Логотип Магариф уку
Цитата:

Тирамису ясау рецепты

Кирәкле әйберләр:(3 порция өчен)150 г 33 процентлы йә аннанда майлырак каймак150 г Маскарпоне сыры(мин эремчектән ясалгансыр кулландым)50 г шикәр комы15 данә «Савоярди» печеньесыбер касә баллы америка...

Кирәкле әйберләр:
(3 порция өчен)
150 г 33 процентлы йә аннан
да майлырак каймак
150 г Маскарпоне сыры
(мин эремчектән ясалган
сыр кулландым)
50 г шикәр комы
15 данә «Савоярди» печеньесы
бер касә баллы американо кофесы
бизәү өчен какао порошогы
һәм бөтнек яфрагы
Әзерләү:
Иң башта кофе әзерлибез һәм суынырга калдырабыз.
Зур савытка салкын каймак салабыз һәм блендер йә миксер ярдәмендә югары тизлектә болгатабыз. Куерган каймакка шикәр комы салабыз, болгата-болгата, өлешләп сыр кушабыз. Эш барышында тәнәфес ясау кирәк икән, катнашманы суыткычка куеп торырга кирәк.
Крем әзер булгач, десертны җыя башлыйбыз.
Стакан төбенә кондитер капчыгы ярдәмендә крем катламы салабыз. Сыйсын өчен урталай бүленгән печеньены 1 секундка кофега манып алабыз һәм стаканга куябыз. Аның өстенә крем салабыз. Савыт тулганчы, шулай кабатлыйбыз. Иң өстә крем булырга тиеш.
Десертны 2-3 сәгатькә, иң яхшысы төнгә суыткычка озатабыз. Табынга чыгарыр алдыннан какао-порошок һәм бөтнек белән бизибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ