Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан халкы 2023 елда төзекләндереләчәк ишегалды яки паркны сайлый ала

Республикабызда «Безнең ишегалды»  Президент программасын тормышка ашыру юнәлешендә эш дәвам итә. Ул халык арасында сораштырулар үткәрүгә нигезеләнеп тормышка ашырыла. Исемлеккә Татарстандагы 45...

Республикабызда «Безнең ишегалды»  Президент программасын тормышка ашыру юнәлешендә эш дәвам итә. Ул халык арасында сораштырулар үткәрүгә нигезеләнеп тормышка ашырыла. Исемлеккә Татарстандагы 45 районның ремонтлау кирәк булган парклар, ишегаллары территорияләре кертелгән. Шул уңайдан әлеге төбәкләрдә яшәүче  һәр кеше теге яки бу объектка карата үз тавышын  бирүгә хокуклы.
      Сораштыру исемлегенә Татарстандагы 3087 ишегалды, 204 парклар, скверлар,  яр буйлары кертелгән. Аларның «иң начар» дигәннәрен билгеләгәндә, әлеге ишегаллары янындагы күп фатирлы йортларда яшәүче кешеләрнең фикерләренә өстенлек биреләчәк. Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндереләчәк территорияләрне сайлап алуны сораштыру, фикер алышу юлы белән,  гадел итеп оештыру күздә тотыла.
      Узган ел мондый чарада  170 мең кеше, шул исәптән 35 мең казанлы катнашкан иде. Алар 4758 объект арасыннан беренче чиратта ремонт кирәк булганнарына өстенлек бирделәр. Быелгы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2023 елда ремонтлау һәм төзекләндерү исемлегенә керергә тиешле ишегаллары, парклар ачыкланачак. Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итә, анда gorodsreda.tatar.ru сайтына кереп 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше  үз тавышын калдыра ала.
 
     Альберт ЗАҺИРОВ 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ