Табиб: Татарстанда барлык балалар да прививка ясатырга теләк белдергән мәктәпләр бар
Татарстанда барлык үсмер укучылар коронавирустан вакцинация узарга теләк белдергән мәктәпләр бар. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының...
Татарстанда барлык үсмер укучылар коронавирустан вакцинация узарга теләк белдергән мәктәпләр бар. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов әйтте.
Белгеч әлегә прививка ясатырга фаразланган балаларның күпмесенә вакцинациягә ризалык бирелгәне мәгълүм түгеллеген әйтте. «Гражданнардан да, белем бирү оешмаларыннан да барлык укучылары диярлек вакцинация узарга теләве һәм ризалык бирүе турында мөрәҗәгатьләр бар», — дип белдерде.
Татарстан әлегә «ГАМ Ковид ВаК М» яки «Спутник М» вакцинасына 200 мең доза күләмендә заявка биргән, бу вакцинация ясату яшендәге балаларның 80 процентын тәшкил итә. Әлеге прививка 12 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балаларга ясала.

Комментарийлар