Логотип Магариф уку
Цитата:

Сораштыру: Яңа елны нинди табын белән каршылыйсыз?

2021 ел белән саубуллашырга санаулы сәгатьләр калып бара. Күңелле мәшәкатьләр, күтәренке кәефләр белән барыбыз да Яңа елны каршыларга әзерләнәбез. Яңа ел – гаилә, дус-ишләр җыелып үтә торган якты бәйр...

2021 ел белән саубуллашырга санаулы сәгатьләр калып бара. Күңелле мәшәкатьләр, күтәренке кәефләр белән барыбыз да Яңа елны каршыларга әзерләнәбез. Яңа ел – гаилә, дус-ишләр җыелып үтә торган якты бәйрәм. Быел  бәйрәм табынының төп ризыгы нәрсә була икән? Шушы уңайдан «Мәгариф» укучыларыннан бәйрәм өстәленә нинди тәмле ризыклар хәстәрләүләре турында кызыксындык.
Нурзадә (җырчы): «Гадәттә, мин Яңа ел төнен эштә уздырам. Чөнки тамашачыларым, кешеләр янәшәсендә булырга яратам. Ә быел бәйрәмне кайда каршылавым әлегә билгеле түгел.  Шулай булса да мин һәрвакыттагыча алдан ук бөтен ризыкларны әзерлим, салатларымны, манты яки пилмәннәремне ясап куям. Иртәрәк ясалган салатлар тагы да тәмләнеп тора бит ул.  Салатлар яратучы буларак, ким дигәндә 5–6 төрлене ясыйм. Кемнеңдер традицион салаты – «Тун астындагы балык» , «Оливье» булса, миндә инде ул һәр елны ясала торган «Тегермәнче» салаты. Үзем генә булгач, каз-үрдәкләр ясаганым юк».
Рөстәм Сәрвәров (продюсер, «Аксу» студиясенең җитәкчесе): «Миңа дуслар күчтәнәч итеп чөгә (стерлядь) балыгы алып килделәр.Ул балыктан ясалган уха тел йотарлык була, аеруча икенче көнгә тагы да тәмләнә. Мин ашауга алай нәзберек кеше түгел. Сайланып тормыйм, өстәлгә нәрсә куялар, шуны ашыйм. Шулай да балык ризыкларын күбрәк яратам. Икраның  карасы да, кызылы да ярый».(Көлә)
Алинә Мөхәммәтгалиева (Әтнә районы мәгариф идарәсе җитәкчесе): Юлбарыс елында Яңа ел өстәлен узенчәлеклерәк, матуррак итеп ясарга җыенам. Әгәр ел хуҗасының күңелен күрсәң, ел уңышлы килер, диләр бит.
Елдагыча, гаиләбез белән пилмән ясау, безнең матур гадәткә әйләнде. Бәйрәмнең төп ризыгы итеп каз пешерергә җыенабыз. Ит яратучы Юлбарыс та моны яхшы бәяләр, елыбыз муллыкта узар дип ышанабыз. Бәйрәм салаты итеп «Юлбарыс тәпие» дигән катламлы салат әзерләргә уйлыйбыз. Ул бик матур һәм затлы күренә. Салат ингредиентларының бер-берсенә якын килүе дә, күп булмавы да, тәме буенча да һәркемнең күңеленә хуш килер дип өметләнәм».
Дания Газизова (Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе директоры): « Яңа ел бәйрәмен алып баручы буларак, клубка киткәнче табынны алдан ук җиңелчә генә әзерләп калдырам. Бәйрәм тамашасыннан кайткач, ыгы-зыгы тудырмыйча, гаилә бәйрәмен тыныч кына үткәрәбез. Клубка төшкәнче, төп йорт килене буларак, «белорус тәгәрмәче»  кадәр зур табада бәлеш  пешерәм әле.  Бергәләп ашаганнан соң гына,  клубка кузгалабыз (янәшәдә генә ул).  Бәйрәмнән соң инде төрле салатлар, каз, үрдәк  белән дә сыйланабыз. Гаиләдә төп максат – егылганча ашау түгел, туганнар, балалар, оныклар белән аралашу, күңел ачу»
Гөлназ Гайнуллина («ТАТМЕДИА» АҖ филиалы җитәкчесе урынбасары):
«Гаиләмә бәйрәм табынына «Пекин үрдәге» пешерергә вәгъдә иттем. Кагыйдә буларак, оригиналь рецепт буенча үрдәк мичтә пешерелә. Алай тәмлерәк була. Үрдәкне кайнар су белән пешекләгәннән соң, яхшы итеп юам. Соя соусы, тмин, сарымсак, бал, тоз, борыч белән уып ике, өч сәгать тотканнан соң, духовкага тыгам. Үрдәк пекин токымыннан булса тагы да яхшырак. Чөнки аларда  май әзрәк, ә ите күбрәк була».
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ