Сугыш хатирәләрен яңартып

27 гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган көн. 1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, шәһәр фашист камавыннан тулысынча азат ителүенә 78 ел уңаеннан Кече Сон мәдәният йорты, китапханә, музей хезмәткәрләре, укучылар белән бергәләп, патриотик чара үткәрдек. Бөек Ватан сугышында каткашкан авылдашларны һәм Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан сугыш ветераны Гыйльметдин абый Низамов истәлекләрен искә төшердек. Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан, мәктәптә очрашу вакытында Гыйльметдин абый белән 2005 елда төшкән фото зур хәтирәләрне яңартты.

– Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 18 яшь тә тулмаган иде әле. Шуңа күрә безгә сугышка киткән өлкәннәрдән калган тракторларны «иярләргә» туры килде. 18 яшь  тулган көнне үк, 1942 елның 10 ынчы маенда мине трактор ремонтлаган җирдән сугышка алып киттеләр. Берсут пристаненнән Ижевскийга җибәрделәр. Шунда бер ай өйрәтү лагерендә булдым.  Лагерьдан турыдан-туры Волхов фронтына алып киттеләр. Төнлә белән Ладога күленә терәп диярлек вагоннардан төшерделәр. Аннан корабльгә утырып Ленинград блокадасына килеп җиттек. Мине разведка частенә алдылар. Билдән саз эчендә, үзәккә үтәрлек җил, салкында оборонада торабыз, разведкага йөрибез, чын мәгънәсендә яшәү куленә әйләнгән Ладога күлен немец самолетлары һөҗүменнән саклыйбыз.  Ашау турында сөйләп тә торасы юк, 1943 елда гына 400 әр грамм ипи ашый башладык. Ә блокадада калган  өлкән кешеләрнең көнлек ризыгы 200г. , төрле катнашмалардан торган, икмәк дип атавы да кыен булган кара ипи иде. Тора-бара ул да җитәрлек булмый башлады…

     Балалар,  блокадада калган ленинградлыларның ачы язмышын үз күзләре белән күрмәгән кешегә сөйләп аңлатырлык кына түгел, билгеле.  Шулай да мин сезгә бер вакыйганы сөйләп китәм: «Әтиләре фронта, әниләр ачлыктан үлгән 6-9 яшьләрдәге ике ятим баланың олырагы, бераз булса да акча юнәтү нияте белән, әтиләреннән калган бушлатны сатып җибәрә. Ләкин көндәлек ипи паегы карточкасы шуның кесәсендә калган була. Ә бу –котылгысыз ач үлем дигән сүз. Бу турыда ул энесенә сиздермәскә тырыша, бәлки төнлә үлгәнне сизми калырбыз әле, ди сабый күңеле. Бушлатны сатып алучы гадел кеше булган, күрәсең, ул артына язылган адрес буенча карточканы балаларга кайтарып бирә». Моннан да аянычрак хәлләр Ленинградта һәр көнне йөзләгән кешеләрнең тормышын өзә иде. Ләкин фашизм горур Ленинградны тез чүктерә алмады.

    1943 елнын 11 гыйнварында һөҗүмгә күчтек. 43000 самолет 7 сәгать бомбага тотканнан соң, җирне күктән аерып алып булмый башлады. Аларга артеллерия, катюшалар кушылды. Җиде  көннән соң  11 км араны өзеп Ленинград белән элемтәгә керү бәхетенә ирештек.

   1944 елның 4 нче апрелендә мине Финляндиягә элемтәче итеп күчерделәр. 10 нчы июнь көнне 1000 самолет бомбага тотканнан соң элемтә өзелде. Чыбыкларны тоташтырганда минометтан аттылар һәм мин шуның кыйпылчыгы эләгеп авыр яраландым, шуннан соң берни дә хәтерләмим. Бер атнадан соң гына, кыйпылчыкларны чупләгәндә, госпитальдә аңыма килдем. Аннан аякларыма 9 кг лы гер асып Ивановага озаттылар, бер аягым гомерлеккә 8 см га кыска калды. 1944 елда инвалид булып авылга әйләнеп кайттым.

Балалар, сезгә, киләчәк буыннарга сугыш афәтләрен күрергә язмасын. Тыныч тормышның кадерен белегез, аны яулап алган каһарманнарның батырлыгын онытмагыз, икмәкне, ризыкны мәсхәрәләмәгез, хезмәт кешесен олыларга өйрәнегез, Ватан алдындагы изге бурычыгызны үтәргә әзер булыгыз.

Бөек Ватан сугышы ветераны Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан авылдашыбыз Низамов Гыйлметдин абый Кече Сон мәктәбендә очрашуда.  Май, 2005 ел.

Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Мамадыш районы Кече Сон төп мәктәбенең тарих укытучысы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.