Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда яшьләр өчен грант конкурсына гаризалар кабул итү башланды

 Татарстанда яшьләр өчен грант конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Катнашучылар социаль проектны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча ала алачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы...

 Татарстанда яшьләр өчен грант конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Катнашучылар социаль проектны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча ала алачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгының матбугат үзәге.
Гаризалар 14 номинация буенча кабул ителә, шул исәптән «Яшьләр медиасы», «Социаль эшмәкәрлек», «Фәнни инициативалар», «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту», «Карьера һәм профессиональ үзләштерү» һәм башкалар. 
Конкурста Татарстанда яшәүче 18–35 яшьтәге яшьләр катнаша ала. Проектлар «Минем субсидияләр» платформасында 2 мартка кадәр кабул ителә. Бер ай дәвамында экспертлар инициативаларны караячак, шуннан соң җиңүчеләрне игълан итәчәкләр. Конкурсның гомуми приз фонды 7 млн сум тәшкил итә.
Өстәмә мәгълүмат министрлык сайтында урнаштырылган.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ