Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар китабы йортында Фәлсәфә көне

Ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесен философия көне буларак искә алалар. ЮНЕСКО оештырган бу истәлек көненең максаты - фәлсәфәнең һәрбер мәдәният һәм кешенең үсешендә чиксез зур кыйммәткә ия булганл...








Ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесен философия көне буларак искә алалар. ЮНЕСКО оештырган бу истәлек көненең максаты - фәлсәфәнең һәрбер мәдәният һәм кешенең үсешендә чиксез зур кыйммәткә ия булганлыгын искәртү. Халыкара философия көнендә лекцияләр, күргәзмәләр, фәлсәфи баттлар һәм башка бик күптөрле чаралар үтә. Татар китабы йорты икенче мәртәбә әлеге хәрәкәткә кушыла, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

 

Бу көнгә берничә чара планлаштырган:

 


  • «ГЫЙЛЕМ» КҮЧТӘНӘЧЛӘРЕ – көн дәвамында музей кунакларына «Гыйлем» берләшмәсе махсус открыткалар бүләк итәчәк. (Көне буена.)

  • КИТАП ТЕЗМӘСЕ – китапханәдә философиягә багышланган татарча, русча, инглизчә һәм алманча китаплар белән таныша алачаксыз. (Көне буена.)

  • ЛЕКТОРИЙ – өр-яңа лекция тәкъдим ителә. Музейның өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Нурия Мифтахетдинова атаклы галим Галимҗан Шәрәф һәм аның татар теле реформасына керткән өлеше турында сөйләячәк.  Сәгать 16.00 дә башлана. Түләүле, теркәлү сылтама буенча: yort.tatar/registration.

  • КИТАП ҖЫЕНЫ –йортта ике атнага бер җыела торган китап укучылар җыенында бу пәнҗешәмбедә Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр»е турында фикер алышачаклар. Камал театрының премьерасын караганнан соң, әсәр турында фикерләр кайсы якка үзгәргән икән? Сәгать 18:30 да башлана. 


Фәния Лотфуллина













 




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ