Безнең йолдыз

Рәисә Кәлимулла кызы Рәфыйкова,

Кама Тамагы урта мәктәбенең югары квалификация категорияле  математика һәм физика  укытучысы

Педагог буларак эш стажы   – 36 ел

 

Барысы да мәктәптән башлана

Академик Роальд Сәгъдиев

  Чал  Иделнең бөек  Кама елгасы белән кушылган урынында, искиткеч  матур табигатьле Олы Карамалы авылы бар. Язларын ул ак чәчәккә төренә, көзләрен исә, тирә-якка  башны әйләндерерлек алма исе тарала. Бала-чага тау башына урнашкан ком күлендә су коена, рәхәтләнеп җиләк белән сыйлана, төннәрен, атлар саклаганда, күктәге йолдызларга карап хыяллана. Алар арасында, әтисенә ияреп, кунакка кайткан Роальд та бар…

    Математиклар гаиләсендә туган Роальд  серле күк йөзенә «беренче адымнарын шулай ясый» . Әтисе Зиннур абый үзенең өлкән улына исемне дә бөек сәяхәтче, Көньяк полюска беренче барып җиткән, Төньяк Американы диңгез юлыннан әйләнеп узган, Амундсен хөрмәтенә кушкан.

   Олы Карамалы урта мәктәбе илгә зур язучылар, галимнәр биргән. Зиннур абый да, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәскәү шәһәрендә белем алуын дәвам итә. 1932 елда Роальд дөньяга килә. Аңа дүрт яшь тулгач, гаилә Казанга әйләнеп кайта. Галимнең бала чагы һәм яшүсмер чоры шунда үтә. Казанда ул мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый. Шул ук вакытта виолончельдә уйнарга өйрәнә, футбол һәм шахмат белән шөгыльләнә. Яшүсмерләр арасында шахмат буенча Казан шәһәре чемпионы булып кала. Рәсем ясарга ярата.

     Күпкырлы талантка ия булган Роальд Мәскәү дәүләт университетының физика факультетына укырга керә. Бөек Ландауның дәресләрендә булу аның фән юлына кереп китүенә зур этәргеч ясый. Тырыш студентка галим дә игътибар итә. Нәтиҗәдә университетны кызыл дипломга тәмамлаган Роальд  Курчатов исемендәге Мәскәү атом энергетикасы институтында эшкә калдырыла. Ул «Идарә ителешле термотөш синтезы» һәм «Югары температурадагы плазма» темаларына фәнни эш яза. 35 яшендә академик дәрәҗәсенә ирешә. Советлар Союзында иң яшь академик була ул, ә татарлар арасында иң беренчесе.

       1973 елда Роальд Сәгъдиев Мәскәүдәге Космик тикшеренү институтына ректор итеп билгеләнә. Ул биредә унбиш ел гомерен космосны өйрәнүгә багышлый. Аның җитәкчелегендә «Космос», «Прогноз», «Интеркосмос», «Метеор», «Астрон», «Марс», «Венера» космик аппаратлары, «Союз» һәм «Салют» орбиталь  комплекслары ярдәмендә фәнни тикшеренүләр уздырыла.

Иксез-чиксез Галәмнең серләрен ачу хыялы шулай тормышка ашырыла. Академик Сәгъдиев җитәкчелегендәге «ВЕГА – 1» һәм «ВЕГА – 2» халыкара космик проектлар галимнең фәнни эшләре арасында аерым урын алып тора.

«ВЕГА» – Венера планетасы белән  Галлей кометасын өйрәнү өчен уйлап табылган проект. Венера планетасының атмосферасын һәм бер үк вакытта җиргә якынлашучы Галлей кометасын якыннанрак тикшерү өчен зондларны бер ракета ярдәмендә җибәрү экономик яктан да отышлы була. Биредә дөньяда булган иң яхшы техник җайланмаларны куллануга ирешәләр. Космосны тикшерүдә төрле ил галимнәре бергәләп эшләгәндә зуррак уңышларга ирешеп булганлыгы исбат ителә. Галимнәр алдына куелган бурычлар тулысынча үтәлә.

Роальд Сәгъдиев – яхшы дипломат та. Ил өчен әһәмияте булган күп кенә проблемаларны демократик юл белән чишүгә депутат буларак та үзеннән зур өлеш кертә. Зур авторитетка ия булган галимгә ил җитәкчеләре белән чит илләрдә дә еш булырга туры килә. АКШта ул үзенең тормыш иптәше Сьюзен Эйзенхауэр белән таныша.

   1990 елдан академик Сәгъдиев Мерилендск университетында профессор вазифаларын башкара. Фәнни эшләрен дәвам итә. Халыкара симпозиумнарда, конференцияләрдә катнаша. Физика-математика фәннәре докторы Роальд Зиннурович күп кенә фәнни оешмаларның әгъзасы булып тора. Франция, Венгрия, Австрия галимнәре өчен дә ул – көтелгән кунак, киңәшче.

      Сәгъдиев – кешелеккә тиңе булмаган фәнни ачышлар бүләк итүче, киләчәккә юл күрсәтүче галим. Чиксез талантлы, тирән белемле, тырыш, уңган булуы аңа  чиксез дан алып килә. Ул бик күп бүләкләргә ия. Ленин премиясе лауреаты, 2 тапкыр Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары ковалеры …

   Галимгә мәктәптә дә, университетта  да чит тел буларак немец телен өйрәнергә туры килә. Инглиз телен үзлегеннән өйрәнгән Роальд Зиннурович инглизчә фәнни эшләр яза, студентлар алдында лекцияләр укый. Аның тырышлыгына сокланмыйча мөмкин түгел.

   Бүгенге көндә Америкада яшәүче якташыбызны туганнары, дуслары, танышлары олы йөрәкле, гади, ярдәмчел кеше буларак искә алалар. Әтисенең туган авылы Олы Карамалыны үсеп җитеп галим булгач та онытып бетерми ул. Кайчандыр әнисе математика укытучысы булып эшләгән урта мәктәп музеенда ул калдырган язма бар: «Барысы да мәктәптән башлана».

Татарча, матур итеп, бер җөмлә белән аңлатып биргән. Укытучы өчен дә, укучыларга да яхшы, тирән мәгънәгә ия киңәш. Ниндидер олы максатка ирешим дисәң тырышып укы һәм укыт. Йолдызларга юл мәктәп партасыннан башлана.

  

  

                                            

                                             

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.