Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай шигырьләре төрле телләрдә укылачак

13 апрельдә 10.00 сәгатьтә КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» иҗади-фәнни бәйгесе узач...

13 апрельдә 10.00 сәгатьтә КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» иҗади-фәнни бәйгесе узачак. Аны институтның татар тел белеме кафедрасы уздыра.
Конкурста шагыйрьнең шигырьләрен төрле телләрдә ишетеп булачак.
Бәйгенең максаты — сәләтле студентларны ачыклау, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне үстерү, туган телне, әдәбиятны һәм мәдәниятне саклау һәм популярлаштыру.
Шигърият бәйрәмендә катнашу өчен фәнни-тикшеренү эшләре һәм гаризаларны 8 апрельгә кадәр konkurs.Tukay@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Номинацияләр:

  • «Без — Тукайлы халык» (татар телле студентлар Тукайның татарча шигырьләрен укый);

  • «Татар теле — күңелем теле» (чит ил студентлары Тукайның татарча шигырьләрен укый);

  • «Тукай моңы — җиһанда» (Тукай шигырьләренең төрле телләргә тәрҗемәсен укыйлар);

  • «Тукай — безнең күңелләрдә» (студентлар Тукайга багышланган шигырьләрен укый);

  • «Габдулла Тукай иҗаты турында әйтер сүзем» (Тукай иҗатына бәйле фәнни-тикшеренү эшләре).


Бәйгедә Татарстанның югары һәм урта-махсус уку йортлары студентлары катнаша ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ