Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен туган телне сайлаучылар ике тапкыр арткан

Татарстанда Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшыру өчен туган телне сайлаган укучылар саны ике тапкырга диярлек арткан.«Әгәр узган елда 1371 укучы туган телен сайлаган булса, 2023 елда - 2501 тугызынчы сы...

Татарстанда Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшыру өчен туган телне сайлаган укучылар саны ике тапкырга диярлек арткан.
«Әгәр узган елда 1371 укучы туган телен сайлаган булса, 2023 елда - 2501 тугызынчы сыйныф укучысы. ОГЭда катнашу өчен тугызынчы сыйныфның 40090 укучысы теркәлде. Узган ел белән чагыштырганда, тугызынчы сыйныф укучыларының саны 3796 кешегә арткан. Сайлап алу фәннәренә килгәндә, чыгарылыш сыйныф укучылары, алдагы еллардагы кебек үк, информатика (59,5 процент), география (45,9 процент) һәм җәмгыять белеменә (40,4 процент) өстенлек биргән», - дип сөйләде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта .
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, информатиканы сайлаган кешеләр саны 2022 ел белән чагыштырганда 3452 кешегә арткан, географияне сайлаучылар 2726 укучыга, җәмгыять белемен бирергә теләүче 605 укучыга күбрәк теркәлгән.
«Тугызынчы сыйныф укучылары санының гомуми артуына карамастан, узган ел белән чагыштырганда, биология, физика, тарих, әдәбият, чит телләр буенча ОГЭда катнашучылар саны кими», - диде министр.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ