Логотип Магариф уку
Цитата:

Якташыбыз белән горурланам!

Алсу Мөхлисулла кызы ФӘТТАХОВА,Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең инглиз теле укытучысы. Педагог буларак эш стажы – 8 ел Кешенең иң матур истәлекләре, шатлык-куанычлары аның балачагы, яшьлек елла...

Алсу Мөхлисулла кызы ФӘТТАХОВА,
Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең инглиз теле укытучысы.
Педагог буларак эш стажы – 8 ел
 
Кешенең иң матур истәлекләре, шатлык-куанычлары аның балачагы, яшьлек еллары белән бәйләнгән. Шушы истәлекләр арасында мөһим урынны мәктәп, мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортлары, яшьлек дуслары һәм, әлбәттә, укытучылар алып тора. Мәктәп бусагасын беренче атлап кергән көннән алып, олы тормыш юлына аяк баскан көнгә кадәр безнең белән янәшәдә һәрчак хөрмәтле мөгаллимнәребез атлый. Ул яшь буынны белем дөньясына алып керә, яхшыны начардан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, тормышны сөяргә өйрәтә, җәмгыятькә лаеклы шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя.
Укытучы, мөгаллим, остаз... Әлеге сүзләр төрлечә яңгыраса да, бер мәгънәгә ия. Алар барысы да – кеше тормышына яхшылык, яктылык өстәүчеләр, мәгърифәт нуры иңдерүчеләр.
Гомумән, татар халкы элек-электән мәгърифәтле халык булган. Бөек Болгар дәүләте, Казан ханлыгы чорлары, XX гасыр башы, сугыш, сугыштан соңгы дәверләр – кайсы гына вакытны барлап карасаң да, һәр чорның үз мәгърифәтчеләре, язучы-шагыйрьләре, халыкны аң-белемле итүгә бөтен көчен куйган алдынгы фикер ияләре, фән эшлеклеләре, дәүләт җитәкчеләре булган.
Мин кечкенәдән үк укытучыларга сокланып үстем. Үземнең дә шул һөнәрне сайлавым юкка түгелдер. Югары уку йортында укый башлагач та, үземнең укытучыларымнан үрнәк алырга тырыштым. Рауза апа кебек ярдәмчел, Рүзәл абый кебек ягымлы, Чулпан апа шикелле төгәл һәм Фоат абый сыман кешелекле, олы җанлы педагогларның шәкерте булу горурлык хисләре уятты. Фоат абый Галимуллин, үземнең якташым булгангамы, күңелгә бигрәк тә якын.
Гомумән, Кукмара төбәгенең шифалы туфрагында туып үскән, хәтта башка милләтләргә дә билгеле булган данлы якташларыбыз белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Шулар арасында милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда, матурлатуда зур хезмәт куючы, әдәбиятыбызга намуслы хезмәт итүче әдипләребез дә лаеклы урын били. Татар мәдәниятында җуелмас эз калдырган, дистәләгән фәнни, әдәби китаплар авторы, фольклорчы, тәрҗемәче Мөхәммәттаип Яхин, язучы, журналист, юрист Мәгъсүм Насыйбуллин; тәнкыйтьче, галим, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин; танылган шагыйрь, нечкә күңелле лирик Әхмәт Юныс; хәзерге поэзиябез күгендә якты йолдыз булып янучы талантлы шагыйрьләр Газинур Морат, Рифа Рахман; әдәбият мәйданына кыю адымнар белән кергән Халисә Нигъмәтуллина, Заһид Мәхмүди һәм Кукмара төбәгеннән чыккан башка билгеле шәхесләр белән хаклы рәвештә горурланабыз. Ә инде якташым Фоат абый Галимуллин турында тулырак язарга телим, чөнки ул татар дөньясына гына түгел, Рәсәйнең башка төбәкләренә, башка илләргә дә билгеле шәхес.
Мин үзем, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына укырга кергәнче үк, Фоат Галимуллинны радио-телевидениедән күреп, аның йомшак бәрхет тавышын ишетеп белә идем. Аның башкалардан аерылып торган үзенчәлекле тавышын ишеткәч, әнием дә радиоалгычның тавышын ныграк ачып куя, ә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытучыбыз  аның исемен еш телгә ала иде. Шуңа да, университетка укырга кергәч, беренче уку елында ук Фоат абыйның безгә борынгы әдәбияттан дәресләр бирәсен белгәч, куркып калдым. Тавышы бик көр чыга: әллә ачулана, әллә яратып кына эндәшә, әллә шаяра... Карашлары да ниндидер җитди, серле... Куркуларым юкка булган икән! Беренче көннән үк ул безне үз канаты астына җыйды. Үз-үзен тотышы, кыяфәте, сөйләшүе белән бездә әдәбият фәненә карата кызыксыну, мәхәббәт, укытучыларга карата хөрмәт хисләре уятты. Без аның әдәбият тарихы, дөрес сөйләм, сәнгатьле уку турындагы лекцияләрен тыңладык, кафедра җитәкчесе буларак, оста оештыручы, шәкертләренең ихтирамын казанган педагог икәнен күрдек.
Әдәбият укыту белән бергә, Фоат абый әдәби тәнкыйть өлкәсендә дәртләнеп, бирелеп иҗат итә. Ул – актив һәм киң карашлы тәнкыйтьчеләребезнең берсе, 600 дән артык хезмәт авторы. Билгеле булганча, зур күләмле роман, повестьларны язу да, аларны укып анализлау да күп көч, вакыт сарыф итүне сорый. Ә менә Фоат абый өйрәнү өлкәсе итеп чәчмә әсәрләрне сайлый, татар прозасының катлаулы үткән юлын һәм күп әдипләр иҗаты турында бер-бер артлы мәкаләләр язып бастыра. Талантлы тәнкыйтьче булуын аның лекцияләрен тыңлаган һәр студент тоя ала. Нәкъ шушы хөрмәтле остазыбыз Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, М.Фәйзи, Һ.Такташ, Х.Туфан кебек шагыйрь-язучыларыбызның шәхесенә, әдәби иҗатына яңача карарга, аларның дөньяга карашларындагы үзгәрешләрне күзәтергә мөмкинлек бирде.
Фоат Галимуллин – шактый таләпчән, төпле фикерле мөгаллим. Ул, кемнең-кем булуына карамастан, обьектив якын килә, үзенең икеләнүләргә урын калдырмый торган сүзен әйтә. Эшне төгәл, пөхтә башкарырга күнеккән укытучы җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ул – радиода диктор, үзе туып-үскән Кукмара районыннан Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп сайланган һәм Татарстан Язучылар берлегенең рәисе булып эшләгән кеше.
Фоат абыйның күпкырлы шәхес икәнен белә идем, ә менә аның сәләтле җырчы икәнен университетка килгәч кенә белдем. Әле дә хәтеремдә: сәнгатьле укудан лекция алып барганда, ул Ф.Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын яттан сөйләде һәм җырлап та алды... Аның искиткеч аһәңле тавышы, ноталарны дөрес куллануы, рольгә керә белүе һәркемне таң калдырды, башка лекцияләрдә йоклап утырырга яратучыларның да йокысы качты. Соңыннан белдем: Фоат абый җырларга бик ярата икән. Ул хәтта берничә ай консерваториядә укыган, аны җыр һәм бию ансамбленә солист итеп тә чакырганнар. Тик Фоат абыйга берсен сайларга туры килгән: я сөйләргә, я җырларга... Ул беренчесен сайлый, ләкин күңел өчен җырлавын да ташламый.
“Сугыш чоры балалары” дигән гыйбарәне үз язмышында татып белгән, авыр балачак, дәртле яшьлек елларын узган; гаять укымышлы, зыялы, акыллы, төпле фикерле, фидакарь; милләте, халкы өчен җан атып яшәүче бу шәхескә сокланмый мөмкин түгел! Без, яшь буын, шундый шәхесләребезне онытмыйча, алардан үрнәк алып, алар биеклегенә җитәргә омтылып яшәргә тиешбез! Язмамны Фоат Галимуллинның үзе иҗат иткән шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Кол Шәрифләр, Һади Такташларның
Рухы яши безнең җаннарда.
Шуның нуры белән юлны ярып
Барабыз без якты таңнарга!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ