«Соңгы кыңгырау» бәйрәмен каршылап: шигъри тәлгәшләр

Соңгы кыңгырау… Мәктәп елларына бәйле бу бәйрәмнең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк түрендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?!  

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы белән быел мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме 25 майда – чәршәмбе көнне үтәчәк. Соңгы ике елдагыдан аермалы булачак, быел аны әти-әниләр катнашында үткәрергә рөхсәт ителде.

Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, кабатланмас хатирәләр, дулкынландыргыч мизгелләр булып һәркемнең күңел түрендә сакланыр ул. Һәр мәктәптә унберенчеләр һәм тугызынчылар катнашында бәйрәм линейкалары үтәчәк. Әлбәттә, аларда шигъри сүзгә дә урын түрдән булачак.

«Соңгы кыңгырау» бәйрәмен оештыручыларга беркадәр ярдәм итү йөзеннән түбәндә бер бәйләм шигырьләрне туплал бирергә булдык.

                             Таһир САБИРҖАНОВ

Соңгы кыңгыраулар чыңы

Кыңгыраулар чыңы,

Аерылышу моңы –

Мөлдерәмә тулы күңелләр.

Бергә үткән еллар,

Бергә откан җырлар

Һич тә онытырлык түгелләр.

Мәктәп сукмагыннан

Озатырга безне

Ашыкма син, соңгы кыңгырау!

Яшьлек елларыннан

Тормыш юллларына

Чакыручы тәүге яңгырау.

Кыңгыраулар чыңлый,

Егет-кызлар җырлый,

Ник соң шулай моңсу тавышлар?

Кыңгыраулар чыңы,

Бергә чакның соңы –

Кемне кая илтер язмышлар?!

Әле кайчан гына,

Бик оялчан гына –

Парлап бию бәйрәм кичендә.

Иң беренче сөю,

Аңлата алмый көю

Сакланачак һәркем исендә.

Күз нурларын түгеп,

Безгә белем биреп,

Ясамагыз, диеп, хаталар.

Өйрәттегез безне,

Онытмабыз сезне,

Укытучы абый-апалар!

               Динә КАМАЛЕТДИНОВА

                         ***

Юлларыгыз якты булсын

Җиһанымның шундый бер мизгеле бар:

Ап-ак чәчәк аткан шомыртлар.

Көмеш кыңгыраулар чыңын көтеп

Ала чыгарылыш сыйныфлар.

Кыңгыраулар чыңлый, җырлый бүген,

Мәктәпләрдә яңгырый май җиткәч.

Моң тулы күңелне чайкап ала,

Мәктәп залларыннан сез үткәч.

Тыпырдап ла ала шунда йөрәк, –

Күкрәк читлегеннән ни тырмый?

Ап-ак күлмәк кигән егет-кызлар

Киләчәкне уйлап ни тели?

Тезелешеп баскан алар менә,

Төп-төз гәүдә, йөздә – ак сагыш.

Кыңгыраулар моңлы чыңлагандай

Языладыр сыман һәр язмыш.

Туган мәктәп белән хушлашулар,

Кыен була шушы көннәрдә.

Канатлы хыяллар чынга ашсын,

Шик калмасын һәрбер күңелдә.

Күкләребез аяз булып торсын,

Тырышлыкны җуйма бер көн дә.

Ак теләкләр юлдашыгыз булсын,

Юллар якты булсын һәркемгә!

                  Җәүдәт ФӘЙЗРАХМАНОВ

                                    ***

Соңгы кыңгырау

Алда безне күпме юллар көтә…

Бәхетлеләргә, диләр, юл урау.

Шул турыда искә төшергәндәй

Яңгырады соңгы кыңгырау.

Бәхет кайда? Китаплардан укып,

Бу сорауга җавап тапмадык.

Бәхет эзләп, илләр, җирләр кичтек,

Хыял тулпарына атланып.

Бөтенесен искә төшерде күк

Кыңгырауның моңлы тавышы…

Шушы мәктәп, шушы класс безгә

Күпме тугры дуслар табышты.

…Малайлар да бүген әллә ничек –

Сүз әйтсәң дә,  оялып кызара…

Сагынырлар, хат юлларлар әле

Чәч толымын тарткан кызларга.

Кызлары  да әллә нишләгәннәр –

Менә-менә тора еларга…

Укытучы гына елмая гел,

Гаҗәпләнеп үткән елларга.

«Болары да олы юлга чыга,

Җан җылысы күчкән аларга…».

Һәр кыңгырау саен яшәрә күк,

Тик нигәдер чәче агара…

Очар вакыт җиткән. Кошлар да бит

Утырмыйлар мәңге ояда…

…Аннан безгә җан җылысы күчсә,

Бездән күчсен җылы – дөньяга!

Алда безне олы юллар көтә…

Бәхетлеләргә, диләр, юл урау.

Урау юллар турыланыр әле –

Алга дәшә соңгы кыңгырау!

                   Разил ВӘЛИЕВ

                            ***

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Кошлар да бер шулай таралалар,

Сау бул инде, туган оябыз!

Офыкларга карап очар өчен,

Иңнәрдә без канат тоябыз.

Әйтерсең лә пар атларда үтте

Кыңгыраулы мәктәп еллары;

Күңелләрдә гомерлеккә калыр

Шушы соңгы, моңлы чыңлавы.

Кыңгыраулы, кыңгыраулы,

Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Зур юлларга безне чыгардың син,

Күңелләргә бирдең омтылыш.

Соңгы кыңгырау булсын беренчесе,

Син каршыла безне, зур тормыш.

Алда әле заман имтиханы,

Күп сынаулар әле үтәсе;

Максатларга әле ирешәсе,

Хыялларны чынлык итәсе!

                Шәүкәт ГАЛИЕВ

                        ***

Җиз кыңгырау чыңы

Җиз кыңгырау чыңлый, матур тавышы

Тирә-якка яңгырый, агыла.

Укучыларны еллар буе шулай әйдәп,

Дәрескә дип дәшә, чакыра.

Мәктәп кыңгыравы чыңлавында

Еллар кайтавазын ишетәм.

Күз алдымнан йөгереп уза бала чагым,

Укытучым керер кебек ишектән.

Мәктәп елларында җиз кыңгырау

Чакыра да безне, озата.

Һәркем өчен  аның тавышы якын,

Бераз юксындырып куя, уйлата…

Вакыт бара, һич сизелми генә

Мәктәп еллары да узалар.

Һәр ел саен укучылар шулай

Зур тормышка аяк басалар.

Ә кыңгырау чыңлый, җыры һич үзгәрми:

Кыңгырау җыры ярсу, йөгерек.

Чыңы чакырса да безне балачакка,

Кайтып булмый кире йөгереп.

                    Ләйсән ГАНИЕВА

                          ***

Соңгы кыңгырау

Соңгы кыңгыраулар чылтырыйлар –

Һаваларда моңсу җиләслек.

Телим сиңа, яшьлек, телим сиңа

Якты юллар башың имәслек.

Чыңлар, яшәр өчен бу тормышта

Ниләр кирәк, әйтче, кыңгырау?

Киләчәктә: «Нигә ялгыштык?» – дип

Бумасын ла шомлы мең сорау…

Алып китсен кыңгырау чыңнары

Олы бәхет, шатлык иленә…

Телим сиңа, яшьлек, нурлы балкыш,

Әверелү милләт гөленә!

              Бикә РӘХИМОВА

                        ***

Сау бул, мәктәп!

Язның соңгы көннәрендә

Хушлашабыз мәктәп белән.

Шушы тәүге минутларда

Күзләр тула яшьләр белән.

Сау бул, мәктәп,

Хуш, мәктәп,

Без китәбез бит инде.

Сиңа рәхмәт,

Мең-мең рәхмәт,

Безнең кадерле мәктәп!

Беренче көннән үк мәктәп

Елмаеп каршы ала.

Ә бүген ул никтер безне

Моңаеп озатып кала.

Рәхмәт сиңа, бөек мәктәп,

Укытучыларың өчен.

Сезнең алда горурланып

Әйтәбез рәхмәт сүзен!

                Ринат РӘХМӘТУЛЛИН

                           ***

Мәктәп еллары

Сагынып искә аласымны беләм

Кыңгыраулы мәктәп елларын.

Алда нинди язмыш көтсә дә, мин

Шул елларны , ахры, уйлармын.

Кая илтер, кая алып барыр

Бу катлаулы тормыш юллары?

Матур бер җыр булып калсын иде

Күңелләрдә мәктәп еллары.

Оясыннан китә кош баласы,

Канатлары ныгып, хәл кергәч,

Без дә шулай читкә таралабыз,

Мәктәп яше тулып өлгергәч.

Ул чакларның моңлы хатирәсе

Сагындырмый әле бүгенгә.

И мәктәбем, гомер буе синең

Кыңгыравың чыңлар күңелдә.

                       Зөлфия МИНҺАҖЕВА

                          ***

Хуш инде, мәктәп!

Кайтсак та, тик кунак булып…

Хушлашыйк, әйдә.

Озын юллар көтә безне

Быелгы җәйдә.

Тактага чыкмам. Китабым

Калмас онытылып.

Такташ, Тукайны ятламам

Төннәр утырып.

Сыйныфташлар, укытучым,

Беренче мәхәббәт!

Соңгы кат чыңлый кыңгырау.

Хуш инде, мәктәп…

Көндәлегемне тикшермәс

Әнием башка.

Җыелышларда кызармас

Минем аркада.

Тарайды шул коридорлар,

Без инде зурлар.

Артта калды шаярулар,

Тәртип бозулар.

                Ренат ГАЛИӘСКӘР

                      ***

Шул кыңгырау чыңын ишетсәм…

Мәктәп кыңгыравы чыңлаганда

Уза алмыйм яннан битараф:

Бала чагым шау-гөр килә анда…

Авыл ямен җыйган ул тараф!

Моңсу чыңнар гел уята  минем

Якты балкыш тулы хәтерне;

…Каршыласа тәүге укытучым,

Ни генә соң башлап әйтермен?!

Үзе юк шул инде, ә сурәте

Чор сулышы белән өртелгән;

Күз алдымда рәнҗүле караш,

«Онытасыз безне!» – ди микән?

Җирдә калган иптәшләрен уйлап,

Ут йотадыр сыман ул һаман:

Күңелләрдә ак юл сызучыны

Үгисетә ләсә бу заман.

Хәлдән килсә, шушы бәйрәм көнне

Гамьле истәлекләр яңартып,

«Кадерен белик укытучының», – дип,

Шөлдер кыңгыраулар гынамыни,

Набат сугар идем яңгыратып!

                     Илдус ДИНДАРОВ

                          ***

Рәхмәтлемен, укытучым!

Бүгенгедәй минем хәтеремдә

Иң беренче Белем бәйрәме.

Бер кулымда әни кулы иде,

Ә берсендә – чәчәк бәйләме.

Тәүге кыңгырау чылтырады безгә,

Ачты олы белем юлларын.

«Мәктәп дөньясына рәхим ит», – дип,

Укытучым сузды кулларын.

Тәүге укытучым каршы алды,

Үзе җитди, үзе ягымлы.

Белем дөньясына юллар салды,

Яраттырды туган ягымны.

Укытучым, тәүге укытучым,

Өйрәтте ул тәүге хәрефне.

Һич онытмам, ак дәфтәргә сузып,

«Әни», – диеп язган дәресне.

Хәрефләрдән яңа сүзләр туды,

Ә сүзләрдән – яңа җөмләләр.

Бәлки әле гади бер укучың

Шигъри биеклеккә үрмәләр.

Рәхмәтлемен, тәүге  укытучым,

Үрнәк булдың безгә гомергә.

Биргән белемнәрең, киңәшләрең

Мин саклармын мәңге, гомергә.

                         Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА

                         ***

Укытучым

Укытучым – остаз, өйрәтүче,

Якты юлга әйдәп баручы.

Әнкәйләрдәй, сабый күңелендә

Иң изге җан булып калучы.

Чәчегезгә ак чал сибелсә дә,

Сез һаман да әле сөйкемле.

Бар җиһанга якты нур сирпеп,

Балкып янган кояш шикелле.

Күңелемдә саклыйм мин кадерләп

Иң беренче мәктәп көнемне.

Сез әйттегез: «Онытма син, балам,

Иң газиз тел – ана телеңне!»

Мең, мең рәхмәт сезгә, абый, апа,

Юл ачтыгыз Белем иленә.

Өйрәттегез нык, түзем булырга,

Сыгылмаска язмыш җилендә.

Яңгырый күк көмеш кыңгыраулар,

Ерагайса да безнең арабыз.

Сез мәңге яшь, гүзәл, күркәм булып,

Йөрәкләрдә безнең каласыз,

Укытучы абый, апалар!

                    Гөлчирә ИБӘТУЛЛИНА

                            ***

Җиз кыңгырау моңы

Җиз кыңгырау, син һәрвакыт шулай

Бүгенгедәй моңлы булдыңмы?

Сихри көчләр бармы әллә синдә,

Юкка гына тынып калдыкмы?

Яшьләренә бүген ирек куя

Яныңдагы кызлар-егетләр.

Алар синең белән нәкъ унбер ел

Белем дөньясына үттеләр.

Маяк булсын барыр юлыгызда

Укытучы, туган мәктәбең.

Җиз кыңгырау моңы уңышларга,

Зур үрләргә сезне әйдәсен!

                         Люция ӘБЛИЕВА

                         ***

Сыйныфташлар

Истәлекләр булып сагындыра

Артта калган мәктәп еллары.

Өметләнеп якты киләчәккә

Алып менгән тормыш юллары.

Кичә генә булган кебек

Кыңгырауның соңгы чыңлавы.

Күпме гомер үтеп, артта калган

Балачакның мәктәп еллары.

Мөгаллимнәребезгә рәхмәт,

Безгә ныклы белем биргәннәр.

Юлларыгыз якты булсын

Киләчәктә сезнең, дигәннәр.

                      Роберт САФИН

                          ***

Укытучыма

Ул өйрәтте каләм тотарга һәм

Тәүге сызыкларны сызарга.

Ул өйрәтте хәрефләрне теркәп,

Иҗекләрдән сүзләр язарга.

Күзәтте ул һаман гомерем юлын,

Ялгышларым булса төзәтте.

Хезмәт яратырга, туган җиргә

Тугрылыкка мине өйрәтте.

Кыенлыклар килсә әле дә ул:

«Бирешмә!» – ди гүя, эндәшә.

Күңелемдә шулай гомерем буе

Укытучым килә янәшә.

                        Резеда ВӘЛИЕВА

                    ***

Соңгы кыңгырау

Көмеш чыңлы җиз кыңгырау безне

Олы юлга калды озатып.

Ул әле дә чыңлый колакларда,

Күңелләрне безнең кузгатып.

Җиз кыңгырау чыңнарына күмелеп,

Артта калды мәктәп еллары.

Гомер буе озата барыр инде

Кыңгырауның көмеш чыңнары.

Урамнарда мәктәп юлы белән

Укучылар үтсә тезелеп.

Сабакташлар шунда искә төшә,

Күңелкәйләр кала өзелеп.

Еллар урап, бер кайтырбыз әле,

Тынып калгач язгы ташулар.

Укытучының серле тавышыдай

Җиз кыңгырау моңы каршылар.

                            ***

Мөгаллимә-галимә

Мөгаллимә, Сез – галимә,

Сез – минем укытучым.

Белемле кеше булсын, дип

Кайгырып ут йотучым.

Һәр шәкерт, һәр талибәгә

Мәгърифәт, нур бирүче.

Туган телне өйрәтим, дип

Йөрүче, йөгерүче.

Ут йотучы укытучым –

Мөгалимә-галимә.

Мактау сүзе әйтә алмадым

Моңарчы бер кәлимә.

Сез – иң мәртәбәле кеше,

Сез – иң чын Укытучы.

Шәкертем кеше булсын, дип

Утлы күмер йотучы.

                Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА

                               ***

Хушлашу

Соңгы чыңнар, соңгы моңнар инде

Хәбәр итә еллар агышын.

Акрын-акрын җилләр ерагайта

Кыңгырауның соңгы тавышын.

Соңгы звонок, чакырасың бүген

Һәммәбезне олы юлларга.

Изге йортым белән саубуллашып,

Аңа соңгы сәлам юлларга…

Хуш, балачак, сау бул, укытучым –

Белемемнең якты учагы!

Минем алда – тормыш киңлекләре,

Хыялымда ачам кочагым!

                      Г.ГАРИПОВА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.