Логотип Магариф уку
Цитата:

Сипкелле, сөйкемле җиңүче кыз

КФУда күптән көтелгән бәйрәм булды: «Туган тел» олимпиадасында җиңгән укучыларыбызны бүләкләдек. Университетның Филология һәм мәдәниятара  багланышлар институты белән «Гаилә һәм мәктәп» журналы б...

КФУда күптән көтелгән бәйрәм булды: «Туган тел» олимпиадасында җиңгән укучыларыбызны бүләкләдек. Университетның Филология һәм мәдәниятара  багланышлар институты белән «Гаилә һәм мәктәп» журналы бергәләп оештыра торган бик мәгънәле, бик җаваплы конкурс ул. Бер караганда, бүләкләү тантанасының ел азагына калуы яхшы да булды әле. Үзенә күрә Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елын йомгаклау дип тә әйтергә мөмкин моны. Ике санның туры килүе дә кызык: олимпиадада җиңүчеләр дә 27, чара үткәрелгән көн дә декабрьнең 27се.
Тантанада иң истә калганы, миңа иң ошаганы (белмим башкаларга ничектер) беренче булып бүләкләнгән, беренче сыйныфлар арасында беренчелекне яулаган (быел инде II сыйныфта) Балтач районының Норма мәктәбе кызы Зәринә Әсәдуллина булды. Калын толымлы, сипкелле, бик күркәм бала ул. Мин, үзем дә башлангычта укыганда, нәкъ менә шундый сипкелле, җирән идем. Бер тирәдә университетта укыган кордашларым әле дә очрашкан мәлләрдә, кая китте синең озын җирән чәчләрең, дип аптырата. Хәзер инде, алтмыш тулгач, ул җирән-алтынсу чәчләр көмеш төсендә. Без – татарда җирән чәчле малайларны үртәү гадәте булса да, мондый алтынчәчләрне гадәттә, сипкелле – сөйкемле, дип бәялиләр. Күз тимәсен: Зәринә дә – шундый сөйкемле, садә бала.
Былтыр үземнең кызым да: «Яз җитте. Миңа кайчан сипкел чыга инде?» – дип аптыраткан иде. Сипкелле – сөйкемле, дигән әйтемне еш  телгә алганыма әйтүе микән, башкалардан ишеткәнме – белмим. Быел, студент улым, безнең дистанцион дәресләр була, дип; кызым, имтиханнарга әзерләнәсем бар, дип, май башында җизниләргә – Әлмәт районындагы Күчүчат авылына  бәрәңге утыртышырга кайтмадылар. Башка елларны, кечерәк булгангамы, бернинди сылтау тапмый, һич карышмый, авылга барырга атлыгып торалар иде. Менә үстеләр!..
Бәрәңге утыртып кайтуга, ике-өч көн уздымы икән, кызым тагын теге мәсьәләне  кузгатты: «Миңа кайчан сипкел чыга инде?!»
Мин дә аптырап калмадым. «Кызым, өйдә ятып, көннәр буе Интернетта утырып, кайдан килсен ди ул?! Бәрәңге бакчасында, кояш кыздырганда пәйда була сипкелләр!» – дип белдердем. Кызым җавап кайтарырга сүз таба алмады.
Рәшит Минһаҗ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ