Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда картадан акча урлаулар арткан

Элегрәк кесә каракларыннан шүрли, алардан ничек тә сакланырга тырыша идек. Хәзер караклары да заманчалашты: акчаны кеше кесәсенә кереп түгел, ә бәлки гражданнарның банк исәп-хисап карталарыннан төрлеч...

Элегрәк кесә каракларыннан шүрли, алардан ничек тә сакланырга тырыша идек. Хәзер караклары да заманчалашты: акчаны кеше кесәсенә кереп түгел, ә бәлки гражданнарның банк исәп-хисап карталарыннан төрлечә алдап-йолдап, тәмле телләнеп, акчаларын чәлдерепме-чәлдерәләр. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре кырыгалдарларның телефоннан шалтыратып, тау кадәр ялган вәгъдәләренә алданып, үз акчаңнан коры калырга мөмкин икәнлегеңне искәртеп,  массакүләм мәгълүмат чаралары аша  кат-кат кисәтеп торалар үзе. Тик халык нигәдер гел-гел алдана, чөнки әлеге акча караклары чын психологларча эш итү юлларын биш бармакларыдай белә шул. Шулай булмаса, бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә спикер буларак катнашкан  Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча дәүләт-тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Марина Александровна Шнитенкова әйтүенчә, акча караклары Татарстанны аеруча үз итә икән.
Ни кызганыч, мондый төр җинаятьләр саны, оператив чаралар күрелүгә дә карамастан, елдан-ел артуга бара. Әйтик, 2019 елда Татарстанда кылынган барлык җинаятьләрнең 16,1 проценты әнә шушындый дистанцион акча урлаулар өлешенә туры килгән булса, быелның җиде аенда инде бу күрсәткеч 25,3 процентка җиткән. Мондый җинаятьләрнең күплеге ягыннан Татарстан Мәскәүдән, Санкт-Петербург белән Ленинград өлкәсеннән, Краснодар краеннан гына калыша. Банк карталарыннан алдап акча чәлдерүчеләр саны буенча безнең республика Россия төбәкләре арасында, ни кызганыч, өченче урында. Мондый кырыгалдарларның «койрыгына басу» буенча тикшерү органнары тарафыннан эшләнми түгел – эшләнә. Әйтик, Татарстан быелның җиде аенда дистанцион төстә урлау һәм алдау очракларын судка тапшыру саны буенча Идел буе федераль округында – беренче, ә Россия буенча җиденче урында. Тик алдау-йолдаучылар тозагына эләкмәү һәркайсыбызның үзеннән тора. Телефоннан төрлечә алдап-йолдап шалтыратулардан, алтын таудай вәгъдәләр бирүләренә  алданып өркеп, гомер буе җыйган акчагыздан колак какмасагыз иде. Аеруча сак, игътибарлы булу таләп ителә, банк карточкалары реквизитларына бәйле мәгълүматларыгызны Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкияте персона;ыдай теләсә-кемгә чәчеп йөрмәвегез хәерле.
 Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ