Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда бердәнбер

Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат Татарстанда бердәнбер. Биредә төрле төбәкләрдән килгән балалар белем ала. Һәр елны алар укытучылары белән берлектә белем йортының матур сәх...

Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат Татарстанда бердәнбер. Биредә төрле төбәкләрдән килгән балалар белем ала. Һәр елны алар укытучылары белән берлектә белем йортының матур сәхифәләрен язалар. Быел гимназияне тәмамлаган 24 укучының бишесе «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә лаек булды. Мондый уңышлар ел да кабатланып тора. Биредә укучылар өчен остазлары үрнәк. «Ел укытучысы – 2021» Бөтенроссия һөнәри конкурсының республика этабында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясе буенча җиңүче Чулпан Шәрипова, шул ук бәйгенең «рус теле һәм әдәбияты укытучы-дебютант»лары арасында лауреат исеменә ия Изалия Гыйльфанова – әлеге гимназия-интернат педагоглары. Һәм мондый күркәм уңышка ирешүче укытучылар гимназиядә берничә.

Гуманитар гимназия-интернат исеме белән үк үзенә тартып тора. Актанышның Аэропорт урамында, Нөркә урманы һәм «Лачын» боз сарае янәшәсендә җәелеп утырган булуы, биләмәсендә яңа уку корпусы калкып чыгуы кызыксынуны арттыра.
Гимназиядә белем алырга теләүчеләр бик күп, шуңа да һаман киңәябез. Әлегә кадәр монда 171 бала укыды, бер сыйныфта 14 бала. Бинаны яңарткач, бу сан 462 гә җитәргә тиеш. Гыйлем алырга теләүчеләргә бөтен шартлар бар, яңасында тагы да заманчарак булачак. Татар гимназиясе саналсак та, без бер фәннән дә калышмыйбыз, укучыларыбыз рус, инглиз, француз телләрен дә әйбәт үзләштерәләр. Быелдан башлап бабаларыбыз белгән телне – гарәпчәне укытырга исәп, – диде гимназия директоры Венера ханым Хәева-Хәмитҗанова. – Яңа корпуста буяу-агарту, җиһазлау кебек эчке эшләр генә калып бара. Бу бина элек гимназия яшелчә, җиләк-җимеш үстергән бакча урынына салынды. Җиләкле җирдә белем алу да уңышлы булыр дип өметләнәбез.
Бер үк вакытта Венера ханым гимназиянең җимеш бакчасын яңартырга исәп тотулары хакында да искәртеп үтте.
– Балалар, эшкә өйрәнеп үскәндә, ризыкның тәмен белерләр, белем алуның кирәклеген аңларлар, дип әйтәсегез киләме? – дим.
– Дөресе дә шул. Элегрәк без җәй саен мәктәп яны бакчасында эшләдек. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә өйрәндек. Ял да иттек, алган белемнәрне хезмәт белән ныгытып куя идек. Туган җиргә, туган телгә мәхәббәт күңелләребезгә шунда чакта сеңгән. Без Тукайның «И туган тел»ен җырлап, «Эшкә өндәү» шигырен яттан өйрәнеп, «И сабыйлар,
эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә – эш. // Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш» дигән юлларны кат-кат кабатлап үскән буын. Бу юлларның мәгънәсен укытучыларыбыз хасиятләп аңыбызга сеңдергән. Яр Чаллыдагы педагогия институтына укырга кереп, анда татар теле һәм әдәбияты белгечлеге алуымның сәбәбе дә шул. Макса-
тым – башкаларга да Тукай сүзләрен, халкым мирасын җиткерү, яңа буын зыялыларын тәрбияләү. Бүгенге вазгыятьтән чыгып, безнең бурыч – бай тарихыбызны, бабалардан калган мирасны, телебезне саклап, яшь буынга тапшыру.
– Тел белгече булгангамы, образлы, матур итеп сөйлисез. Милләтебезнең киләчәге өчен өзгәләнүегез сизелеп тора.
– Чыгышым буенча Әлки ягыннан мин – Исламия Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина, Әсхәт Хисмәт кебек танылган театр артистлары авылыннан. Яшьтән әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк идем, – ди Венера ханым. – Якташларыма сокланып, алар белән горурланып үстем, аның да йогынтысы булгандыр. Татар мәктәбендә укыганнар, әмма олы сәхнәгә менгәннәр! Бу шәхесләр безгә, яшь буынга үрнәк түгелмени?! Гимназиябездә белем алучы балаларны шундый шәхесләр, милләтпәрвәрләр, мәгърифәтчеләр үрнәгендә тәрбияләргә тырышабыз, аларга фикерләргә һәм уйланырга җирлек бирәбез. Яшь гомерен укучы заяга уздырмасын, фәнни һәм иҗади эш белән шөгыльләнсен, олимпиадаларда, бәйгеләрдә көчен сынап карасын дип бөтен мөмкинлекләр тудырабыз...

Иң элек шуны ассызыклап узасы килә: җыр-моңга гашыйк затлар өчен биредә легендар җырчы – якташлары Әлфия Афзалованың интерактив музеен ачканнар. Балалар аны белсеннәр, һәрвакыт хәтердә тотсыннар, чөнки музей – тарих, аны белми торып, киләчәкне күз алдына китерү мөмкин түгел. Балаларга мәдәни азык чыганагы буларак, музейның бәһасе әйтеп бетергесез. Ул гына да түгел, гимназиядә балалар музыка, хореография, театр, риторика, ораторлык сәнгате, журналистика буенча өстәмә белем алалар. Киностудия, фольклор студиясе эшләп килә. Укучылар үзләре иҗат иткән шигъри тәлгәшләрен, хикәя, язмаларын гимназиядә чыга торган «Ак җилкән» газетасында бастыра ала. Концерт, спектакль-тамашалар куюда катнашып, үз сәләтләрен ачарга да мөмкинлекләр киң...
– Спектакльләр куярга яратучы балалардан: «Ни өчен анда катнашасыз?» – дип сорасагыз, күпләре, һич тә икеләнмичә, Тукайның «Театр – яктылыкка, нурга илтә. // Кире юлга җибәрми, уңга илтә» дигән сүзләрен җиткерер иде, – ди Венера ханым. – Театр ул, чыннан да, тормышыбыз көзгесе. Егет һәм кызларны шушы чараларда катнаштырып, фикерләү сәләтен үстерүгә этәрәбез. Гимназияне тәмамлаганда, алар үзләрен киләчәктә милләтебезнең зыялылары, шәхесләре булырдай кирәкле зат икәнлекләрен аңлап, тормыш дигән «олы сәхнә»гә аяк басарга тиешләр.
– Укытучы һөнәрен сайлап ялгышмаганмын дип әйтә аласызмы?
– Иң мөһиме, күңелдә укучыларыбыз өчен ышаныч, өмет бар. Безнең, ягъни педагогларның хезмәте балаларның тәрбияле булуында, белемендә, төрле дәрәҗәдә узган олимпиада һәм бәйгеләрдә ирешкән уңышларында чагылыш таба. Укучыларыбыз ел да фәнни-гамәли һәм иҗади бәйгеләрдә уңышка ирешеп киләләр. Татар теле, татар әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты буенча укучыларыбызга республикада тиңнәр юк. Бу уку елында гимназия укучылары төрле предметлардан муниципаль этапта – 146, Бөтенроссия фәнни олимпиадасының төбәк дәрәҗәсендә – 15, республика олимпиадаларының йомгаклау этабында 49 призлы урынга ия булдылар.

«Мирасыбыз», «Шәкерт», «Аралаш», «Җайлы тел», «Suzebez» медиачаралары, «Yalgyz» татарча видеоуены, өстәл уены кебек проектлар укучылар һәм укытучыларның уртак иҗат җимеше буларак киң даирәгә билгеле. Сүз дә юк, балаларның остазлары «Атказанган укытучы» исеменә һәм мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек була икән, нәтиҗә бар дигән сүз.
– Педагоглар үзләре дә бик тырыш халык, белем сандыкларын даими баетып торалар, һөнәри бәйгеләрдә актив катнашалар, – дип куәтләп ала сүземне Венера Хәмәтнасыйх кызы. – «Мәгариф» өстенлекле илкүләм проекты бәйгесендә дүрт укытучы җиңү яулады, унбер укытучы Бөтенроссия һөнәри конкурсларның «Ел укытучысы», «Авыл укытучысы» республика бәйгеләрендә җиңүче-призёр һәм лауреат булдылар. Методик эшләр буенча урынбасарым Ландыш Әһлетдинова узган ел татар теле һәм әдәбияты буенча «Ел укытучысы» республика конкурсында икенче урынга чыкты, аннан алдарак «Авыл укытучысы» бәйгесендә җиңү яулаган иде. Быел Чулпан Шәрипова, «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашып, республикабызның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы титулына ия булды. Ул гимназия абруен да, район данын да югары тотучы, талантлы яшь мөгаллимәбез. Фәнни бәйгеләрдә үзе дә актив катнаша, балаларны да җәлеп итә белә. Чулпан –
сыйныф җитәкчесе, Олимпиада хәрәкәтенең гимназиядәге әйдәманы, укучыларның остазы. 2020/2021 уку елында татар теле һәм әдәбияты буенча республика бәйгесендә ул әзерләгән укучыларның унөче бик уңышлы чыгыш ясадылар.

– Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Мәгариф» журналы үткәрә торган «Авыл укытучысы» республика бәйгесендә 2017 елда катнашып, Чулпан ханымның махсус бүләккә лаек булуы хәтердә. Казанда узган «Ел укытучысы» бәйгесенең бүләкләү тантанасында аның җиңү яулавын күреп янә куандык, – дип фикерен җөплим Венера ханымның. – Ә аның уңышка ирешү серләре нәрсәдә икән?
Әлеге сорауны директор бүлмәсенә күбәләктәй очып кергән Чулпан ханымга юлладык.
– Бәйгеләрдә катнашып, мәртәбәле көндәшләр арасында булу үзе зур бәхет. Бәйгенең соңгы баскычына күтәрелгәндә, иң тәҗрибәле һәм тирән белемле катнашучылар кала. Әнә шул чакта үзеңдә көндәшеңне бер адымга артта калдырып, узып китәрлек көч, тырышлык табасың икән – уңышка ирешәсең.
Мондый чакларда остазларым, хезмәттәшләрем һәм якыннарымның теләктәшлеген тою, икенче һөнәрем психолог булу да ярдәм итә, – дип әңгәмәгә кушыла Чулпан ханым. – Һәр бәйге – зур сынау, хисләр ташкыны. Бәйгеләрдә чакта мине беренче Илбашы Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең «Без – булдырабыз» дигән сүзләре канатландыра...
– Балаларны фәнни олимпиада, конференциягә әзерләгәндә, аларның күңелләрендә дә җиңүгә булган өмет чаткыларын шулай кабызып җибәрәсезме?
– Төрле чаклар була, җиңү һәр кешенең үзеннән, аның тырышлыгыннан, күңел халәтеннән дә тора. 2017 елда беренче тапкыр балаларны фәнни олимпиадага әзерләү белән шөгыльләнә башлаганда, укучым бәйгедә уңышсызлыкка дучар булыр да, «башка катнашмыйм» дип әйтер кебек иде. Бәхеткә, беренче талпынуда ук республика бәйгесендә бер укучым призлы урын алуга иреште, – ди ул. – Хәзер исә тырыш, сәләтле баланың уңышка ирешәчәгенә һич шигем юк. Бер-ике укучыны гына төбәк, республика күләмендә уза торган олимпиадага әзерләү берни тормый. Сәләтле балада уңышка омтылыш уятыр өчен, аның тырышлыгын үз вакытында күреп ала белергә, аңарга этәргеч бирергә генә кирәк. Олимпиада хәрәкәтендә төрле яшьләрдәге, төрле сыйныфларда белем алучы балалар катнашканлыктан, бездән зур җаваплылык таләп ителә.
Сәләтлеләр сынатмый: соңгы өч елда татар теле һәм әдәбияты буенча район күләмендә узган фәнни олимпиадаларда гимназия укучылары 49 тапкыр призлы урынга, республика күләмендә 27 призлы урынга лаек булганнар. Болар хакында ишеткәннән соң, сәләтле балалар гимназиясе исеме җисеменә туры килә дип куям.

Белем йорты бинасы белән генә түгел, эчке мохите белән дә үзенә чакырып тора.
– Диварларга Ризаэддин Фәхреддин, Каюм Насыйри, Габдерәхим Утыз Имәни кебек бөек мәгърифәтче шәхесләрнең хикмәтле сүзләрен элмә такталарга язып элдек, дәрес-
кә дә «Тәфтиләү» көе чакырып кертә, – ди Венера ханым әңгәмәбез азагында. – Матур сүзләрне күреп, халкыбызның моңлы көйләрен ишетеп үссеннәр балалар. Әгәр дә бала: тирән белем аласым, ышанычлы киңәшче һәм юлдашчы табасым килә, дип әйтә икән, аның урыны - сәләтле балалар гимназиясендә. 
Шунысы куандыра: сәләтле балаларны үз канатына сыендырган әлеге гимназия кебек заманча гыйлем йортлары, күптелле белем бирү үзәкләре ачыла.
Узган чорга баксаң, бәлки, нинди мәктәптә укуың да мөһим түгелдер... Актанышның уңдырышлы җиреннән чыккан – татар мәктәбендә ана телендә белем алган беренче Илбашы Минтимер Шәймиев, район хакимият башлыгы Энгель Фәттахов, бу төбәккә килеп төпләнгән гимназия җитәкчесе Венера Хәева-Хәмитҗанова һәм аның белән иңгә-иң торып белем бирүче укытучыларның берсе дә югалып калмаганнар; бүген алар үзләре яшь буынга туры юл күрсәтүче, яңа үрләргә рухландыручы милләтпәрвәрләр.
Кайтыр юлда күзем җимеш бакчасына төшеп: «Уңышы мул күренә – Актанышның туфрагы уңдырышлымы, орлыгы яхшы булганмы, әллә бакчачы бик тә уңганмы?» – дип уйлап куйдым. Ә күңелем белән һаман да Венера Хәмәтнасыйх кызы җитәкләгән сәләтле балалар гимназиясендә идем...     
 
Альберт САБИНСКИЙ

Фотолар мәктәп архивыннан

 

 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ