ТАССРның 100 еллыгына багышланган сәяхәт

ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышлап оештырылган әлеге дөнья тирәли сәяхәт 2020 елның 15 сентябреннән алып 2021 елның 14 июненә кадәр дәвам итте. 72 яшьлек капитан Алмаз Алеев, 32 яшьлек капитан ярдәмчесе Илфат Миңнебаев һәм 36 яшьлек боцман Вил Сәгыйтовтан торган команда сәфәргә «Милонга» яхтасында чыгып китте.  Хәер, әлеге өчлекнең соңгы вәкиле иптәшләреннән Мальдива утравында «төшеп калган», ә аңа алмашка экипаж Иван Поликасовны алган.

Өч кешенең яхтадагы әлеге искиткеч сәяхәте күпсанлы маҗара  һәм хәвефләрдән башка гына узмаган, билгеле. Бу каһарманнар янә бер   тапкыр үз-үзләренә һәм команданы күзәтеп торучыларга, каршылыкларны җиңми генә яшәсәң, тормышның кызыгы, мәгънәсе калмаячагын исбатладылар.

Бу сәяхәт турында без Алмаз Әсхәт улы Алеев  һәм экспедиция штабының яр буе җитәкчесе Юрий Петрович Бродниковскийдан, алар  «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясенә  килгәч, бик тәфсилләп белештек.

Алмаз Алеев мондый сәяхәт турында күптән хыялланып йөргәнен әйтте. Коллегалары белән бергә бу турыда төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп караган, РФ Спорт министрлыгы белән сөйләшүләр дә алып барган. Әмма кирәкле финанс ярдәме таба алмаган…

Капитан үзе тыйнак кешегә, шуның өстенә бик тәҗрибәле диңгезчегә охшаган. Мөгаен, чын «диңгез бүресе» нәкъ шундый булырга тиештер дә.

–Халыкара сәфәрне  мин тәүге тапкыр 1991 елда кылдым, һәм  дөнья тирәли сәяхәтебез шушы вакыйганың утыз еллыгына туры килде.  Үзебез белән өч әләм – Россиянекен, Татарстанныкын һәм ТАССРның 100 еллыгы әләмен алдык, – дип сөйләде капитан.

Сәяхәтчеләр, эшне планлаштырылган маршрутка берникадәр төзәтмәләр кертеп, аны гадиләштерүдән башлаганнар. Яхтада ике яңа кеше булуын исәпкә алырга да кирәк бит. Шәхси бизнесы булган Илфат Миңнебаев, анда катнашып, экспедиция чыгымнарын үз өстенә алган.

Ә ул, әйтергә кирәк,  саллы килеп чыккан: барлык кирәк-яракларга 12 млн сумга якын акча тотылган. «Милонга»  яхтасы үзе генә дә якынча 100 000 еврога төшкән. Ә ул баштан ук шундый сәяхәтләр, шул исәптән дөнья тирәли  сәяхәт өчен дип   төзелгән булган. Сүз уңаеннан, яхтаны ни сәбәпледер аргентин тангосы хөрмәтенә атаганнар, һәм элеккеге хуҗасы аның исемен үзгәртмәүләрен сораган. Санкт-Петербургта да моңа охшаш сәяхәт оештыру планлаштырылган булганнар. Әмма шәһәр губернаторы алмашу сәбәпле, аны кичектерергә туры килгән. Шунлыктан «Милонга»ны сатуга чыгарганнар. Алеев аның төп үзенчәлеге – диңгездә йөрү сәләтенә игътибар иткән. Яхта суга батмый диярлек. Корпусы корычтан, навигация һәм коткару җиһазлары да яхшы.

Шулай да юлга чыгу өчен судно өстәмә җиһазландыруны таләп иткән. Моның өчен сәяхәтчеләр, тагын якынча 20 000 евро акча сарыф итеп, судан тозны аера торган җайланма, алмаш җилкәннәр комплекты (кайчак алар өзелергә дә мөмкин), җил автопилоты, руль асты җайланмасы алганнар.

Суднога күп су запасы алып булмый. Шуңа да суны төчеләндерүче җайланмасыз берничек тә юлга чыга алмыйсың. Сәяхәткә әзерләнүче яхтадагы мондый төп җайланма сәгатенә 30 литр җитештерүчәнлеккә ия булган. Тик   энергияне кирәксезгә сарыф итмәс өчен, суны саклап кына тотканнар. Экипаж яңгыр суын да җыйган. Моның өчен аларның 250 литр сыйдырышлы махсус савытлары булган. Нәтиҗәдә су запасын ике ысул белән, якынча 50/50 чагыштырмасында тулыландырганнар: су төчеләндергеч җайланма аша һәм яңгыр суы. Капитан тарафыннан алты кеше сыйдырышлы коткаргыч салда тагын бер суны тоздан арындыру җайланмасы һәм, әлбәттә, азык запасы булган.

«Милонга»да, нигездә, сублимацияләнгән продуктлар белән тукланганнар. Алеев аңлатканча, бу – концентратлар, кулланыр алдыннан аларга кайнар су өстәргә генә кирәк икән. Мондый меню шактый экономияле булса да, тәм сыйфаты ягыннан бөтенләй үзгә, шуңа да экипажның кайбер вәкилләре һәрчак нинди дә булса баллы ризык турында хыялланган.

Яхта Санкт-Петербургтан Казанга үз җае белән килгән. Шул рәвешле, төрек ярына да   барып җиткән. Сәяхәт Төркиядә башланган һәм шунда тәмамланган да. Сәяхәтчеләр өч океан һәм берничә диңгез кичкәннәр.

Элек үзе дә яхтсмен булган Юрий Бродниковский һәр көнне иртәнге биштә торып, яхтаның кайда йөзүен, җилнең кай якка исүен һәм тагын бик күп мөһим вак-төякне тикшереп торган. Дөньяда моның өчен берничә махсус мобиль кушымта уйлап табылса да, әйтергә кирәк, кайчагында геолокация буенча мәгълүматлар, соңарып,  актуальлеген югалталар. Шуңа күрә берничә кушымтадан файдаланырга кирәк.

Юрий Петрович, берничә ышанычлы чыганакны анализлаганнан соң, «Милонга» йөзеп барган районның һава торышы картасын формалаштырып, сәяхәтчеләргә юллый торган булган. Аның сүзләренә караганда, ул барлык кыенлыкларга да карамастан, шул вакытларны сагынып искә ала.

Гомумән, сәяхәт вакытында спутник элемтәсе кулланылган. Бу – безнең көндәлек кулланылышта булган мобиль элемтәнең аналогы. Әмма спутник элемтә   ярдан еракта – океанда булганда күпкә кыйммәт.

Стандарт ультракыска дулкын элемтәсе 10 миль ераклыктан тота. Сыеклыклар ташучы танкер һәм йөк кораблары күпләп йөри торган диңгез култыгын яки бугазны узганда, мондый элемтә  куркынычсызлыкны тәэмин итүдә хәлиткеч роль уйнарга мөмкин. Кечкенә яхтаны, гади генә әйткәндә, күрмәскә дә мөмкиннәр бит.

Дөнья тирәли сәяхәтнең икенче мөһим элементы – электр энергиясе. Бетмәс-төкәнмәс энергия запасы булган аккумуляторлар әлегә уйлап табылмаган. Хәер, «Милонга»да  зарядка бирүче төп һәм авария системасы, двигатель өчен запас бензин генераторы булган. Соңгысы двигательне эшләтү өчен файдаланылган. Аны штиль вакытында, портка кергәндә һәм чыкканда кабызганнар. Сәяхәт азагына таба Һинд океанында яхта еш кына штильгә эләккәләгән.

Узган елның төп вакыйгасы – яңа коронавирус барлыкка килүгә бәйле рәвештә яхтада да маҗаралар булмый тормаган, билгеле. Нәкъ менә ковид чикләүләре аркасында Татарстан яхтасын күп кенә портларга кертүдән баш тартканнар. Мисал өчен, ул Самоа һәм Балида туктала алмаган. Аның каравы Вануатуда сәяхәтчеләр ике атна торганнар. Шунысы бар: үз теләкләре белән түгел. Аларны җирле хакимиятләр карантинга япкан. Казан ярында чаң сугып караганнар, Австралиянең консуллык хезмәте дә ярдәмгә килгән. Тик сәяхәтчеләрне барыбер вакытыннан алда җибәрмәгәннәр.

Башта экипаж, Австралиянең үзендә тукталып, җирле татар диаспорасы белән очрашырга планлаштырган булган. Өстәвенә халык дипломатиясе аша кабул итү турында килешүгә дә ирешә алганнар. Миңнебаевның Австралиядә туганы да яши икән. Яхтсменнар җирле татарларга республика әләмен тапшырырга теләгәннәр. Ул яхшылап төрелгән булып, эпидемиологик яктан куркыныч тудырмаса да, Австралия портларына керү әйтеп үтелгән сәбәпләр аркасында чикләнгән.

Аның каравы Австралиянең чик сакчылары бик мәрхәмәтле булып чыккан. Башта алар, ул-бу килеп чыкмасын дип, вертолёттан яхта артыннан күзәткәннәр, соңыннан  сәяхәтчеләрне бушлай ашамлык һәм эчәргә яраклы су запаслары белән тәэмин иткәннәр.

 

Сәяхәтнең иң куркыныч мизгеле Аден култыгындагы Сомалиның атаклы пиратлары белән очрашу булган. Ничек килеп чыккан соң бу? Эңгер-меңгер вакытта сәяхәтчеләребезнең судносына көчле моторлы озын агач көймә йөзеп килгән. Анда утырган криминаль кыяфәтле кешеләр башта тәмәке сораган булганнар, аннан соң бортка менәргә теләүләрен әйткәннәр. Алеев катгый рәвештә аларны кире каккан, араларында тәмәке тартучы юклыгын әйткән. Экипаж үзен тыныч тоткан.

Бәхеткә, барысы да җиңел генә узып киткән. Күрәсең, потенциаль талаучылар, сәяхәтчеләрнең гади өс-киемнәрен күреп, өметле табыш булмавын шәйләгәннәрдер.

Әлбәттә, дөнья тирәли сәяхәт  ул – барыннан да элек, табигатьнең матурлыгы һәм төрлелегеннән   ләззәт алу. Сәяхәтчеләр 100 метр чамасы ераклыкта берничә тапкыр кит, акула,  дельфиннар һ.б.ны күзәткәннәр.

Мондый сәяхәтнең гуманитар ягы да ачыкланган. Дөньяда экология мәсьәләләренең ни дәрәҗәдә мөһим булуына Алеев һәм аның командасы үз тәҗрибәләрендә инанганнар. Экипаж әгъзалары үз күзләре белән төрле чүп-чардан торган утрауларга тап булганнар. Алар, кешенең комсызлыгы һәм ахмаклыгына һәйкәл булып, Һинд океанында әрле-бирле йөзеп йөриләр икән.

Казанда Алеевны түземсезлек белән гаиләсе һәм укучылары көтеп торган. Башта якыннары булачак сәяхәтне бик өнәп бетермәсәләр дә, соңыннан килешкәннәр. Гаилә, аның ярдәме, ярда сине көтеп торуларын тою – дөнья тирәли сәфәр кылырга, теләсә кайсы киртәләрне җиңәргә ярдәм итүче бәһасез хисләр, дип уртаклашалар сәяхәтчеләр.

Яхтинг – техник спорт төре. Ул кешене төрле яктан үстерергә сәләтле. Җилкәнне иярләр өчен, күп нәрсәләрне белергә кирәк. Психологик яктан да бу – кыйммәтле тәҗрибә.

«Экипажны сайлау – мөһим мәсьәләләрнең берсе. Чөнки диңгездә барысына да әзер булырга кирәк. Уйламаган хәл килеп чыга калса, кем һәм ничек үз-үзен тотачагы билгесез. Шуңа күрә мондый маршрутларны психологик яктан нык булган команда гына үтә ала», – ди Бродниковский.

Мондый сәяхәтләрдә чыдамлык, ярдәмчеллек, матурлыкны күрә белү кебек иң яхшы кешелек сыйфатлары да тәрбияләнә икән. Моннан тыш, Алеев фикеренчә, чын яхтсмен өчен иң кирәкле сыйфат – сабырлык. Аннан башка диңгездә сәяхәт итү бик кыен. «Бездә дистанциядән чыга алмыйсың», – дип шаярта ул.

 «Укучыларымның ким дигәндә яртысы шөгыльләнүдән туктап кала. Ләкин  мин шундый хыялы булган һәркемгә җилкән астында йөрергә киңәш итәр идем. Сәяхәт вакытында туган кыенлыклар күпмедер вакыттан соң онытыла. Янә диңгезгә чыгасы килү теләге генә кала», – дип, нәтиҗә ясады «Милонга» капитаны.

Бродниковский Татарстан яхтсменнарының кайбер планнары белән дә уртаклашты. Аларны күптән россиялеләрнең Тын океандагы утраулары җәлеп итә икән. Әйтергә кирәк, бу утрауларны кайчандыр шактый гына танылган ватандашлар күреп кайткан. Ә кайтыр юлда үзенең даими җил-давыллары белән дан тоткан Горн борыны аша узарга мөмкин.

Әлегә бу  хыял гына булуга карамастан, мондый сәяхәт турында Рус география җәмгыяте (РГҖ)  вәкилләре белән һәм РФ Спорт министрлыгында актив фикер алышканнар. Татарстан яхтсменнарының РГҖ белән әйбәт хезмәттәшлек итүләре билгеле булды. Шуңа күрә яңа маҗараларны көтәргә генә кала…

Ә менә фәнни учреждениеләр белән элемтәне җайлау теләге уңышсызлыкка очраган. Россиянең танылган сәяхәтчесе Фёдор Конюхов инде күптән максатсыз гына йөзми, ул Россия галимнәре өчен мәгълүмат туплый, дип билгеләп үттеләр сәяхәтчеләр. Ә менә «Милонга» ярдәмен алар нигәдер кирәксенмәгәннәр. Хәер, Алеев һәм аның компаньоннары фәнгә хезмәт итүгә бөтенләй каршы түгелләр. Мисалга, тикшеренүләр үткәрер өчен, су үрнәкләрен алып кайта алырлар иде. КФУ белән сөйләшүләр оештырырга тырышсалар да, әңгәмәдәшләребез әлегә конкрет килешүләр төзи алмаганнар.

Сәяхәт дәвамында Алмаз Әсхәт улы ике көндәлек алып барган. Гадәти кулъязма көндәлегенә ул файдалы мәгълүматларны теркәгән. Ә аудиокөндәлегенә үзенең   шәхси  фикерләрен һәм хис-тойгыларын яздырган. Хәзер ул мемуарлар язу турында уйлана. Кеше берничә гомергә җитәрлекне күргән бит! Тик моның өчен Алеевка, диңгездәге кебек үк, аның текстын әдәби яктан камилләштерә алырлык ышанычлы кулдаш кирәк.

Дөнья тирәли сәяхәттән диңгезчеләр мондый төп нәтиҗәгә килгәннәр: безнең җиребез бик кечкенә, шуңа күрә аны саклап калу өчен бөтен көчне куярга кирәк!

Дмитрий СМИРНОВ
Диләрә БАТРШИНА тәрҗемәсе
Алмаз АЛИЕВ фотолары

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.