Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәрбиячеләр иммерсив театр ярдәмендә татар теленә өйрәтүнең заманча алымнары белән танышты

21  апрель көнне «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә тәрбиячеләр өчен балалар бакчаларында татар телен укытуның заманча методлары турында семинар узды. Анда 500 гә якын педагог катнашты.Чарада Казан Башкарм...

21  апрель көнне «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә тәрбиячеләр өчен балалар бакчаларында татар телен укытуның заманча методлары турында семинар узды. Анда 500 гә якын педагог катнашты.
Чарада Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов чыгыш ясадылар. «Без балаларны татар телендә белем бирүче балалар бакчаларына бирәбез, телне саклап калуда аларны сезгә ышанып тапшырабыз. Әлбәттә, мин әти-әнинең ролен дә кире какмыйм. Гомумән алганда, ата-аналар, массакүләм мәгълүмат чаралары, театр, балалар бакчасы, мәктәп – без барыбыз да кулга-кул тотынышып эшләргә һәм бердәм система булдырырга тиешбез», – дип мөрәҗәгать итте семинарда катнашучыларга Гүзәл Сәгыйтова.

Чарада Казанның алты балалар бакчасы тәрбиячесе, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина татар телен укытуда заманча алымнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Чараны Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры  Булат Гатауллин алып барды.

Зилә Фәйзуллина ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең балаларны, мультимедиа журналларын кулланып, татар теленә ничек өйрәтә алулары турында сөйләде.
Казан шәһәре Совет районының 273 нче номерлы балалар бакчасы укытучы-логопеды Алсу Шәрәпова тыңлаучыларны бәйләнешле сөйләмне үстерергә ярдәм итә торган Пропп карталары, мнемотехника методы һәм интеллектуаль карта белән таныштырды. Шәһәрнең Совет районындагы 261 нче номерлы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Әдилә Шәйдуллина балаларның сөйләмен һәм фикерләвен үстерүгә ярдәм итүче авторлык уеннарын тәкъдим итте. Яңа Савин районының 346 нчы номерлы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Гөлинә Хәсәнова тыңлаучыларга И.Мурашкованың методикасы ярдәмендә рәсем буенча хикәяләр төзергә һәм иҗади күзаллауны киңәйтергә мөмкин булуын аңлатты. «Бала-Сити» балалар бакчасының татар теле укытучылары Алинә Хәлиуллина һәм Ләйсән Вәлиева иммерсив театр ярдәмендә татар телен ничек нәтиҗәле өйрәнергә мөмкин булуын күрсәттеләр.

Бу чара «Балалар бакчаларында татар телен укытуның заманча, нәтиҗәле ысуллары» дигән семинарлар циклының өченчесе һәм соңгысы булды. Беренче семинар Казанда – 21  февральдә, икенчесе 30  мартта узды.

Семинарлар сериясен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Казан мэриясе оештырды. Быелның көзендә «менеджмент» юнәлеше буенча семинарлар уздыру планлаштырыла, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ