Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сөембикә» Тукай варисларын барлый

Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы тәрбиячеләре үзләрендә тәрбияләнүче сабыйлар күңелендә милли рух, туган телебезгә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләүдә җан атып, янып эшләүчеләр затыннан. Ни...

Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы тәрбиячеләре үзләрендә тәрбияләнүче сабыйлар күңелендә милли рух, туган телебезгә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләүдә җан атып, янып эшләүчеләр затыннан. Нинди генә кызыклы кичә-очрашулар, бәйгеләр оештырмыйбыз без. Бар да татар телендә – Тукаебыз телендә! Әйтик, ничә еллардан бирле «Без – Тукай варислары» дигән бәйге уздырып киләбез. Хәзер инде анда бакчабызга йөрүче балалар түгел, Түбән Камабызның башка балалар бакчаларыннан да, хәтта күрше-тирә районннардан күпләгән сабыйлар бик теләп үз иҗат җимешләре белән катнашып килә. Быел да бу бәйгене зурдан кубып үткәрергә ниятләп торабыз. Шуңа да әйтер сүзебез бар.
Хөрмәтле әти-әниләр, тәрбиячеләр һәм нәни дусларыбыз!

Сез туган телебез – Тукай телендә аралашасызмы? Димәк, бу мәгълүмат нәкъ сезнең өчен!
Тиздән сөекле шагыйребезне җиһанга биргән апрель ае җитә. Димәк, Тукай варисларын барлар чак! Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны 2022 ел – Россия халыкларының мәдәни мирасы елында да билгеләп үтәчәкбез. Ел атамасыннан күренгәнчә, мирасыбызны барлар чак. Шуңа да «Без бәхетле, без бай мираслы, без – Тукайлы халык» дип әйтер мөмкинлегебез чиксез зур.
Әлбәттә, Тукай рухы, Тукай шигърияте – үзе кабатланмас зур мирас, һәм ул балалар бакчасыннан башлана. Шунлыктан сабыйларны Тукай иҗаты белән таныштырып кына калмыйбыз, әкиятләрен сәхнәләштереп, шигырьләрен күңелдән сөйлибез. Туган телебезгә мәхәббәтне сабый чактан өзлексез бала күңеленә сеңдергән чакта гына: «Без бәхетле, без бай мираслы, без – Тукайлы халык», – дип, горурланып әйтә алабыз. Шуңа да матур итеп, үзебезчә «Туган телем – Тукай теле» дип саф татарча сөйләшәбез, гаилә тәрбиясендә еш кулланабыз. Тукай варисларын саф татар телендә – туган телебездә барлыйбыз.
«Без – Тукай варислары» дип исемләнгән бәйгебезне, гадәттәгечә, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге белән берлектә уздырабыз, финалы 22 апрельгә билгеләнгән. 12 апрельгә кадәр гаризалар белән бергә видеоязмалар кабул итәбез. 
Саф татар телендә оештырылган бәйгедә көчегезне сыныйсыгыз килсә, сездән хатлар көтәбез.
Нурзия МИРХАЗОВА, Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ