Татарлар   галәмне   өйрәнә  

Вәфия Сәхип кызы Кәримуллина, 

Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең

 математика  укытучысы

Педагог буларак эш стажы – 41 ел

 

Күктә ни булмас дисең,

очсыз-кырыйсыз,

күк бит ул.

                                                 Габдулла Тукай

       Үз милләтеңне ныграк яратыйм, танытыйм дисәң, аның югары дәрәҗәләргә ирешкән улларын һәм кызларын да белү комачауламас. Татар фамилиясен йөрткән дөнья күләм билгеле милләттәшләрең турында белгәч, үзеңнең татар булуың белән горурлану хисе тагын да арта, алар турында башкаларга да сөйлисе килә башлый.

     Борынгы  заманнардан  ук кешеләр, күктәге йолдызларны күзәтеп, аларга исемнәр биреп, аларны төрле фигураларга охшатып, легендалар чыгарганнар.

       XX гасырның урталары космонавтика белән бәйле зур хыяллар чоры була. Татарларга  һәрвакытта  үз-үзләрен танып белүгә  омтылыш хас булган,  бу – үсеш юлларының  бер ысулы.  Галәмне яуларга хыялланучылар арасында татар кешеләре дә бар.  Алар арасында галимнәр, инженерлар, хәрби очучылар бар. Кызганычка каршы, берсе дә галәмгә оча алмаган. Алар турында бик аз сөйләнелә.    Мин космонавтика үсешенә өлеш керткән кайбер татар шәхесләре   белән таныштырырга булдым.    

      Сәгыйть (Сәет) Галим улы Сәлах (1932) – төш энергиясен куллану буенча белгеч,  фәлсәфә докторы (PhD), астронавтлыкка кандидат;  Зыятдин Каюм улы Әбүзәров (1934) – океанограф, география фәннәре кандидаты, РФ Милли океанография комитеты әгъзасы, космонавтлыкка дәгъва кылучы; Рафаэль Абдулла улы Закиров (1937) – хәрби  инженер, полковник, техника фәннәре кандидаты. Марс Нургали улы Фәтхуллин (19392003) физика-математика фәннәре докторы, профессор, өлкән лейтенант, космонавтлыкка кандидат. Әнсар Илһам улы Шәрәфетдинов (1939) – хәрби очучы, подполковник, космонавт-тыңлаучы; Урал Нәҗип улы Солтанов (1948) – хәрби очучы, майор, Россиянең атказанган очучы-сынаучысы, космонавт-сынаучы. 1978–1980 елларда беренче күп кулланылышлы «Буран» корабын җиргә утырту  технологияләрен булдыруда, авырлык югалу халәтенең очкыч белән идарә итүгә тәэсирен өйрәнүдә катнаша. 1987 елда «космонавт-сынаучы» дигән квалификация алганнан соң,  Солтанов «Буран»га охшатып ясалган очкычларда корабны автомат рәвештә һәм идарә итеп җиргә утырту ысулларын өйрәнә. 1988 елда аны «Буран» корабының алмаш экипажына икенче пилот һәм корабны беренче очыш сынавыннан каршы алачак очучының дублеры итеп билгелиләр.   Рафаил Фәрваз улы Мортазин (1956) – идарә ителүче космик очышлар өлкәсендә белгеч, техника фәннәре кандидаты, космонавтлар җыю бәйгесендә катнашучы. Күпсанлы патентлар авторы, шул исәптән күптән түгел кулланыла башлаган галәм корабларын Халыкара галәм станциясенә кыска вакыт эчендә җиткерү схемасын уйлап табучыларның берсе. 

    Урал Нури улы Закиров (1933) турында  тулырак  сөйлисем  килә. Космонавтика үсешенә зур өлеш керткән эшчәнлеген саный китсәң, бер язмага гына сыешып булмас. Ул «Атказанган космос техникасын сынаучы»,
«Атказанган космос техникасы төзүчесе» исемнәрен йөртә. Урал Нури улы раславынча, космоска беренче адымнарын ул сугыш елларында Әлки районының Базарлы Матак авылында ясаган. «Авылда яшәгәндә, йолдызлы күккә карап соклана идем. Йолдызлы күк йөзенең нинди серләр саклавын гел беләсем килде», – дип  искә  ала ул. Аның бирелеп китеп йолдызара очышларга әзерлек, космонавтика өлкәсендәге зур проектлар турында сөйләвеннән:  «Эх,  булган  бит  шундый  заман,  шундый кешеләр»,   – дип кызыгып та,  сокланып та, шуларның берсе безнең милләттәшебез булуына горурланасың. Ул  космик инженер, физика-математика фәннәре докторы, Казанның мактаулы гражданы, атказанган космик техника ясаучы һәм сынаучы, К.Э. Циолковский исемендәге Космонавтика академиясенең мактаулы әгъзасы, космонавтлар җыю бәйгесендә катнашучы. Свердловск шәһәрендә туа. 1957 елда К.Е. Ворошилов исемендәге Рига югары хәрби инженер-авиация училищесын тәмамлый. 1959–1960 елларда 4 нче Хәрби фәнни-тикшеренү институтының космик бүлегендә хезмәт куя, ә 1965 елда космик техника җитештерә торган 1 нче Махсус конструкторлык бюросында (хәзерге РКК «Энергия») эшли башлый. Шук ук елны әлеге оешманың 1 нче космонавтлар җыю бәйгесендә катнаша, әмма, күзе бик үк яхшы күрмәү сәбәпле, бәйгедән төшеп кала. 1966 елда, читтән торып, Мәскәү дәүләт университетының механика-математика бүлеген тәмамлый, соңрак кандидатлык диссертациясе яклый. Төрле елларда СССР Фәннәр академиясенең Гамәли математика институты, КАИ, Казан физика-техника институты, Механика һәм машина төзү институтында фәнни эшчәнлек алып бара. Лаеклы ялга чыкканчы, КФУның Астрономия һәм космик геодезия кафедрасында эшли.  Закиров – беренче галәм аппаратларын проектлаштыру һәм сынауга зур өлеш керткән шәхесләрнең берсеШулар арасында  Гагарин утырып очкан «Восток-1» корабы, Ай, Венера һәм Марска җибәрелгән аппаратларны искә алырга мөмкин. Ул – күпсанлы фәнни һәм фәнни-популяр китаплар авторы да. 

  Фәнни тикшеренү  институтында аның темасы Марска  очыш була. Шул ук вакытта  Королёв  кул астында очыш өчен  космик ракета ясау эшендә  катнаша. Академик Келдыш  белән космос белән  бәйле тармакта  эшли, тагын да югарырак дәрәҗәдә – стратегик  планлаштыру белән  шөгыльләнә.  Аның  фикеренчә, иртәме-соңмы, без Айга да Марска да очыш ясаячакбыз, ди. Урал Закировның космик эшчәнлеге исәпләүләр, проектлар ясау белән  генә бәйле  түгел, ул аларны космодромда  үзе  сынаган да. Космонавтларга, Юрий Гагаринга   лекцияләр укыган. «Космик кораб – бик  катлаулы һәм кыйммәтле аппарат. Шуңа күрә җаваплылык бик зур. Сиңа шундый үтә җаваплы  эшне йөклиләр икән, аның  бәясен һәм дәрәҗәсен аңлыйсың. Моны сүз белән аңлатып булмый, – дип ассызыклый  милләттәшебез.

     Галәм киңлекләрен өйрәнү, аңа әзерлек эшләрендә Казанның өлеше бик зур булып та, татар космонавты юклыгы  уңаеннан Урал  Закиров болай диде: «Татарның космонавты булырга тиеш,  Марс Рәфыйков  һичшиксез очкан булыр иде».

     Кем соң  ул Марс Рәфыйков? Марс Закир улы Рәфыйков (1933–2000) – хәрби очучы, майор, 2 тапкыр Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, космонавт-сынаучы*, беренче космонавтлар отряды әгъзасы. Гагарин  галәмгә очып кайтканнан соң, Рәфыйковка: «Өченче булып син очарсың инде», – дип тә әйткән була. Ләкин гаиләдә чыккан низаг аркасында аңа галәмгә очарга рөхсәт булмый. «Без барыбер М.Рәфыйковны татар космонавты дип әйтә алабыз. Аннан соң да космонавтикада татар егетләре була. «Буран» галәм корабының да төп космонавты  татар егете булган.

    Әлбәттә, космонавтика үсешенә өлеш керткән милләттәшләребез исемлеге моның белән генә чикләнми. Бүгенге көндә дә дистәләгән татар егет-кызлары космонавтика белән бәйле өлкәләрдә  хезмәт куя. Хәзерге вакытта татарлар арасында Галәмгә очардай кешеләр бар. Мәскәү өлкәсендә Гагарин исемен­дә­ге очучылар әзерләү үзәгендә Айдар Бикмучев эшли. Ул безнең беренче җиһан­ги­рыбыз булырга мөмкин. Америкада яшәүче җырчы Мәсгудә Шәмсетдино­ваның улы Надир Баһавиев (1983) ракеталар конструкторы, аэрокосмик инженер,  үзенең шәхси аэрокосмик компаниясен булдыру өстендә эшли, шәхси очкычын әзерли.

       Космонавтика үсешенә  өлеш керткән  татарлар  арасында  авыл мәктәпләрендә  белем алганнары  да  байтак. Димәк, авыл укытучылары  да   үз эшләрен намус белән башкаралар, илебезгә белемле  шәхесләр тәрбияләүдә үз өлешләрен кертәләр. 2021 елның 12  апрелендә дөньяда беренче тапкыр кешенең космоска очуына 60 ел тулды. Бу  уңайдан безнең  мәктәптә нинди эшләр  башкарылды соң? Ел башында ук «Кешенең космоска очуына 60 ел» дигән күргәзмә ясадык, балалар арасында «Космос әкияте», «Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз  күк бит ул»  дигән темаларга рәсемнәр ясадык, сыйныф сәгатьләре һәм кул эшләнмәләре бәйгесе үткәрдек.  «Йолдызларга юлны кыюлар яра» дигән темага  инша яздык,  «Татарлар  галәмне өйрәнә» дигән темага альбомнар төзедек. «Галәм  киңлеге» дигән бәйрәм узды. Анда укучыларны космосны үзләштерү тарихы   һәм беренче космонавтлар белән таныштыру, космонавтика  өлкәсендәге  казанышлар  турындагы белемнәрен арттыру  максат итеп куелды. Мондый чаралар  балаларда патриотик  һәм Ватаны белән  горурлану  хисе  тәрбиялиләр. Кызганыч, галәм  киңлекләрен  өйрәнә торган фән –  астрономия мәктәпләрдә  әз укытыла.

     Татарлар  да  кешелекнең  космик куәтен  үстерүдә катнашырга тиеш.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.