Татарстанда Сабан туе көннәре билгеле булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада Сабан туе көннәре турында карарны имзалады.

«Җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, «Сабантуй» татар милли бәйрәмен түбәндәге көннәрдә уздырырга», диелә документта.

Шулай итеп Сабан туе көннәре түбәндәгечә була:

  • Татарстан авылларында, район үзәкләрендә 10-11 июньдә;
  • Чаллыда 17 июньдә;
  • Казанда 24 июньдә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Министрлар Кабинетына җирле идарә органнары белән бергә бәйрәм чараларын уздыруны оештыруны йөкли, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Фәния Лотфуллина

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.