Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәламәтлеге  чикле кешеләр  ярышка әзерләнә

 Киләсе елның 22–28 гыйнварында Казанда узачак Махсус олимпиаданың Бөтендөнья  кышкы  уеннарына   әзерлек кысаларында төрле чаралар булып тора. Кичә Бауман урамында әлеге уенн...

 Киләсе елның 22–28 гыйнварында Казанда узачак Махсус олимпиаданың Бөтендөнья  кышкы  уеннарына   әзерлек кысаларында төрле чаралар булып тора. Кичә Бауман урамында әлеге уеннар  башлануга  200  көн калуга багышланган стела  куелды. Анда Россия  махсус олимпиадасы   хәрәкәте  һәм  «Абилимпикс» яшьләр хәрәкәте  лидерлары  һәм вәкилләре катнашты. Чарада Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел  Мөбарәкшин, Россия  махсус олимпиадасы   хәрәкәте  һәм  «Абилимпикс» яшьләр хәрәкәте  лидерлары  һәм вәкилләре катнашты.
 Бүген алар  Казан сәүдә-икътисад техникумында булып   Россиядә һәм Татарстанда  махсус олимпиада хәрәкәтен үстерү хакында фикер алыштылар, соңыннан спорт корылмаларының торышы, эшчәнлеге белән таныштылар. Аларга үз чиратында инвалидлар һәм сәламәтлекләре чикле кешеләр  арасында узган һөнәри осталык  ярышларында җиңүчеләр  фотога  төшерү, флористика һәм кулинария буенча осталыкларын – мастер-класслар күрсәттеләр.
Шунысын да әйтик: «Абилимпикс»  хәрәкәтендә Татарстан вәкилләре  2016 елдан ук  катнашып килә, ә Казан сәүдә-икътисад техникумы региональ оператор булып тора.  
Альберт ЗAҺИРОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ