыла. Гәрчә төзелүенә 60 елдан артык вакыт узып китсә дә, иске бина читтә кала бирә. Шуңа борчылабыз, – диләр укытучылар. – Башланган эшләр капиталь ремонтка тартмый. Фәкать янгын казаларын бетерү, төзекләндерү генә ул.

Коллективның борчылуы Татарстан Фән, мәгариф һәм Төзелеш министрлыкларына да барып җитсен иде. Юкса, яңа бинада чыгарга өлгергән янгын, вакыты белән искесендә дә кабынып, зуррак бәла-казаларга китермәс дип беркем дә ышандыра алмый.
 

ОНЛАЙН УКЫТУ ЯХШЫМЫ, ӘЛЛӘ КҮЗГӘ-КҮЗ УКЫТУМЫ?


Хәзер кайсы гына мәктәп белән элемтәгә керсәң дә, ерактан торып уку темасы күтәрелми калмый.
– Бәхеткә, онлайн уку-укыту, без башта фаразлаганча, коточкыч хәл булып чыкмады,– дип, Гүзәлия Камилевна үз коллективының авыр шартларда да уңышлы эшләрлек әзерлектә булуын белгертеп куйды. – Алай да ул башлангыч буында – I–II сыйныфларда үзен шактый сиздерде. Zoomга керүнең четереклелеген, кечкенәләрдән битәр, баштагы мәлдә әти-әниләр үзләре татыды. БДИ тапшырырга әзерләнгән өлкән сыйныфларда укучыга укытучы белән бергәләп шөгыльләнүнең мөһимлеген шулай ук беркем инкарь итми. Өйдән укулар озакка киткәч, укучылар үзләре үк: «Кайчан мәктәпкә йөри башлыйбыз инде?» – дип, ата-аналарын да, укытучыларны да аптыратып бетерделәр.

Күп балалы гаиләләрдә туган кыенлыкны да телгә алды директор. Аларда тәрбиягә бала алган гаиләләр бар икән. Бер өйдә 11 бала булганда, аларның 11 ен дә интернетлы итү, сыйфатлы элемтә урнаштыру кыенлыгын күз алдына китерү авыр түгел, билгеле. Алай да мәктәп җитәкчелеге югалып калмаган. Район хакимиятенә, мәгариф идарәсенә гаризалар язып, мәсьәләне хәл иткәннәр. 
– Интернетка тоташып, үзбаш эшләү кыенлыгын шәхсән үз мисалымда да тойдым. Миңа укытучы буларак та, директор буларак та көн дәвамында элемтәдә тору кирәк. Җитмәсә, Мәскәү дәүләт университетында укучы студент улым да, дистанцион укуга күчеп, вакытлыча Карабашка кайтты. Аның өстенә әле өйдә II һәм VI сыйныфларда укый торган ике укучы бала бар. Шунлыктан җиңел булды дия алмыйм. Мондый очракта өйдә һәркемнең үз почмагы булу зарур, – ди Гүзәлия ханым.

 

 

МӘКТӘП... ШӘҖӘРӘСЕ


Заманында мәктәпкә музей кирәк дип Светлана Камалова җитәкчелекнең колак итен байтак «ашаган». Үзең таптың, үзең тарт дип әлеге мәшәкатьле эш рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Юрьевнаның үзенә тапшырылган. Ачылганнан бирле ул – «Мирас» туган якны өйрәнү музее җитәкчесе. Бүген тәрбия сәгатьләренең шактые шушы музей залларында үтә.
– Иң беренче чиратта музей кысаларында үзебезгә кадерле булган нәрсәләр турында сөйлисебез килде: тарихка кереп калган пионер, комсомол оешмалары атрибутлары, макулатура, металлолом җыйган акчага мәктәп вокаль-инструменталь ансамбле өчен алынган беренче гитара; мәктәпнең барактагы чорын чагылдырган макет... – алар бар да бик еракта калмаган тарихны күз алдына китерә, – дип сөйләп китте Светлана Юрьевна һәм, бер стендка күрсәтеп, горурлык белән әйтеп куйды: «Бер генә мәктәптә дә бездәге кадәр укытучылар династиясе юктыр, мөгаен: Баһауовлар, Гыйбадуллиннар, Соколовлар...»

Бөек Ватан сугышын узган директорларның үз стенды. Берсе – Сталинград сугышында, икенчесе – Ленинград камалышында, өченчесе Брестта сугышкан, арада разведчик булучы да бар. Тарих укытучысы һәм Карабаштагы кичке мәктәп директоры Яминов Исмәгыйль Хәсән улы исә 1945 елның июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган Җиңү парадында Бөгелмә районыннан катнашкан бербәнбер хәрби икән. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы көннәрендә генә түгел, музейга кергән һәр кунакка аның белән горурлануларын әйтми кала алмый җитәкче. Музейда Карабаш бистәсенең бу якларда нефть чыгару һәм «Иркеннефть» идарәсенең биредә вакытлыча яшәп торуы белән бәйле үсешен чагылдырган экспонатлар да шактый икән.
Минем үземне коридорга нәсел агачы рәвешендә эшләнгән стенд җәлеп итте. Аны мәктәп шәҗәрәсе дип атасаң да буладыр. Биредә мәктәпнең беренче – 1957–1958 елгы вәкилләрен дә, 1958 елгы беренче чыгарылыштан башлап, хәзерге чорга кадәрге укучылары белән дә танышырга була. Укуны моннан 50 ел элек тәмамлаган кешеме син, әллә – 15 яки 5 ел элекме – һәркем аннан үзен эзли һәм таба ала торган күп мәгълүмат сыйдырган киң ябалдашлы агач. 
Мәктәп тормышын мәгънәле һәм нәтиҗәле итү өчен тырыша Карабаш укытучылар коллективы. Каюм Насыйри, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Гамил Афзал, Һади Атласи кебек күренекле шәхесләргә багышланган укуларда даими катнашалар, татар театры, фольклор, хор студияләре, халык инструменталь ансамбле эшләп тора. Мондый мохиттә тәрбияләнгән балаларның милли җанлы, әдәпле, әхлаклы булуларына да, тормышта зур максатлар белән яшәргә өйрәнүләренә дә өмет зур.
Расиха ФАИЗОВА

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ