Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда ничә студент бар?

Татарстан – студентлар мәмләкәте. Шулай дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Чөнки Татарстан хәзер студентлар саны буенча Идел буе федераль округында – беренче, ә Россиянең 85 төбәге арасында – 7 нче урында!...

Татарстан – студентлар мәмләкәте. Шулай дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Чөнки Татарстан хәзер студентлар саны буенча Идел буе федераль округында – беренче, ә Россиянең 85 төбәге арасында – 7 нче урында!
Татарстанда хәзер барысы 46 югары һәм 91 урта һөнәри белем бирү учреждениесе теркәлгән. 2018/2019 уку елында республикабыз вузларына 41691 кеше укырга кергән. Бүген барысы 146823 студент исәпләнә. Бу – республикабыздагы һәр 26 нчы кеше студент дигән сүз.
Татарстандагы студентларның 86,2 проценты – дәүләт вузларында, ә калганы дәүләтнеке булмаганында белем ала. Аларның 58,1 проценты – көндезге,  39,5 проценты – читтән торып, калганнары кичке бүлекләрдә укый.
Татарстан вузлары чит ил яшьләрен дә җәлеп итә. Республикабызның югары уку йортларында дөньяның 113 иленнән 10 меңгә якын кеше белем ала. Соңгы елларда аларның саны 33 процентка арткан. Узган ел гына да 6 меңнән артык чит ил студенты Татарстан вузларын сайлаган. Безгә иң күп студент (2545) Үзбәкстаннан килгән. Икенче урында – Төрекмәнстан, өченчедә – Казахстан, аннан Таҗикстан, Һиндстан, Кытай, Иран һәм Гыйрак илләре.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ