Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан журналистикасы энциклопедиясе тәкъдим ителде

Бүген Татарстан Җурналистлар берлегендә Татарстан журналистикасы һәм матбугатының ачык онлайн энциклопедиясе тәкъдим ителде. «Татарстан журналистикасы энциклопедиясе бурычы – беркем, бернәрсә онытылма...

Бүген Татарстан Җурналистлар берлегендә Татарстан журналистикасы һәм матбугатының ачык онлайн энциклопедиясе тәкъдим ителде. «Татарстан журналистикасы энциклопедиясе бурычы – беркем, бернәрсә онытылмасын дип, киләчәк буыннарга бай рухи мирасны тапшыру. Журналистиканың тарихы зур, матур, киләчәк буыннарга җиткерергә кирәк. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш та -– журналист. Күп кенә язучылар башта журналист булып, аннары зур язучылар булып киткән», – дип сөйләде ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов.

ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлегенең элекке рәисе Римма Ратникова энциклопедия булдыру идеясе 16–18 еллап элек туганын әйтте. «Мин посттан киткәндә, энциклопедия 90 процентка әзер иде, мөгаен, калган 10 проценты да шул 90 процентка тиң булгандыр», –  дип белдерде.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев энциклопедия белән танышу барышында бөтен искәрмәләр, тәкъдимнәр кабул ителүен әйтте.  «Журналистларны җаваплы булырга өндим, элемтәдә булырга, яңа кешеләр, яңа мәгълүмат, бүләкләүләр турында бөтен мәгълүматны кертергә кирәк. Журналистикага кагылышлы берәр мәгълүмат кызыксындыра икән, шунда онлайн энциклопедиягә кереп табарлык булырга тиеш. Җитешсезлек таба икән, кеше мөрәҗәгать итә ала, мәгълүмат объектив булырга тиеш, шуңа күрә киләчәктә яңартылырга мөмкин», – диде Искәндәр Гыйләҗев.

Энциклопедиядә бүген 386 мәкалә, 355 шәхес турында мәгълүмат кертелгән. Редакцион коллегия булдыру ниятләнә, хезмәткә кертеләчәк мәкаләләрне сайлап алу критерийларын эшләү таләп ителә. Энциклопедиянең басма варианты да дөнья күрүе ихтимал. Илшат Әминов бу әле зур эшнең башы гына булуын билгеләп узды. «Эшнең беренче этабы узган, хәзер тутырырга кирәк, әле тәнкыйть сүзләре дә килергә мөмкинлеген аңлыйбыз. Университеттан, Фәннәр академиясеннән дә белгечләр, Татарстан журналистикасының тарихын белә торган кешеләр күп. Бергә эшләп тутырырга кирәк», – диде ул.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ