Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәктәпләре яңарыш кичерә

Химиклар каласы булган Түбән Кама мәктәпләре арасында бик тә үзенчәлекле мәгърифәт учагы барлыгын беләсезме? Бердән, аңарда милли рух, милли мохит хакимлек итә. Икенчедән, каладагы татарның мәшһүр сын...

Химиклар каласы булган Түбән Кама мәктәпләре арасында бик тә үзенчәлекле мәгърифәт учагы барлыгын беләсезме? Бердән, аңарда милли рух, милли мохит хакимлек итә. Икенчедән, каладагы татарның мәшһүр сынчысы Бакый Урманче исемен йөрткән урамда урнашкан белем йорты ул. Әлеге гимназия үзе дә Бакый Урманче исемен йөртә. Моннан өч дистә ел элек – 1992 елда татар гимназиясе буларак ачылган бу уку йортында бу уку елында 1163 бала белем һәм тәрбия ала.
Моннан бер ел элек бу гимназиядә иҗат командировкасы белән булган чагыбызда аның директоры Айгөл Нильсон кызы Гаязова: «Гимназиябезнең утыз еллыгын капиталь ремонт уздырылган бинада каршылыйсы иде», – дигән фикерен җиткергән иде. Юбилей датасы тавыш-тынсыз гына сизелмичә дә үтте, гимназия директорының изге хыялын да кымшандырырга артык ашыкмадылар төсле. Тик директоры артык тынгысыз шул: ни дисәң дә, мишәрләр кавеменнән. Түбән Камадагы 2 нче татар гимназиясе бинасына капиталь ремонт ясау акрынлык белән булса да бара. Төзекләндерү эшләрен башкару өчен 471 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Гимназия коллективы яңа уку елын яңартылган, заманча сулыш өрелгән бинада каршыларбыз дип тора. Бинаның инженерлык, төгәлрәк әйткәндә, электрлаштыру. вентиляция суүткәргеч, канализация системалары тулысынча яңартылачак. Заманча видеокүзәтү, янгын сигнализациясе  системалары да урнаштырылачак. Гимназия территориясе дә бөтенләй яңа төсмер алып, аңарда укучы балаларның ял сәгатьләрен файдалы итеп үткәрердәй уңайлыклар булдырылачак.
Түбән Камадагы гимназиядән тыш, быел башкалабыз Казандагы җиде мәктәпкә капиталь ремонт уздыру күздә тотыла. Болар – Авиатөзелеш районындагы 62 нче һәм 60 нчы мәктәпләр, Яңа Савин районындагы 155 нче гимназия, 170 , 132 . 85 нче һәм 103 нче урта мәктәпләр.
Бу мәктәпләрдә уздырыласы капиталь ремонт өчен 950 миллион сум акча каралган.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ