Татар журналистикасының йөк аты

Сүзем Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү өлкәсе мактаулы хезмәткәре (күкрәк билгесе белән 2008 елда бүләкләнгән), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (мактаулы исем 2012 елда бирелгән), филология фәннәре докторы, профессор, педагог Васил Заһит улы Гарифуллин хакында.

Васил Гарифуллин 1961 елның 1 октябрендә Татарстанның Саба (хәзерге Теләче) районы Югары Кибәхуҗа авылында игенче гаиләсендә туа. Бабайсы Гарифулла (әтисенең әтисе) 1930 еллар башында “кулак” дип нахакка гаепләнеп, атып үтерелгән. Васил кечкенәдән бик кызыксынучан булып үсә, мәктәптә дә тырышып укый, гармунда да уйнарга өйрәнә. Инде ерак мәктәп елларында ук “Яшь ленинчы” газетасы редакциясенә хат язып салып, туган авылына балалар әдибе Роберт Батуллинны (Рабит Батулланы) кунакка чакыра. “Әкиятче бабай” озак уйлап тормыйча гына, укучы бала очрашуга чакырган дип, Югары Кибәхуҗа мәктәбенә, алдан хәбәр итмичә генә, кайтып төшмәсенме! Тере язучының кайтуы авыл мәктәбе укучылары өчен сөенечле зур вакыйга булган, әлбәттә. Әнә шул чакта ук аның күңеленә кешеләргә карата игелек кылу орлыгы салынган икән, әйләнә-тирәдәгеләрне шатландыру, ихлас ярату хисе тәрбияләнгән.

В.Гарифуллин “Журналистика” белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын 1983 елда тәмамлый. Шул елдан башлап 1986 елга кадәр ТАССР “Гостелерадио” дәүләт комитетының Казан телестудиясендә хәбәрче булып эшли. “Яңалыклар” информацион программасы өчен республика районнарына чыгып оператив хәбәрләр җыя, колхоз-совхозларга барып, иген кырлары, ындыр табаклары һәм фермалардан мөһим репортажлар әзерли.  

Аннары ул 1986-1989 елларны Казан дәүләт университеты аспирантурасында укый, фәнни җитәкчесе – академик Диләрә Гариф кызы Тумашева иде. 1990 елдан татар журналистикасы кафедрасының ассистенты, аннан соң доценты һәм профессоры була.

В.З.Гарифуллин татар журналистикасының тарихын һәм теориясен өйрәнү өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрдән исәпләнә. Профессор җитәкчелегендә “Татар журналистикасы үсешенең актуаль проблемалары” дигән  фәнни тема тикшерелә. 1991 елда ул яшь галимнәр арасында «ХХI гасыр интеллекты” республика бәйгесендә җиңеп чыга, ә 1995 елны “Россия университетлары” программасы буенча грант ота. Галим Татарстанда милли журналистика белеме бирү концепциясен фәнни нигезләү буенча актив эш алып бара. Аның гыйльми эшчәнлегенең тагын бер әһәмиятле юнәлешен чит телле аудиториядә татар теле укыту методикасын барлыкка китерүдә катнашуы тәшкил итә. В.З.Гарифуллин – гомумбелем бирү мәктәпләрендәге 3, 4 һәм 9 нчы сыйныфларның рустелле укучылары өчен чыгарылган “Татар теле” дәреслекләренең авторы. Ул татар һәм урыс телләрен камил дәрәҗәдә белүдән тыш, алман, инглиз, төрек вә гарәп лөгатьләрендә дә аралаша.

В.Гарифуллин 1998-2018 елларда татар журналистикасы кафедрасын җитәкли, ә 2002-2012 елларда КДУның журналистика һәм социология факультеты деканы булып хезмәт куя.

2012-2016 елларда Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәр гаммәви коммуникация институтының гаммәви коммуникация бүлеге мөдире санала. 2018 елда КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире итеп сайлана.

Васил Гарифуллин – КФУ каршындагы ДС10.04, ДС10.10 Диссертация советларының әгъзасы, КФУның гуманитар юнәлеш буенча Аттестация комиссиясе әгъзасы, ТРның Журналистлар берлеге Президиумы әгъзасы һәм рәисе урынбасары, ТРның Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы каршындагы Иҗтимагый палата рәисе урынбасары, шулай ук “Медиакоммуникация” журналының (Кубань дәүләт университеты) редакция советы һәм “Imgelem” фәнни журналының (Төркия) редколлегия әгъзасы.

…1990-1992 елларда без укыган Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә В.Гарифуллин “Каурый каләм” иҗат түгәрәген оештырып, журналист һөнәренә, гомумән, журналистикага беренче тапкыр күңелебездә бик зур кызыксыну уятты. Озакламый ул чәчкән орлыкларның шытымнары шытылып та чыкты.

Чыннан да, классик гимназия саналган әлеге урта уку йорты безгә тирән гуманитар белем бирде. Монда нинди генә түгәрәкләр юк иде: музыка, бию, яшь хәбәрчеләр, шахмат-шашка, татарча көрәш, грек-рим көрәше, японча каратэ, кытайча ушу һ.б.ш. Биредә гарәп, төрек, хәтта кытай телен өйрәндек.

“Каурый каләм” иҗат түгәрәгенең атнага бер була торган утырышларына без, нигездә, өч кеше даими йөрдек: Зөлфия Ваһапова, Ләлә Гыймадиева һәм мин. Казан дәүләт университетында лекция укытып, безнең дәресләр бетү вакытына турылап, чәршәмбе көнне гимназиягә Васил абый килеп җитә. Ул класс кабинетына һәрвакыт елмаеп керә, безне җылы сәламли. Без кушылган “өй эше”н үтәп, инде мәкаләне язып куйган булабыз. Түгәрәк җитәкчесе бәрхет сыман йомшак тавышы белән язмаларыбызны салмак кына укый: хәреф, тыныш билгесе яисә җөмлә төзелеше хатасын тапса, без башка ялгышмасын өчен шунда ук кызыл пасталы ручкасы белән төзәтә; яки мәкаләдә тема ачылмаган булса, ни сәбәпле ача алмавыбызны аңлатып бирә. Шул рәвешле, безгә акрынлап кына “каләм серләре”н чишә. Без исә колакларыбызны торгызып, җитди дикъкать белән аны тыңлыйбыз, аның уйлап әйткән һәр сүзен саф күңелебезгә сеңдереп утырабыз, файдалы киңәшләрен күп мәгълүмат сыйдыра алган яшь хәтеребездә калдырырга тырышабыз. Сөйләшү ахырында Васил абыйның: “Иҗат җимешегезне “Сабантуй” газетасына тәкъдим итәрмен”, – дип әйтүе безне канатландырып җибәрә, иҗат рухы белән ныграк дөрләү өчен илһам өсти. Мәкаләбез басылган газетаны башка көнне алып килеп күрсәткәч, без икеләтә сөенә идек.

Шул чакта ук безне Васил абый холкындагы кайбер матур сыйфатлар гаҗәпләндерде: һичкайчан тавышын күтәрмәс, кычкырмас, тыныч тон белән сөйләр, әңгәмәдәш шәкертен бүлдермичә башта тыңлап бетерер, аннары гына үз фикерен әйтер.  

2002 елның 27 июнендә мин татар әдәбиятыннан кандидатлык диссертациясен (фәнни җитәкчем – академик Т.Н.Галиуллин) уңышлы якладым. Шул ук елдан башлап В.З.Гарифуллин миңа журфакта укыту сәгатьләре бирде, ә 2005 елда эшкә тулысынча күчәргә чакырды һәм ул мине Казан университетына – иге дә, чиге дә күренмәгән фән дөньясына яңадан кайтарды.

КФУда буыннар алмашу кирәклеген һәм фәннең киләчәк үсеше өчен бу процессның котылгысыз булуын, традицияләр дәвамлылыгының табигыйлеген ул тирән аңлый, шуңа күрә яшь галимнәрне ихластан кайгырта. Аларга еш кына төпле киңәш-тәкъдимнәрен ирештерә. Гадәттә, ел саен үзенә аспирантлар ала: Айзат Шәймәрданов, Ленар Закиров, Кадрия Хәсәнова, Рәмзия Закирова, Раил Садриев, Айваз Садыров һ.б. Алар үз чиратында гыйльми җитәкченең ышанычын акларга тырыша – кандидатлык диссертациясе язуны озакка сузмыйча, вакытында яклап баралар, мәсәлән: Әскаров Марсель Әсхат улы, Фәткуллин Камил Рамил улы, Галиева Рәсимә Муллаян кызы, Сафина Альбина Ренатовна, Шәрәфиева Люция Рафаэль кызы, Фатыйхова Мөршидә Хәнәфи кызы, Габдел Вахид Эссам Абдаллаһ Мәхмүд, Отман Абдулрахман Абдулхалик Мөхәммәд, Галәметдинов Адел Илсур улы, Ганиева Фирдәүс Гариф кызы, Нагиятова Ләззәт Бермахан кызы, Мөбарәкҗанова Алия Заһир кызы, Шәйхитдинов Тимур Виталий улы, Гөсейнова Айгөл Агалар кызы. Ул, Фазлутдинов Илдар Камил улына докторлык диссертациясен әзерләгәндә, фәнни консультант була.

В.Гарифуллин инде 35 елдан артык милли журналистикага армый-талмый хезмәт итә. Татарстан матбугатына туган телебезне камил дәрәҗәдә белгән затлар, Идел буе федераль округына кергән республика һәм өлкәләрнең гаммәви мәгълүмат чаралары (алга таба – ГМЧ) өчен заман таләпләренә җавап бирерлек компетентлы, коммуникабельле, мобиль журналистик кадрлар әзерләүдә турыдан-туры актив катнаша.

Васил Гарифуллин – татар журналистикасының ел әйләнәсе буе муеннан камыт салмый торган йөк аты. Профессорны зур арбага җигеп, авыр йөк төясәләр дә, ул шуны тарта һәм алга таба сөйрәп бара.

Хөрмәтле остазым, мөхтәрәм элекке хезмәттәшем В.З.Гарифуллин – менә шундый югары әзерлекле, тәҗрибәле, татар җанлы шәхес ул. Нәкъ менә аның күпкырлы фәнни-теоретик (30дан артык исемдә дәреслекләр, уку ярдәмлекләре, монографияләр, 200ләп мәкалә), практик, журналистлык эшчәнлеге аркасында Гази Кашшаф, Флорид Әгъзамов нигез салган, Мөнҗия Мәрдиева, Розалина Нуруллина, Альберт Гайнетдинов, Тәлгат Миңлебаев, Илдар Низамов ныгыткан милли журналистика рухы Казан университетында бүгенгә кадәр саклана әле.

…Моннан өч ел элек ГМЧда кайбер танылган журналистлар (исемнәрен атап тормыйм) “Татар журналистикасы үлде!” дип язып чыккан иде. Бер яктан, алар шактый хаклы иде, чөнки 1990 елда журфакның беренче деканы доцент Флорид Имамәхмәт улы Әгъзамов тырышлыгы белән ачылган татар журналистикасы кафедрасын урысныкы белән шыпырт кына, артык шауламыйча гына кушып куйдылар. Ни кызганыч, кушу 2018 елның сентябрендә булды. Шундый аяныч ки, Флорид Әгъзамов сигез ел (1990-1998), ә аннары аның шәкерте Васил Гарифуллин егерме ел (1998-2018) мөдирлек иткән – барысы 28 ел буе яхшы гына эшләп, югары фәнни нәтиҗәләр күрсәтеп килгән, күпләр яратып өлгергән кафедрабыз юкка чыкты!

Икенче яктан, бу каләмдәшләребез тулысынча хаклы да түгел иде, чөнки кафедралар кушылса да, төрле курсларда аз санлы, 8-12 кешелек татар төркемнәре ул чакта бар иде әле. Сүз дә юк, 2018-2021 еллардагы чыгарылышлардан соң, аларның саны кискен кимеде. Хәтта былтыр абитуриентлар килү тукталды. Читтән торып уку бүлегенең беренче курсына узган ел хәтта бюджет урыннары булса да, бер татар баласы да килмәде.

Быел көндезге бүлекнең 2 нче курсында татар төркеме юк, чөнки былтыр түләп укырга керүче булмады, университет милли журналистиканың көндезге бүлегенә бюджет урыннарын бирмәде. Читтән торып уку бүлегендә шулай ук икенче курста татарлар юк.

Агымдагы елда “журналистика” юнәлешенә түләп тә, бюджетка да урыслар бик күп керде. Аннары кытайлар гына 30лап бала исәпләнә. 1 нче курста студент саны хәтта егерме бишәрдән артып киткән дүрт төркем ясадылар.

Бу уку елында кергән 9 татар баласы да (7 кеше бюджет, 2 контракт) урыс группасында белем ала. Киләсе елда татар төркемендә татарча укытачакбыз, дип ышандыралар ышандыруын.  

Минем фикеремчә, һичкемгә дә сер түгел, соңгы елларда киң җәмәгатьчелек тарафыннан татар журналистикасы язмышына битарафлык нык сизелә. Шәхсән үзем былтыр аналитик мәкалә язып, вакытлы матбугат аша укытучыларга һәм тәрбиячеләргә, ата-аналарга һәм балаларга, югары уку йортларының педагогларына һәм студентларына мөрәҗәгать итеп тә карадым. КФУда татар журналистикасы юнәлешен саклап калыйк, дип чаң суктым! Моның өчен фидакарь кешегә – Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире профессор В.Гарифуллинга ярдәмегез бик кирәк, дидем. Тагын кабатлап әйтәм: әйдәгез, һәрберебез татар телендә чыга торган газета-журналлар хакында, шөһрәтле баш редакторлар һәм мәшһүр татар журналистлары, радио-телевидениедә озак еллар эшләгән атаклы дикторлар, алып баручылар турында белгәнебезне яшь буынга түкми-чәчми җиткерик, үтемле итеп сөйлик. Балаларыбызга нәкъ менә милли журналистикага укырга керүнең мөһимлеген ассызыкларга кирәк, аның әһәмиятен башларына сеңдерик, журналист һөнәренең асыл мәгънәсен һәм төп принципларын җентекләп аңлатыйк, татар баласына да журналист булып эшләүнең кирәклеген, журналистиканың алдынгы тәҗрибәсен, тиз үсеш перспективасын төшендереп бирик, җәмәгать! Бу очракта журналистикабызның киләчәген кайгыртып эшләү, аны рекламалау, ягъни яшь буын вәкилләрен милли журналистикага таба юнәлтергә кирәк икәнлеген барыбыз да аңласак иде. КФУда бүген татар журналистикасы язмышы кыл өстендә тора бит! Югарыдагы җитәкчеләр дә мәсьәләгә битараф калмасын иде.

Татар журналистикасы бүлегенә туган телдә дөрес итеп сөйләшә торган, татар әдәби телендә яхшы журналистик текст яза белүче студентлар җыю елдан-ел авырлаша бара. Хәзер татар халкында журналист осталыгына өйрәнергә теләүчеләр күп түгел! Һәрхәлдә, укырга килергә атлыгып торучылар бик аз. Моңа укуның, нигездә, түләүле булуы да зур киртә тудыра. Елына йөз меңләгән акча чыгарып салу авыл баласына гаять авырга туры килә.

2018-2019 елларда Казан университетында татар журналистикасы бүлеген бөтенләй ябылудан Татмедиа һәм ТНВ вакытлыча коткарып калды, моның өчен зур рәхмәт аларга, чөнки КФУ милли журналистиканың көндезге бүлегенә бер бюджет урыны да бүлеп бирмәде. 2018 елны Татмедиа ярдәме белән максатчан укытуга җиде студент алынса, “ТНВ” каналы “Әйдә, “ТНВ”га!” бәйгесе уздырып, өч баланы укырга кертте. Инде 2019 елда Татмедиа сигез, ә ТНВ ике студентны түләп укытыр өчен контракт төзеде. Былтыр исә андый мөмкинлек бөтенләй булмады.

Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының быел егерме икенче (!) тапкыр үткәрелгән “Алтын каләм” республика фестивалендә Гран-прины, әрәм итеп, ахыр чиктә татар журналистикасы бүлегенә кермәгән Булат Мөхәммәтҗановка биргәннәр. Бу егет документларын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына күчергән.

Бүген татар журналистикасы өчен милли кадрлар әзерләү мәсьәләсе Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Республикабыз парламентыннан милли журналистиканы үстерү максатында махсус дәүләт программасы кабул итү дә сорала.

Илһам ФӘТТАХОВ,
филология фәннәре кандидаты
«Мәдәни җомга» газетасы, 15 нче октябрь 2021 ел, 11 нче бит
Фото В. Гарифуллинның шәхси архивыннан
 

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.