Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар мәктәбенә ясин чыгарга туры килерме?

Гаяз Исхакый егерменче гасыр башында, ике йөз елдан милләтебезне инкыйраз көтә, дип язган. 31 май көнне Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында уздырылган, «Татар теле – фән телеме?» дигән «түгәрәк ө...

Гаяз Исхакый егерменче гасыр башында, ике йөз елдан милләтебезне инкыйраз көтә, дип язган. 31 май көнне Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында уздырылган, «Татар теле – фән телеме?» дигән «түгәрәк өстәл» утырышында КФУ мөгаллимәсе, филология фәннәре кандидаты, «тынмас вә тындырмас» Миләүшә Хәбетдинова, шушындый темплар белән дәвам итсә, туган телебез, фән теле буларак, алты елдан бетәчәк, дип белдерде. Дөрес, законнарны биш бармагы кебек белүче, милли мәгариф дип җан атып йөрүче икенче бер галимебез, физика-математика фәннәре кандидаты Марат Лотфуллин бу санга бераз төзәтмә кертте. «Инде 10–11 нче сыйныфларда закон нигезендә татарча белем бирелми, татар телендә укытучылар, татар тәрбиячеләре коточкыч аз әзерләнә, әгәр мәгариф турындагы законнар үзгәрмәсә, татар мәктәбе 15 елдан җан тәслим кылачак», – дип фаразлады ул.

 Телебез язмышына, фәнебез торышына багышланган мондый «түгәрәк өстәл»ләрдә беренче генә катнашуым түгел. Гадәттә, мондый утырышларда, тыелып кала алмыйча, үзем дә сүзгә кушылам. Галимнәребез күбесе, татар авылларында туып үссә, татар мәктәбендә белем алса да, чыгышларын русча яза, югары мөнбәрләрдән русча нотык тота. «Туксанынчы елларда, тарих буенча татарча кандидатлык диссертациясе яклау мөмкинлеге булганда да фәнни эшләрен туган телебездә язучылар һәм яклаучылар Нурулла Гариф һәм тагын берничә кешедән артмады. Хәзер инде андый мөмкинлек бөтенләй юк; татар теленең хасиятенә кагылышлы кандидатлык эшләрен дә татар филологлары русча язарга мәҗбүр» – рухындарак чыгыш ясыйм мин. Зыялы халык буларак, алар дәшми генә тыңлый, мыек астыннан көлемсерәп утыра. Аңлыйм инде: чыгышларының фәнни әйләнешкә тизрәк керүенә, Скопус исемлегенә эләккән журналларда (хәзер ВАК исемлегенә кергән журналларда нәшер ителү генә җитми икән) басылуга мохтаҗ галимнәр. Хезмәт хакың, рейтингың язган мәкаләңнең әнә шул журналларда басылуына, башкаларның синең мәкаләне үз гыйльми язмаларында искә алуына бәйле. Шул сәбәпле аларның ике эш эшлиселәре, ягъни башта татарча язып, аннан соң шуны русчага тәрҗемә итеп утырасылары килми.

Дөрес, бу юлы мин Тарих институты һәм Татар энциклопедиясе институты директорларына бүтән яктан «бәйләндем». Миңа калса, институт җитәкчеләре, татар телен фән теле итү максатын алга куеп, җидетомлык татар тарихын, алтытомлык татар энциклопедиясен әүвәл татарча язып бастырырга тиеш иде. Әмма алдан русчалары чыкты, чөнки галимнәребезгә рус телендә язу-бастыру мәртәбәлерәк. Нәтиҗәдә күптомлык татар тарихы кәгазьдә түгел, электрон форматта да татарча күренмәде. Татар энциклопедиясенең татарча варианты русчасыннан шактый соңарып нәшер ителде. Ул гына да түгел: русчасы өчәр мең тираж белән дөнья күрсә, татарчасы биш йөзәр данә генә басылды. Утырышны алып баручы Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов әлеге дәгъваларыма: «Актанышта булган татар төбәкчеләре конференциясендә тарихчыларыбыз, нигездә, туган телебездә сөйләде ич», – дип кенә җавап кайтарды.
Сөйләшү барышында татарча терминнар булдыру мәсьәләсе аеруча зур бәхәс кузгатты. Марат Лотфуллин, терминнарны, бигрәк тә техника өлкәсенә караганнарын уйлап чыгарып булмый, чөнки алар халыкара кабул ителгән; инде шуларны татар теленең табигатенә яраклаштыру проблемасы гына бар, дип мәсьәләне кабыргасы белән куйса, бериш галимнәр, фән өлкәсе техника белән генә чикләнми, әйтик, биология терминнары, аерым алганда, балык, кош атамалары, аерым тикшерелеп, тәртипкә салынды, дип каршы төште. Чынлап та, корбан, җәен, сөләйман балыгы, сиртмәкойрык, песнәк, тургай кебек атамаларны латин, инглиз яки рус теленнән алып булмый инде. Шул ук вакытта М. Лотфуллин әйткәнчә, без – татарларга да «Византия», «Палестина» дип русларга ияреп язмыйча, бөтен дөньяда кабул ителгәнчә «Визан», «Фәләстыйн» дип яза башларга вакыт. Галим хак әйтә: руслар үзләрендә йомшак «Һ» булмаганга Генри Форд дип яза, нигә безгә инглизләрнең үзләре сыман Һенри Форд дип язмаска?!

– Башка телләрдән терминнар алганда, бездә ике изге, тияргә ярамаган нәрсә бар: гарәп һәм рус сүзләрен сингармонизм законнарына буйсындырырга, туган телебезгә яраклаштырырга җөрьәт итмибез. Кытайлар һәм инглизләр генә чит телләрдән сүз алмый, үзләре ясый. Сүз алсаң да, аны татар теленең хасиятенә туры китереп кулланырга кирәк, – ди өлкән мәгърифәтчебез. «Республикабызда терминнар комиссиясе бар барын, тик ул эшләми», – дип тә уфтанды галимнәр. Их, ул комиссия җиң сызганып эшләсә, без – журналистларга да ансатрак булыр иде. Чөнки журналист көн дә сүз белән эш итә, мәкалә, хәбәр яза, теге яки бу сүз-терминны тәрҗемә итә. Сер түгел, хәзер кайбер журналистлар, теннис мәйданчыгы дип иркенләп язмыйча, «корд» дип кенә җибәрә башлады. Автостоянка сүзен ничек кенә тәрҗемә итмиләр?! Машина куйгыч, автоторулык дип тә күчерәләр, парковка дип тә котылалар. Шул ук вакытта машина, автомобиль сүзе көнкүрмешебездә киң таралса да, төрекләргә ияреп, машинаны араба дип йөртергә була, минемчә. Шул ук арба ич инде ул, үзйөрешле арба гына. Төрек аркадашларыбызның «араба парчалары» атама-термины да отышлы, минемчә. Автомобиль запчастьлары була инде ул.
Галимнәрне борчыган тагын бер зур проблема – татарча фәнни журналларга мәкалә язучылар табуы кыен. Әнә КФУда «Татарика» журналын чыгаручы Миләүшә Хәбетдинова да, ТӘҺСИдә нәшер ителүче «Фәнни Татарстан» журналы баш мөхәррире урынбасары Илһам Гомәров та, сүз куешкандай, портфелебез буш, материал таба алмый аптырап бетәбез, дип аһ орды. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты мөгаллиме Рәшит Шакирҗанов исә, университетыбызда 17 ел чыгып килгән, гуманитар һәм техник фәннәрне берләштергән «Фән һәм тел» журналы, материаллар җитмәү һәм татарча укытмый башлавыбыз сәбәпле, яшәүдән туктады, дип авыр сулады (ни кызганыч, вузда татарча укытучы бүлек туган телебездә белем алырга теләүчеләр булмау сәбәпле ябылган, мәктәптә, югары сыйныфларда русча укыткач, вузда татарча укырга кеше җыя алмаулары сәер түгел). Билгеле инде, Скопус исемлегенә эләгү өчен язган мәкаләңнең инглизчә, һич югы русча булуы зарур. Галимнәребез искәрткәнчә, хакимият әһелләребез аерым контрольдә тотмаса, бу мәсьәләне уңай хәл итеп булмаячак. Кыскасы, Татарстан дәүләте ярдәм итеп, татарча язучыларны хуплау ысуллары табылмаса, көймәбез тиздән комга терәләчәк.

Әлеге уңайдан Марат Лотфуллин, ашыгыч рәвештә татарча антиплагиат программасы булдырырга кирәк, шунсыз сафларыбызны чис-
тартып, күчереп алырга яратучыларның юлын ябып булмаячак, дип белдерде. Миләүшә Хәбетдинова исә, киресенчә, мондый адым артык булыр, татарча языйм дип болай да атлыгып тормыйлар, антиплагиат программасы эшләнсә, теләк белдерүчеләр тагын да кимеячәк, дип бу тәкъдимгә каршы төште. Марат Лотфуллин, педагогия фәне үлеп килә, татарча чыгып килә торган «Мәгариф» журналында бер галим дә калмады, анда хәзер бөтенесе – журналистлар, дип безнең бакчага да таш атты. Шуннан соң мин, хөрмәтле галимнәр, безнең «Мәгариф» журналына кайсыгыз эшкә килә, берничә буш штат бар, дип тәкъдим ясадым. Сөйләшүдә катнашучылар бер-берсенә карап елмаешудан ары китмәде. Үзләре дә хәбәрдар ич, газета-журналлар мөрәҗәгать итеп торуга карамастан, вуз галимнәре дә, башка төр институт хезмәткәрләре дә фәнни мәкалә язарга атлыгып тормыйлар. Моны алардан таләп итүче юк. Хәер, бу мәсьәләне ТР Фәннәр академиясе җитәкчеләре алдында да куйганыбыз бар. Һаман буш вәгъдә белән чикләнәләр.

Сөйләшүдә күтәрелгән тагын бер бик мөһим мәсьәлә хакында әйтми китә алмыйм. 20–30 елдан, бәлкем ун-унбиш елдан соң, иншалла, җәмгыятебездә кабат татарча укыту ихтыяҗы туачак. Әгәр хәзер татарча язылган дәреслекләрне китапханәләрдәме, башка җирләрдәме электрон базада саклап калмасак, аларны тора-бара кабат эшләргә туры килмәгәе. Әнә Рәшит Шакирҗанов, егерме ел дәвамында вузыбызда «Корылма механика», Төзү материаллары», «Су белән тәэмин итү һәм тотылган суларны агызу», «Физика» кебек фәннәрне үзебез язган татарча дәреслекләрдән укытып килдек, хәзер болар кемгә кирәк, аларны кем саклар, дип борчыла. Миләүшә Хәбетдинова да бу уңайдан, гамәлдәге дәреслекләрне саклап калу юлларын табарга кирәк; тәгаен алганда, әдәбият галиме, методист Альберт Яхин дәреслекләреннән хәзер укытмый башладылар, югыйсә бик кызыклы, бик үзенчәлекле дәреслек бит, дип чаң сукты. Чынлап та, Татарстанда, татар дөньясында 1–11 нче cыйныф укучылары өчен язылган, унбер сыйныфны да колачлаган, бер генә автор эшләгән бүтән татар әдәбияты дәреслеге юк. Әлеге дәреслекне искә алганда, аның үзенчәлеген күрсәтү өчен, бер генә мисалга тукталам. Гадәттә, әдәбиятчы галимнәребез Галимҗан Ибраһимовның «Көтүчеләр» бәянын укучы балаларга, капиталистик җәмгыятьнең асылын ачып салучы, изүче сыйныфны фаш итүче әсәр, дип аңлата. Альберт ага исә беренче мәртәбә әсәрнең асылын, гомумкешелек кыйммәтен яңача ачып-аңлатып бирде. Язучы «Көтүчеләр» дигән исемгә ике мәгънә салган икән. Көтүченең малае ата ялкау бит. Ул һаман көтә, ашатырлар, авыру әтиемне карарлар, дип көтә. Тормышын үз кулына алу, мөстәкыйль яшәү өчен кыл да кыймылдатмый. Көтү көтүчеләр – әтисе дә, улы да – җәмгыять җилкәсенә салынучылар, авыл кешеләре безне ташламас, гел ярдәм кулы сузып торыр, дип көтүчеләр икән ләбаса. Көтү фәлсәфәсе белән социализм заманында да, капитализм заманында да яшәп булмый, билгеле. Яхшы беләм: галим үзе исән вакытта бу дәреслекне Кама аръягы районнары, бигрәк тә Чаллы укытучылары бик теләп куллана иде. Хәзер инде, кем әйтмешли, үзе юкның күзе юк.
Сөйләшү ахырында галимнәр, «түгәрәк өстәл»дә күтәрелгән проблемаларны тәфсилләп аңлатып, әлеге заруриятне Татарстан Президенты каршында оештырылган Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенә җиткерергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килде.
 Рәшит МИНҺАҖ

Фотолар Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ