Логотип Магариф уку
Цитата:

Туберкулез каршыгызда утырырга мөмкин

Ел саен 24 мартта, Бөтендөнья  сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы буенча, Бөтендөнья  туберкулезга каршы көрәш көне үткәрелә. Аның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын туберкулез проблема...

Ел саен 24 мартта, Бөтендөнья  сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы буенча, Бөтендөнья  туберкулезга каршы көрәш көне үткәрелә. Аның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын туберкулез проблемаларына тарту,  халыкка әлеге авыру һәм аңа каршы көрәш чаралары турында мәгълүмат җиткерү.
2022 елда туберкулезга каршы көрәш көне  “Ресурсларны туберкулез белән көрәшү өчен берләштерик. Тормышны саклап калыйк!” дигән девиз белән уза.
Татарстанда 2021 елда   әлеге чир белән интегүче яңадан  912  авыру табылды. Авыручылар 2020 елдагы дәрәҗәдә (100 мең кешегә 23,4 чирле) калды. Бу федераль күрсәткечләрдән 1.2 тапкырга, Идел буе округындагы саннан 27, 89 га ким.
Татарстанның 13 райнында туберкулез белән авыру  республиканың уртача күрсәткеченнән  1, 2 тапкырга югары. Болар – Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән,  Кама Тамагы,  Лаеш,  Менделеевск,  Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Спас,  Тәтеш районнары. Кайбыч районында  бу чир белән авыручылар  саны республика күрсәткеченнән 2, 9 га артык. Ә Саба районында бу авыру 2021 елда бөтенләй табылмады.
Авыручыларның күп өлешен эшкә сәләтле кешеләр алып тора, аларның 61,8 % ы – 18-49 яшьлек шәһәр кешеләре. Шулардан эшчеләр һәм хезмәткәрләр – 24,3 %,  пенсионерлар – 14,7 %, балалар һәм яшүсмерләр – 4,7 %.
2021 елда туберкулез белән 14 яшькә кадәрге 24 бала, 15 яшьтән алып 18 яшькәчә  7 үсмер авырган. 2020 ел белән чагыштырганда  18 яшькә кадәрге балалар авыруы 5,1 % тәшкил иткән.
Балалар чирләү очраклары Әлмәт, Баулы,  Нурлат, Питрәч, Тәтеш,  Түбән Кама районнарында  һәм Казан белән Чаллыда теркәлгән.
Бүген республикада 1535 туберкулездан интегүче исәптә тора, шуларның 33,5 % ы әйләнә-тирәгә микобактерия тарата.  Туберкулездан тикшерелмәгән 3879 баланың    18,2 % ы  балалар бакчасына  һәм мәктәпкә йөри. Алардан балалар оешмаларына туберкулез таралу мөмкинлеге  югары.
Туберкулез –   аеруча сулыш органнарына зыян китерүче хроник йогышлы авыру. Ул һавага йөткергәндә һәм төчкергәндә  авыру кешенең үпкәсеннән ыргылып чыккан селәгәй һәм төкерек тамчылары белән бергә  тарала. Туберкулез таратучы  микобактерияләр  кипкән хәлендә 10 айга кадәр, караңгы урында 3 елга кадәр саклана. 
Халык арасында флюорография  тикшеренүләре  туберкулезны гына түгел, онкологик шешләрнең һәм саркоидоз  тапларның  иртә табылу чарасы булып тора. Туберкулезга каршы көрәштә һәр кеше үз саулыгы өчен җаваплы булырга тиеш. Республиканың туберкулезга каршы клиник  диспансер табиблары журналистлар белән очрашу вакытында менә шул хакта сөйләде.
                                                                Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ