Логотип Магариф уку
Цитата:

Тимер аяклы легенда

Россиянең атказанган артисты, «Хайваннарны иң яхшы өйрәтүче» номинациясендә Халыкара «Оста» премиясе лауреаты Виталий Смолянец – ике аяксыз килеш ерткыч хайваннар белән чыгыш ясаучы дөньядагы бердәнбе...

Россиянең атказанган артисты, «Хайваннарны иң яхшы өйрәтүче» номинациясендә Халыкара «Оста» премиясе лауреаты Виталий Смолянец – ике аяксыз килеш ерткыч хайваннар белән чыгыш ясаучы дөньядагы бердәнбер цирк артисты. Атаклы «Арысланнар империясе» шоу-программасы тамашачылары арыслан-юлбарысларны буйсындырган олы йөрәкле, кече күңелле бу шәхеснең профессиональ осталыгын һәм кешелек батырлыгын Казанда гына түгел, Россиянең һәр циркында бетмәс-төкәнмәс көчле алкышларга күмеп, аягүрә каршылый.
Арыслан юлбарыска иптәшме?
«Арысланнар империясе»нең Казанга килүе турында хәбәр таралуга, башкала халкы кыргый хайваннар патшалыгының иң көчле, иң усал һәм курку белмәс вәкилләре – арысланнар һәм юлбарысларны өйрәтүче, Россия циркының тере легендасы Смолянец белән очрашу минутларын зарыгып көтә башлады. Виталий моннан нәкъ алты ел элек, 2012 елда, үзенең яраткан артистларыннан торган үзенчәлекле программасы белән Казан тамашачысының мәхәббәтен яулап киткән иде. Гастрольләрнең бу юлы да аншлаг белән узачагын тәҗрибәле тамашачы шоу-программаны бәян иткән афишага күз төшерүгә үк аңлап алды. Ул бит манежда арысланнар һәм юлбарыслардан торган катнаш төркемдә чыгыш ясарга җыена! Россия циркы гомерләрен ерткыч хайваннарны өйрәтүгә багышлаган Запашныйлар, Багдасаряннар, Дуровлар кебек күренекле өйрәтүчеләр династияләренең дә мондый тәвәккәллеген бүгенгәчә хәтерләми. Казанлылар Виталийның ул елдагы кыю адымын яратып, аңлап кабул итте һәм ерткыч хайваннар белән башкарган һәр трюгын аягүрә басып алкышлады. «Оча торган тәлинкәнең» кич саен тамаша сөючеләр белән шыгрым тулуына, хыялый сабыйларның манеждагы курку белмәс юлбарыс һәм арысланнарның сулышларны кысып алырдай хәвефле ырылдауларын шатлыклы авазлар белән күтәреп алуларына, цирк легендасы Виталий Смолянецның һәр күңелдә гомер онытылмас якты бизәк булып истә калуына шаһит булган киң күңелле Казан тамашачысы да үзен әнә шулай бик-бик бәхетле тойды ул көннәрдә.
Кабинадан... читлеккә
... Быел Казанда дөньякүләм танылган останы түземсезләнеп көтеп алулары оригиналь номерлар әзерләвенә генә бәйле түгел иде. Мин аның белән нәкъ менә шул гастрольләр барган октябрь аенда цирк бинасында очраштым. Манеждагы эшчеләр останың махсус залда «үз артистлары» белән күнегүләр үткәрергә җыенуын әйтте. Зал түрендә үсмерләрчә яшь йөзле, зәңгәр күзле, сары чәчле бер ир-атның читлектәге дуслары белән сөйләшеп йөрүен күрдем. Протез аякларда булуына карамастан, аның кул таягы белән бик җиңел хәрәкәт итүе башта бик сәерсендерде. Әллә бу абыйсы Володя микән? Башымнан шундый уй сызылып үтүгә, үземне тагын бер кат ышандыру өчен, аңа мөрәҗәгать иттем һәм... ялгышмадым. Бу – ерткыч хайваннарны өйрәтүче Виталий Смолянец үзе иде.
– Тумышым белән мин Донецк өлкәсенең Харцыз- ский шәһәреннән, – дип башлады ул сүзен. – Һөнәр училищесын тәмамлауга, Төньяк хәрби флотына хезмәт итәргә киттем. Анна кайткач, туган шәһәремдә шофер булып эшли башладым. «Дальняк»та ерак араларга йөрдем, дөнья күрдем. Шул чорда барыбызга да төрле чуалышлар, митинглар белән мәгълүм 90 нчы еллар ишек какты. Алар тормышыма тирән эз салды. Хезмәт хакы тиеннәргә калды, аны да вакытында түләми башладылар. 1993 елда, шулай кая барырга белми йөргәндә, сабакташым Сергей Беляковны очраттым. «Үз циркымны ачтым. Миңа кил. Гастрольләр вакытында җәнлекләр төяп йөрерсең, хезмәт хакы яхшы, үкенмәссең», – диде ул миңа.
Виталий риза була. Атлар, маймыллар, арысланнар һәм реквизитлар төялгән машина белән шәһәрдән шәһәргә гаcтрольгә йөри башлый. Тамаша барган вакытларда аның да күңелендә цирк артисты булып,
манежга чыгасы килү теләге уяна. Дусты Сергей кебек, читлек эченә кереп, усал арысланнарны буйсындыручы булып танылырга хыяллана.
Патша – читлектә дә патша
– Бәләкәйдән үк хайваннар яраттым, – дип сөйләвен дәвам итә Виталий. – Нишләптер, алар минем шушы яратуымны аңлыйлар һәм буйсыналар иде. Аза кушаматлы доберман нәселле этем, боерыкларны үтәү белән бергә, кеше кебек әйткәнне дә төшенә иде. «Өстәлдән бүрегемне алып кил», – дисәң, алып килә. «Пакетны әнигә кертеп бир», – дисәң, шул якка китә иде. Циркта да арысланнар яныннан куып җибәрә алмыйлар иде үземне. Шунлыктан, төяү-бушатудан тыш, хайваннар караучы итеп тә билгеләделәр. Ашатам, асларын чистартам. Бер-беребезгә ияләшеп беткәч, арысланнар янына, читлек эченә дә керә башладым. Сергей мондый уңышыма сөенде генә. Мине күздә тотып булса кирәк, аттракционны да яңа артистлар – арысланнар, юлбарыслар белән тулыландыра барды. Озакламый манежда үзенең ассистенты итеп тә билгеләде. Кайвакыт эш буенча каядыр китәргә туры килсә, үз урынына төп алып баручы итеп калдырды. 2003 елда, әнә шулай шактый тәҗрибә туплаганнан соң, үз аттракционымны ачарга булдым. Алты ел буе җыйган акчама Новосибирскидан беренче булачак артистларымны – Ника белән Симонны сатып алып кайттым. Ата арыслан булганга, Симон белән борчак пешмәде. Чөнки «коллективка» гел ана арысланнар тупланды, ә «хатын-кызлар» чолганышында бер ялгызы калган Симон үзен әллә кемгә куя башлады. Гомумән, ата арысланнарны өйрәтү гаять кыен, алар үзләрен генә лидер итеп саный, боерыкларны үтәми, сине корбаны итеп күрә, ташлану җаен эзли. Симонны зоопаркка бирергә туры килде.
Шулай итеп, 2003 елдан үзе оештырган мөстәкыйль аттракционда Виталий, алты арысланы һәм ике юлбарысы белән тамашачыларның күңелендә соклану уятырлык трюклар ясап, дөньяда Виталий Смолянец атлы оста барлыгын исбатларга керешә. Артистларны хәрбиләрчә төгәллек белән арт аякларында бер адымда атлап йөрергә өйрәтә. Артка чигүләре дә шундый ук төгәл динамикада башкарыла. Репертуарында Виталийдан тәвәккәллек сораган номерлар да (хәер, аларның кайсысы гомереңне куркыныч астына куймыйча башкарыла соң – И.Н.) байтак. Тамаша барганда, арыслан аның ачык муеныннан шактый зур ит кисәген алганда, залдагы халыкның: «Кирәкми, туктатыгыз, бетерә бит хәзер!» дип кычкырганнарын да ишетергә туры килә хәтта. Аларны да аңларга кирәк: бу хайваннар үзләренең корбаннарын нәкъ менә бугазлап үтерергә ярата. Кем белә, бәлки, арадан берсе үзенең табигый асылына кайтып, өскә дә ташланыр. Әлеге катлаулы, әмма күңелдә курку катыш соклану хисләре тудырган номерларны күрү өчен, атаклы Эдгард Запашный Түбән Новгородка Смолянец гастрольләрен карарга үзе килә. Бер уңайдан яшь коллегасы белән дә танышып, аңа үзенең хәер-фатихасын бирә. 2012 елда Смолянец коллективы Россиянең дәүләт циркы сафына кабул ителә. Куркыныч сәнгать дөньясы күгендә яңа йолдыз шулай кабына.
Цирк әнә шулай Виталийның тормыш мәгънәсенә әйләнә. Булачак хатыны Инна белән дә Виталий шунда танышкан. Инна да шул ук һөнәр иясе, әмма ул мәрхәмәтлерәк җан ияләрен – бәләкәй понилар һәм маймылларны өйрәтә. Хәзер гаиләләрендә ике егет үсеп килә икән. Өлкәненә әтисе юлбарыс балалары читлегенә керергә рөхсәт итә, әмма зурлары янына әлегә якын җибәрми. Чөнки артистлар бик холыксыз, үзләреннән көчсезрәкләргә һөҗүм итәргә ярата. Игорь уку чорында гастрольгә йөрми. Күбесенчә Кемерево өлкәсендә яшәүче дәү әнисе яшәгән Юрга каласында тора. Ә менә кече уллары Марк озын-озак сәфәргә цирк тормышын өйрәнү өчен чыга. Укуын җирле цирк мәктәпләрендә дәвам иттерә. Виталийның абыйсы Владимирга да цирк җене кагылган. Виталий аны аттракционга үзенең ярдәмчесе итеп билгеләгән. Шулай итеп, тормышында кискен үзгәреш ясаган фаҗигале көнгә – 2015 елның 9 февраленә ул яшь, әмма инде танылган, популяр цирк артисты статусында якынлаша.
Фаҗига
Һәлакәт төнге сәгать өчтә юка боз белән капланган Мәскәү-Тверь трассасының Редкино авылы янында була. Виталийның Костромада гастрольдә вакыты. Кичке чыгышы тәмамлангач, ул тиз генә Мәскәүгә барып кайтырга уйлый. Төнге вакыйгаларны тыныч кына сөйләргә тел әйләнми. Аны аңлату өчен, Эчке эшләр министрлыгы Тикшерү комитетының Тверь өлкәсе идарәсеннән Россия дәүләт циркына җибәрелгән хатыннан өзекләр бирү дөресрәк булыр, мөгаен.
«Вакыйга урынында шул ачыкланды: 138 нче чак-рымда Смолянец В.И. авариягә эләккән УАЗ машинасын күрә. Юлны икегә аера торган киртәгә бәрелгән була ул автомобиль...» Виталий үзе вакыйгалар турында сөйләшергә яратмый. Ул, бик теләми генә, УАЗик кабинасыннан төшәргә азапланган шоферны, машина янәшәсендә хәрәкәтсез яткан кеше гәүдәсе күрүен исенә төшерде.
Хатны дәвам итик. «...Машинасын юл читенә туктатканнан соң, Смолянец В.И. һәлакәткә очраган кешеләргә ярдәм күрсәтергә ашыга. Башта кабинада кысылган машина шоферын җиргә төшерә, аннары юл өстендә яткан пассажирны ике култыгыннан күтәреп ала...»
Бу хәлләр автомат рәвештә башкарылган берничә секундлык мизгелгә сыеп бетә. Виталий авария урыныннан туктамыйча үтеп тә китә алыр иде. Юлда яткан бәндәне тыныч кына әйләнеп, алга таба җилдерсә дә, берни булмый иде бит аңа. Нинди сәбәп белән ятмас җирдәге кеше? Әллә исерек ул? Гомумән, төнлә Россия юлларында туктау кемгә дә хәтәр. Туктамаса, Ходай тарафыннан да гөнаһ саналмас иде, мөгаен. Аның бит Мәскәүдә җитди кешеләр белән очрашасы бар! Күпләр шулай итәр иде. Ләкин үзләре «дальняк»та йөргән
шоферлар беркайчан да юлда бәлагә очраганнарны ташлап китми. Бер мизгел дә уйлап тормыйча, ул ярдәмгә ашыга. Җирдә яткан кешенең аңсыз булуын күрә. УАЗикның алгы тәрәзәсе коелып төшкән – күрәсең, ул бәндә авариядән соң алга сөрлеккән һәм асфальтка мәтәлгән.
«...Һәлакәт булган урынга килүгә, Смолянец В.И. пассажирга ярдәм күрсәтергә керешә. Берничә секундтан соң юлга күтәрелеп карый һәм өсләренә, үкереп, кот- очкыч зур фура килгәнен күрә...» Виталий әйтүенчә, көпчәкләре уңга-сулга боргаланып, бозлы юлдан кызу тизлек белән барган авыр машина бернигә буйсынмый, аларга таба килүен дәвам итә. Бәрелергә секундлар кала.
«...Югалып калмыйча, В.И.Смолянец хәрәкәтсез С.А. Сусловны юл киртәсе аша каршы як полосага ыргыта. Машинасы янында чайкалып торган шофер И.В.Мануховны да юл читенә төртеп чыгара. Әмма үзен бәрүдән сакларга өлгерми...»
Виталийның бер аягы машина бәргәндә үк өзелеп чыга. Икенчесе сынып, теткәләнеп бетә. Шуңа карамастан, ул аңын югалтмый.
– Ятам шулай җирдә һәм үлеп барганымны тоям, – дип, искә төшерүен дәвам итә артист. – Авыртуга түзәрлек түгел. Көч-хәл белән телефонымны алдым да башта Иннага шалтыраттым, бәхилләштем: «Рәнҗеткән булсам, кичер», – дидем. Аннары абыйга хәбәр иттем. Уемда бер генә теләк – тизрәк аңымны җую һәм теге дөньяга олагу.
Ашыгыч ярдәм табиблары шундый хәлдәге егетнең алар килгәндә исән булуына гаҗәпләнә. Алар тиз хәрәкәт иткәнгә күрә генә, упкын читенә терәлгән язмыш яшәү тарафына борылыш ала. Алда аны Редкино хастаханәсе көтә. Виталийның киемнәрен операция өстәлендә үк кисеп алалар, чөнки һәрбер секунд кадерле була. Хирургларга аның икенче аягын да кисәргә туры килә. Әмма гомерен сак- лап калалар.
Виталий реанимациядә чагында табиблар Иннага иренең гомерен саклап калу бер Аллаһ кулында булуын җиткерәләр. Исән калу мөмкинлеге – йөздән бер процент! Ходай Иннаның ялваруын ишетә, һәм әнә шул бер процент Виталийны үлемнән коткара. Әлбәттә, монда хастаханәнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына каравы да, анда әзерлекле табиблар эшләве, аның кирәкле җиһазлар, медикаментлар белән тәэмин ителүе дә зур роль уйный.
Тугрылык
Инна да батыр йөрәкле һәм иренә тугрылыклы хатын булып чыга. Виталий шалтыратканнан соң, паникага бирелми, минутлар эчендә машина белән Костромадан килеп җитә. Шул көннән алып өч ай дәвамында Инна ханым ирен ятакта минутка да ялгыз калдырмый.
– Виталийдан шундый авыр хәбәр ирешүгә, бер мизгел генә хәлем китеп торды, – диде ул, безнең әңгәмәгә кушылып. – Аннары үз-үземне кулга алдым. Миңа хәлсезләнеп егылырга һич ярамый иде. Монда табиблар миңа да бик күп уколлар ясады. Иң элек программабыз режиссеры Грант Ибраһимовка шалтыраттым. «Безгә хәзер нишләргә?» – дидем. Бик авыр минутлар иде бу. Әгәр дә җитәкчебез шушы минутта: «Циркыгыз ябыла, Виталий өйрәтүче буларак башка кирәк түгел», – дисә, мин бит иремне бу кайгы-хәсрәт чоңгылыннан коткара алмаячак идем. Цирк хайваннарын да мәҗбүри рәвештә эштән туктатырга, ашатуга куярга кирәк булачак иде. Дәүләт циркы безнең хәлгә керде һәм проблеманы шул хәтле җайлы хәл итте ки, аттракционны ябу турында сүз дә булмады хәтта! Төп эшне Виталийның абыйсы Владимирга тапшырдылар да алга таба эшләргә куштылар. Сөенечемнән нишләргә дә белмәдем. Иремне реанимациядән чыгаруга, кочып алдым. «Кайгырма, ничек тә үрмәләп чыгарбыз. Протез кигән спортчылар олимпиадаларда катнаша, медальләр яулый. Без кемнән ким?!» – дидем мин аңа.
Виталий фаҗигасеннән соң, Иннаның телефоны көнозын шалтыраудан туктамый. Дуслар, танышлар, хәтта таныш булмаганнар да телефон аша хәл белешә, ярдәм тәкъдим итә башлый. Җырчы Иосиф Кобзон егетне Мәскәүдәге Вишневский исемендәге хирургия институтына күчерүне оештыра. Россия дәүләт циркы директоры Вадим Гаглоев, дуслары Сергей Беляков, Вадим Гончаров, коллегалары Эдгард һәм Аскольд Запашныйлар 5 миллион сумга чит илдән протезлар кайтарта.
– Энем хастаханәдә чакта, җитәкчелек бөтен эшне миңа тапшыргач, башта каушап калдым, – диде яныбызда әңгәмәбезне тыңлап торган Владимир. – Минем тулы аттракцион белән эшләгәнем юк иде. Виталийга шалтыраттым. «Ә син аренага Никаны да ал», – диде ул. Ника – безнең иң өлкән арысланыбыз. Аны барлык хайваннар хөрмәт итә. Энем аякка басканчы, менә шулай эшләдем.
Ерткыч мәхәббәте
Апрель азагында Виталийны хастаханәдән чыгаралар, һәм алар хатыны белән икәүләп гастрольләр барган Брянск шәһәренә ашыга. Чын оста үзе өйрәткән артистлары янына бармыйча, ничек түзсен инде ул?
– Озак кына аерылып торсам да, ерткычларның миңа мөнәсәбәте тамчы да үзгәрмәгән иде, – ди Виталий. – Килүгә, яннарына читлеккә кердем. «Кая киттең син безне ташлап?» – дигән сыман и сырпаланалар, и мыр- лыйлар, и кочаклыйлар. Мине шулай яраткан артистларны карап чыгасызмы соң?
Мондый тәкъдимнән ничек баш тартасың инде? Без арысланнар һәм юлбарыслар ябылган вольерлар торган күрше залга үттек. Дөресен әйтим, монда миңа бер дә рәхәт булмады. Арабызны тимер читлекләр
аерып торса да, аларның карашыннан аркама меңләгән инәләр кадалганын тойдым. Берсе көчле генә ырылдап куюга, тизрәк чыгып качасым ук килә башлады. Авызы колагына җиткән Виталий читлек аша аларны иркәләргә, сыйпарга кереште.
– Курыкмагыз, – ди ерткыч хайваннарны буйсындыручы, – безнең Атос шулай бераз ярсу холыклы инде, ятларны сөеп бетерми. Беләсегез килсә, Атос – Казан «егете». Анда татар характеры, ул ягымлы да, усал да. Җитмәсә, көнче дә әле. Ласябыз ягымлы, Лиза иркә. Марта сөйдерергә ярата. 8 арыслан, 3 юлбарыс җәмгысе. Һәркайсы көненә алтышар кило ит ашый. Ат, сыер, тавык ите. Тере килеш куян, тавык тотарга да мөмкинлекләре бар. Труппада тагын 11 ат, 4 пони, 5 маймыл. Аларны ашату өчен генә аена миллионга якын акча кирәк. Тырнаган, тешләгән чаклары да булгалый. Түзәсең, чөнки гаеп үзеңдә. Һәрберсенең беркемгә дә якын килергә ярамый торган үз биләмәсе бар. Шуңа якынаерга ярамый. Мин – ул киртәне үткән кеше.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ