Логотип Магариф уку
Цитата:

«Туган тел» олимпиадасына старт бирелде

«Гаилә һәм мәктәп» журналының октябрь санында 2010-2020 уку елы өчен беренче тур сораулары тәкъдим ителә.«Үзара таныш булып, исәнләшеп йөрсәләр дә, ныклап сүз кузгатырга кыймый йөргән Әлфәт, студентла...

«Гаилә һәм мәктәп» журналының октябрь санында 2010-2020 уку елы өчен беренче тур сораулары тәкъдим ителә.
«Үзара таныш булып, исәнләшеп йөрсәләр дә, ныклап сүз кузгатырга кыймый йөргән Әлфәт, студентлар җыелышы барганда, күзе төшкән кызга: «Син минем белән авыл мәктәбенә укытырга китәргә ризамы?» – дигән язу җибәрә. Ул чорда пединститут тәмамлаган яшьләргә өч ел авыл мәктәбендә эшләү мәҗбүри иде бит. Әмма горур холыклы шәһәр кызы Гөлсинәдән: «Декабрист хатыны булырга теләмим», – дигән җавап килә...» Казанның 90 нчы гимназиясе директоры Гөлсинә Данан кызы һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗановларның гаилә тарихы турында «Гаилә һәм мәктәп»нең октябрь саныннан укып белә аласыз.

Сентябрь азагында Татарстан мәгариф һәм фән министры, Премьер-министр урынбасары Рафис Борһанов татар зыялыларыннан бер төркемне министрлыкка җыйган иде. Яңа саныбызда шунда яңгыраган бүгенге көнебез өчен аеруча әһәмиятле булган кайбер уй-фикерләрне укучыларыбыз игътибарына тәкъдим иттек.
Кайсы илдә мүк закон тарафыннан саклана? «Әгәр туристларның меңләгән армиясе таптый башласа, бу үсемлекнең дөньядан юкка чыгуы ихтимал. Шуңа күрә бөтен җирдә аңа басуны тыя торган язулар очратасың. Закон бозучыга хәтәр суммада штраф яный. Җирле халык кына түгел, туристлар да табигатькә сак карый биредә: бөтен тараф шәмәхә күккүзләргә күмелгән». Җавапны Сөмбел Таишеваның «Анда кояш батмый, ә мүкне закон саклый» язмасыннан укып таба аласыз.
Тормыш-көнкүрешеңне бөтен дөньяга ачып салуга сез ничек карыйсыздыр, дуслар, анысын языгыз. Безнең белән бер түгәрәк өстәл артына җыелган блогер дусларыбыз – Илүзә (@iluzyshka_tamlyshka) һәм бөтендөнья татарларын берләштерүче Ринат (@tatar_malay) Галиәхмәтовлар, Алсу Фролова (@tatarcha_psihologiya), Гөлназ Гыйләҗева (@marsianka_gu), Гөлзар Вәлиева (@gulzar_valiyeva) һәм, җәй буена 30 китап укып, блогында шул әсәрләргә күзәтү ясаучы мәктәп укучысы Алейна Каракылыч (@aleyna_karakylych) үз фикерләрен «Бала блогер була аламы?» дигән темага үткәрелгән очрашу вакытында җиткерде. «Психолог киңәше», «Актуаль тема»га журналист тикшеренүе, «Бу – кызык», «Иманлы бала», «Сәламәтлек» һәм башка сәхифәләр дә укучыларыбыз күңеленә хуш килер дип өметләнәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ