Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадалары җиңүчеләренә түләү суммасы арттырылды

Татарстанда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләренә һәм призерларына түләү суммасын арттырдылар. Хәзер гомуми сумма 30 млн. сум тирәсе тәшкил итәчәк. Үзгәрешләр Татарс...

Татарстанда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләренә һәм призерларына түләү суммасын арттырдылар. Хәзер гомуми сумма 30 млн. сум тирәсе тәшкил итәчәк. Үзгәрешләр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«2022-2023 уку елында җиңүчеләр — 200 мең сум, ә призерлар-100 мең сум алачак. Татарстан бюджеты һәм Республика олимпиада үзәгенең бюджеттан тыш счетына кергән хәйрия акчалары хисабына түләүләрнең гомуми суммасы 29,3 млн сум тәшкил итәчәк», — дип сөйләделәр министрлыкта.
Шулай ук республика олимпиадаларының йомгаклау этабында 313 җиңүче һәм аларны әзерләгән укытучылар төбәк бюджетыннан 10 мең сум акча алачак. Түләүләрнең гомуми суммасы 3 млн 313 мең сум тәшкил итәчәк.
2021-2022 уку елында 144 укытучы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән. Республика гранты нәтиҗәләре буенча алар 24 млн. сумнан артык акча алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ