Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның киләчәге – 100 лидер кулында

“Татарстанның сәүдә-сәнәгать  палатасы” яшьләр өчен инде  өченче сезон  рәттән “Киләчәк Татарстаны” дигән бушлай проектка старт биргән иде. Аның беренчесе 2020 елның 4 февралендә старт...

“Татарстанның сәүдә-сәнәгать  палатасы” яшьләр өчен инде  өченче сезон  рәттән “Киләчәк Татарстаны” дигән бушлай проектка старт биргән иде. Аның беренчесе 2020 елның 4 февралендә старт алды. Барлыгы 19 команда, төрле өлкәләргә – IT, авыл хуҗалыгы, мәгариф,  спорт, сәнәгать өлкәләренә  караган 19 проект катнашты. Барлыгы 7 команда җиңеп чыкты. Приз фонды 700 мең сум тәшкил итте.
Икенче проектка  2021 елның  25 февралендә старт бирелде. 400 гариза бирүчедән  100 кеше сайлап алынды.  Проектлар 10 июньдә якланды. Приз фонды 500 мең сумнан гыйбарәт иде. Быелгы “Киләчәк Татарстаны” проектның  тематикасы “Цифрлаштыру. Тотрыклы үсеш” дип атала. Проектка 2 апрельдә старт биреләчәк.  Приз фонды 500 000 сум тора. Географиясе (теркәлү вакытында) : Казан, Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй,  Яшел Үзән, Чаллы,   Кукмара,  Лениногорск,  Түбән Кама,  иске Чүпрәле, Подпорожье (Ленинград өлкәсе).
Проектның җитәкчесе ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесенең стратегик үсеш буенча   урынбасары  Елена  Фәйзрахманова.
Катнашалар: студентлар, эшкуарлар, белгечләр.
Цифрлаштырылган  дөньяда  алдынгы технологияләр һәм тотрыклы үсеш беренче планга чыга.  Шул ук вакытта байлык турында да онытырга ярамый. Проект киләчәк, яшел планета һәм әхлакый сайлау  турында. Ул - үсешне сайлау,  гореф-гадәтләрне,  табигатьне саклау һәм байлыкны саклау.  Проект яшьләрнең финанс белемен күтәрә, бизнес белән идарә итәргә өйрәтә
аларны республиканың социаль-әһәмиятле  проектларына  җәлеп иттерә. Проектның этаплары:  теркәү, әңгәмә кору,  катнашучыларны ачыклау,  проектны эшләтеп җибәрү,  бизнес-интенсив, проект өстендә эшләү,  яклау алды, яклау, җиңүчеләрне ачыклау. Катнашучылар өчен бизнес-интенсив 2 апрельдән 10 июньгә  кадәр. Проект дисциплинасы: команда туплау,  стратегик менеджмент, идарә итү  стратегиясе, сәүдә, эшлекле мөнәсәбәтләр  үзенчәлекләре, инвестицияләр  җәлеп итү, психология һ.б.
Әйдәп баручы бизнес-тренер – ТР Президенты каршындагы  кадрлар сәясәте буенча Совет әгъзасы, “GMC Consulting” компаниясе генераль директоры, бизнес-тренер Галина Маштакова. Проектны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплый.
                                                                   Ирек НИГЪМӘТИ

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ