Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сөйкемле бала»

Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасында «Сөйкемле бала» бәйгесенең финалы булып үтте. Республикабыз күләмендә без оештырган конкурста катнашырга теләк белдергән балалар быел аеруча күп бул...

Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасында «Сөйкемле бала» бәйгесенең финалы булып үтте. Республикабыз күләмендә без оештырган конкурста катнашырга теләк белдергән балалар быел аеруча күп булды: 59 видеоязма кабул иттек. Әлбәттә, пандемия булу сәбәпле, читтән торып уздырырга мәҗбүр булдык. Шулай да жюри әгъзалары, бакчабызга килеп, һәрбер язманы җентекләп тикшерде, бәяләде. Шунысы куанычлы: бәйгебезнең эчтәлеген чагылдырган видеоязмалар елдан-ел күбәя, бу инде гаилә тәрбиясендә туган телебезнең аһәңле яңгырашын ишетеп, матурлыгын тоеп, ана телендә аралашалар дигән сүз. Шуңа да сабыйларыбыз кечкенәдән үк «Мин – татар баласы!» дип, туган телебез белән горурланып үсә, туган телебездә җырлый, аралаша, фикер йөртә, зиһенен чарлый, шул ук вакытта башка телләрне дә өйрәнә. Сүз уңаеннан бәйгебездә башка милләт балалары да бик теләп катнашты. Рәхмәтебез чиксез сәләтле балаларга. Башка еллардан аермалы буларак, быел финалга 20 бала чыкты. (Нигезләмә буенча 10 бала каралган иде.)


 
Жюри әгъзалары, бер фикергә килеп, җиңүчеләрне ачыклады. Иганәчелекне дә үз өсләренә алдылар. Һәм тагын шунысы үзгә: быел өч бала, беренчелекне яулап, «Сөйкемле бала» титулына, түбәтәй һәм калфакка ия булдылар.
«Сөйкемле кыз» титулына: Түбән Камадагы 87 балалар бакчасыннан Стефания Зубова, Кукмарадагы Янил балалар бакчасыннан Гөлия Шакирова,  
«Сөйкемле малай» титулына: Түбән Камадагы 64 нче балалар бакчасыннан Айзат Гыймалетдинов.  
Төрле номинацияләрдә түбәндәге сабыйлар җиңүче дип танылды: 
«Тамашачы мәхәббәте» – Мамадыш районы Түбән Сон балалар бакчасыннан Рәйхан Әхмәтҗанова.
«Милли җанлы» – Түбән Камадагы 27 нче балалар бакчасыннан Рамина Нәгыймова.  
«Иң мөлаем» – Түбән Камадагы 1 нче балалар бакчасыннан Алисә Әхмәтшина.  
«Иң гүзәл» – Түбән Камадагы 83 нче балалар бакчасыннан Айсылу Мәрданшина.
«Иң сәләтле» – Алабугадагы 18 нче «Карлыгач» балалар бакчасыннан Игнатий Капитонов.  
«Иң җитез» – Алабугадагы №17 нче «Ромашка» балалар бакчасыннан Рамил Усманов.  
«Иң назлы» – Түбән Камадагы 92 нче балалар бакчасыннан Ясминә Фазлыева.
«Иң ягымлы» – Түбән Камадагы 99 нчы «Күбәләк» балалар бакчасыннан Илдана Мортазина.  
«Иң уңган» – Алабугадагы 35 нче «Ләйсән» балалар бакчасыннан Таңсылу Хәлимова.     
«Иң  талантлы» – Казандагы 159 нчы балалар бакчасыннан Мәликә Шакирова.  
«Иң тыйнак» – Түбән Камадагы 49 нчы балалар бакчасыннан  Хәят Фәтхуллина.  
«Иң зирәк» – Алабугадагы 30 нчы «Улыбка» балалар бакчасыннан Данияр Әфләтунов.    
«Иң тырыш» – Түбән Кама районы Ташлык авылы балалар бакчасыннан Алисә Җамалетдинова.  
«Иң инсафлы» – Түбән Камадагы 74 нче балалар бакчасыннан Рияз Нуретдинов.  
«Иң шаян» – Алабугадагы  14 нче «Звёздочка» балалар бакчасыннан Айнур Даутов.  
«Иң өлгер» – Тукай районындагы «Ак каен» балалар бакчасыннан Риназ Газыймов.
«Иң иҗади» – Түбән Кама районы Югары Чаллы авылындагы «Алтынчәч» балалар бакчасыннан Сәйдә Гыймадиева.  

Инде сүземне йомгаклап, «Сөйкемле бала»ларга: бүләкләр сезне көтә, килеп алыгыз, нәни дусларым, дип әйтергә генә кала. Һәм бүләкләрне әзерләүдә үзеннән зур өлеш керткән Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы, муниципаль иҗтимагый совет рәисе Хәмзә Азал улы Баһмановка, һәр елны (җиңүгә ирешкән һәрбер гаиләне) «Мунча ташы» китабы белән сөендергән, елмайтырга этәргән «Мунча ташы» юмор-сатира театры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Гамил Габдулла улы Әсхәдуллинга, асыл җепләр белән чигелгән түбәтәй, калфакларны башкалабыз Казаннан ук кайтарткан «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллинага чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Туган телебез сагында зур эш башкаруыгыз киләчәктә дә дәвамлы булсын, тынгысыз йөрәгегез ару-талуны белмәсен, гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле, изге эшләр белән бизәлсен!
Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ