Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанлыларның апрель һәм июнь айларында өстәмә ял көннәре булачак

Апрельдә һәм июньдә татарстанлылар бер көнгә артыграк ял итәчәк. Республика күләмендә билгеләп үтелә торган Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре эшләми торган ял көннәре санала, быел алар 21 апрельгә һәм 28 ию...

Апрельдә һәм июньдә татарстанлылар бер көнгә артыграк ял итәчәк. Республика күләмендә билгеләп үтелә торган Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре эшләми торган ял көннәре санала, быел алар 21 апрельгә һәм 28 июньгә туры килә.
Узган атнада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре көннәрен билгеләде. Даталар «Ай календаре һәм элек-электән килгән традицияләр нигезендә» билгеләнде.
Искәртеп узабыз, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы узган елның октябрендә 2023 елга производство календарен бастырып чыгарды. Биш көнлек эш атнасында һәм ике көн ял иткәндә эш көннәре саны 244 көн тәшкил итәчәк, аларның алтысы бер сәгатькә кыскарак булачак. Ял көннәре – 121, шуларның 17се – эшләми торган бәйрәм көннәре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ