Логотип Магариф уку
Цитата:

«ТРның атказанган укытучысы» исеме бирелде

Мамадыш районы Үсәли урта гомуми белем мәктәбе директоры Дания Газизованың район укытучыларының август киңәшмәсендә ясаган чыгышыннан:– Сынауны уңышлы үттек. Сөенерлек нәтиҗәләре бар. Димәк, дәүләтнең...

Мамадыш районы Үсәли урта гомуми белем мәктәбе директоры Дания Газизованың район укытучыларының август киңәшмәсендә ясаган чыгышыннан:
– Сынауны уңышлы үттек. Сөенерлек нәтиҗәләре бар. Димәк, дәүләтнең мәктәп алдына куйган төп бурычын – яшь буынны тормышка әзерләү, аңа сыйфатлы белем бирү таләбен тиешенчә үти алганбыз. Уңышның сере гап-гади: хезмәттәшлек итә белергә кирәк. Мин моны үзебезнең Үсәли урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективының эш тәҗрибәсе аша күрсәтергә тырышам.  Моннан 6 ел элек мәктәбебездә капиталь ремонт үткәрелде. Бүген бездә якты, җылы, чиста, матур. Балаларга белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Бу тарафтан район башлыгы Анатолий Петрович Ивановка рәхмәтлебез. Коллективтагы 18 укытучының барысы да – югары белемле. Һөнәри бәйгеләрдә җиңүчеләр, республика грантына ия булган мөгаллимнәр эшли бездә.
Менә тагын бер сөенеч. Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен рус теле һәм укытучыбыз – Фазылова Резеда Фәтхрахмановна «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән исемгә лаек булды.
Укытучыларның һәр яңалыкны өйрәнеп, үз эшләрендә кулланулары, балаларны төрле чыганаклар аша белемгә тартулары быелгы сынауларны уңышлы үтәргә ярдәм итте. Дистанцион дәресләрне Россия электрон мәктәбе, ЯКласс, Учи.ру мәктәбе, ZOOM платформасы аша үткәрдек. Бу өлкәдә безнең эш тәҗрибәбез бар иде.
Укытучының эш нәтиҗәсе укучыларының өлгереше белән бәяләнә. Сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү – иң мөһим күрсәткечебез. Укучыларыбыз БДИны уңышлы тапшыра, Үсәли мәктәбеннән Шәрифуллин Искәндәрнең химиядән 100 балл җыюы зур сөенеч булды. Мәктәпне укудагы казанышлары медале белән тәмамлаучыларның ел саен булып торуы укыту-тәрбия эшенең тиешле югарылыкта икәнлеген исбатлый.
Мәктәпне тәмамлаучылар укуларын республиканың төрле уку йортларының бюджет бүлекләрендә дәвам итәләр. Моны районда эшләп килгән «Сәләтле бала» проектының да эш нәтиҗәсе дип күрәбез. Укучылар, әти-әниләр һәм укытучылар исеменнән бу проектны оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм.
Уку һәм тәрбия – игезәк туганнар кебек. Аның нәтиҗәсен бер генә көндә күрергә дә, бәяләргә дә мөмкин түгел. Рухи-әхлакый кыйммәтләр, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләр нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү – безнең максатыбыз.
Мәктәптә укучыларның иҗади сәләтен ачу, алга таба үстерү мәктәптән тыш эшләр, түгәрәкләр эше аркылы алып барыла. Укучыларыбыз үзләре теләгән түгәрәкләрдә шөгыльләнә ала. Һөнәр сайлау – профориентация эшчәнлеге дә тиешле дәрәҗәдә куелган. Район башлыгыбыз инициативасы нигезендә эшли торган «Тормыш дәресләре» проектында мәктәбебез яхшы нәтиҗәлрә күрсәтә.
Экология тәрбия бирү буенча район, республика күләмендәге чараларда актив катнашабыз. «Азбука Земли» командабыз «Будет чисто» яшьләр оешмасының экологик эшчәнлеге буенча Мамадыш районының төп координаторы булып тора. «Эковесна» конкурсының республика этабында катнашып, 2019 елда «Иң яхшы мәктәп» исеменә лаек булдык. 2020 елда исә «Эколидер» конкурсының җиңүчесе булу бәхетенә ирештек.
Балалар саны аз булса да, йөзек кашы булырлык гармунчы егетләр ансамблен районда гына түгел, республикада да беләләр. Спортта да сер бирмибез. Күп еллар «Өмет» стартлары кысаларында узган ярышларда призлы урыннардан төшкәнебез юк. Берничә укучыбыз спорт остасына кандидат нормативын үтәде.
Мәктәпнең алдагы рәтләрдә булуын укучылар, укытучылар, әти-әниләрнең бер-берсен аңлап эшләвендә дип бәялибез. Уңышның сере – нәкъ менә шунда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ