«Татмедиа» галереясында Марсель Галиевнең Алтай сәяхәтләреннән фотокүргәзмә ачылды

«Татмедиа» галереясында халык язучысы Марсель Галиевнең «Алтай сулышы» фотокүргәзмәсе ачылды. 

«Соңгы өч елда дүрт мәртәбә Алтайда булырга туры килде. Барган саен ул минем өчен күбрәк ачыла», — дип сөйләде язучы.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Марсель Галиевнең республиканың Фотографлар берлегенә дә керүен дә хәбәр итте .

Фотокүргәзмә ачылу тантанасында Татарстанның халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Равил Фәйзуллин, халык язучысы Рабит Батулла, Татарстанның халык артисткасы Гөлзадә Сафиуллина һәм башкалар чыгышлар ясады.

Фәния Лотфуллина

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.