Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татарстанның ел студенты – 2021» бәйгесенә гаризалар кабул ителә

«Татарстан Республикасының ел студенты – 2021» бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. Ул 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәтеннән.«Ел сту...

«Татарстан Республикасының ел студенты – 2021» бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. Ул 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
«Ел студенты» премиясе 2005 елдан бирле үткәрелә, ул фән, спорт, медиа һ.б. өлкәләрдә зур казанышларга ирешкән талантлы яшьләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Анда 35 яшькә кадәрге егетләр-кызлар, шулай ук коллективлар, берләшмәләр һәм оешмалар катнаша ала. Алар югары белем бирү программалары буенча Татарстанның мәгариф учреждениеләрендә көндезге бүлектә укырга тиеш.
Премия дүрт этапта уздырыла. Лауреатлар һәм җиңүчеләрнең исемнәре Студентлар көнендә – 2022 елның 25 гыйнварында билгеле булачак. 
Чыганак: «Татар-информ»

Фото ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ