Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан – игелекле гамәлләр төбәге

Буш сүз генә түгел бу, ә чын дөресе – Россия күләмендә танылу алу билгесе. Һәм бер быел гына түгел, ә соңгы өч ел рәттән.Берәүгә дә сер түгел, Татарстанның күпчелек халкы изге күңелле, ярдәмчел, савап...

Буш сүз генә түгел бу, ә чын дөресе – Россия күләмендә танылу алу билгесе. Һәм бер быел гына түгел, ә соңгы өч ел рәттән.
Берәүгә дә сер түгел, Татарстанның күпчелек халкы изге күңелле, ярдәмчел, саваплы гамәлләр кылырга атлыгып торучан шул.
Мәгълүм булганча, «Изге гамәлләр төбәге» дигән Бөтенроссия конкурсы уздырыла. 2018 һәм 2019 елларда Татарстан бу конкурсның җиңүчеләре арасында иде. Шуның өчен республикабызга 8,372 миллион һәм 6,209 миллион сум күләмендә субсидия бүлеп бирелде. Һәм менә 2021 ел нәтиҗәләре буенча да Татарстан әлеге конкурс җиңүчесе дип табылды. Анда Россиянең 58 төбәге катнашты. Быелгы җиңүе өчен республикабыз 10 миллион 865,5 мең сум күләмендәге субсидиягә ия булды. Республикабыздан анда алты проект катнашты. Казаннан Максим Антоновның  «Чиста уеннар – Татарстан» экологик ярышлары», Түбән Камадан Эльза Бәдгиеваның «Изге гамәлне – үз кулларың белән», Чаллыдан Татьяна Талапинаның «Иреклеләр мәктәбе-2022», Бөгелмәдән «Күңелләре белән гел яшь» проектлары аеруча югары бәя алды.
       Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ