Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай яшь рәссамнар эшләрендә

Бүген , 5 апрельдә, Габдулла Тукай әдәби музеенда Байназар Әлминов исемендәге 3 нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының эшләре күргәзмәсе ачыла.Проект Тукайның «Пар ат» шигыренә багышланган, анда шаг...

Бүген , 5 апрельдә, Габдулла Тукай әдәби музеенда Байназар Әлминов исемендәге 3 нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының эшләре күргәзмәсе ачыла.
Проект Тукайның «Пар ат» шигыренә багышланган, анда шагыйрь Казаннан алган беренче тәэсирләрен сурәтләгән. Рәсем сәнгатендә һәм графикада балалар бөек Тукай шигыренә үз карашларын белдерделәр. Эшләр Татарстан тарихын, Казан архитектурасын, туган як пейзажларын, татар халкы мәдәниятен чагылдыра.

Тукай музее өчен Казанның сәнгать мәктәпләре укучыларының күргәзмәләрен үткәрү традициягә әйләнде. 3 нче балалар сәнгать мәктәбе проекты Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган.
Күргәзмә 14 сәгатьтә ачыла, 27 августка кадәр музей билетлары буенча кереп булачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ